Четверг, 02.05.2024, 19:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов

Кичә илебезнең барлык мәктәпләрендә беренче кыңгырау бәйрәме – Белем көне узды. Русия Федерациясе киңлекләрендә яшәүче 14 миллион бала белем учакларына агылды. Шуларның 1,5 миллионы  беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Безнең районда 2014-2015 уку елында 3300гә якын укучы белем алачак, беренче сыйныфка 330 бала тәүге адымын ясады. Заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү максатын куеп район мәктәпләрендә 330 педагог эшләячәк.

Беренче кыңгырау бәйрәме Чакмагыш беренче урта мәктәбендә, һәр елдагыча, зур тантана төсе алды. Кояш нурларының җылысы һәм яктысы гүя белем йортына ашыккан балаларны һәм аларның әти-әниләрен, укытучыларны белем үрләренә озата барды.

Быел республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Рөстәм Зәки улы Хәмитов төп игътибарны белем бирү  сыйфатын күтәрүгә юнәлтүне максат итеп куйды. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, бу процесста укытучының  төп роль уйнаячагын билгеләде.
Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр һәрберебезгә югары таләпләр куя. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен барлык шартлар да тудыру, инновацион технологияләр куллану, электрон дәреслекләргә күчү – болар барысы да максатларны тормышка ашыру өчен иң мөһим чара булып тора. Шуңа да Чакмагыш беренче мәктәбендә уку-укыту өчен бөтен уңай шартлар тудырылган, мәктәп яны да зәвык  белән бизәле ... " Читать дальше "
Просмотров: 680 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.09.2014 | Комментарии (0)

– Радмир Фәнил улы, тәүдә Сезне һәм үзегез җитәкчелек иткән коллективны, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хез-мәттәшләрегезне Русиядә беренче тапкыр билгеләнүче һөнәри бәй-рәмегез белән котлыйм һәм иң изге теләкләр телим!
– Зур рәхмәт! Ветеринария тар-магында эшләүчеләрне шулай ил күләмендә зурлаганнары өчен бик шатмын. Моны мин ветеринария хезмәткәрләренә карата зур хөрмәт күрсәтү, кадерләү билгесе, дип карыйм.
– Иң элек үзегез җитәкчелек иткән хезмәт коллективы белән якыннанрак таныштырып үтегез әле.
– Район ветеринария станциясе, белүегезчә, район хуҗалыкларына һәм халыкка практик ветеринар ярдәм күрсәтү белән мәшгуль. Дәүләт бюджет учреждениесе коллективы зур гына – барлыгы 50 кеше эшли. Алар арасында 18 югары белемле ветеринар табиб, 33 ветеринар фельдшер исәпләнә. Бездә диагностика бүлеге, базарда ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе, ике ветеринар дәвалау үзәге (ветлечебница): берсе Яңа Балтачта (ветеринар табиб Назыйм Фоат улы Нәфыйков), икенчесе Имәнлекулда (Рәзил Мидхәт улы Мансуров), биш ветеринар участок: Рапатта (Зөлфия Җиһандар кызы Латыйпова), Иске Калмашта (Азамат Рабис улы Гәрәев), Митрә-Әюптә (Владимир Самойлович Данилов), Тозлыкушта (Наил Әхнәф улы Шабазов), Аблайда (Дамир Миңнегаяз улы Хөсәенов) урнашкан. Аларның төп бурычы – үз вакытында эпизоотиягә каршы, ветеринар-санитар дәвалау, профилактик чаралар үткәрү, терлекчелек фермал ... " Читать дальше "
Просмотров: 902 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.09.2014 | Комментарии (1)

Район авыл хуҗалыгы кооперативларында иң җаваплы мәл – бөртеклеләрне түкми-чәчми җыеп алу өчен көрәш бара. Кояшлы, эссе көннәрнең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Шуңа да авыл эшчәннәре көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстерелгән игенне ил келәтләренә бер югалтусыз салу чарасын күрәләр.
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бүгенге көнгә бөртеклеләр 1181 гектар җирдә сугылган, 1352 гектарда көлтәләргә салынган. Барлыгы 31858 центнер иген сугып алынган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 26,9 центнер тәшкил итә, арыш һәр гектардан – 25,5, арпа – 28,3 ц., солы 29 центнер уңыш бирә. Комбайнчылар фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтеп, бу эштә зур җиңүләргә ирештеләр. Ирек Бохаров 11,300 центнердан артык, Мәкки Камалетдинов 8000 центнер  (икесе дә “Полесье” комбайнында), МТСтан ярдәмгә килгән Ренат Сабитов “Дон-4300” комбайнында 4600 ц. уңыш җыеп алдылар.
Водительләр Шамил Галиев — 10000, Рафаэль Галиев  15320 центнер иген ташыдылар, эшсөярләр икесе дә “КамАЗ” машинасына  идарә итәләр.
Урып-җыюдан соң туңга сөрү дә оешкан төстә бара. “Джон Дир” тракторында Рамил Камалетдинов бүгенге көнгә 415 гектар мәйданны кара буразналар белән каплады. Уңыш җыю белән беррәттән яшел масса әзерләү дә дәвам итә. “Дон-680” комбайнында Әгъләм Әхмәтов 2000 тонна, Ренат Маннанов “Полесье”да 1040 тонна яшел масса урып алган. Аны берөзлексез ба ... " Читать дальше "
Просмотров: 610 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.08.2014 | Комментарии (0)

Бүген барлык кооператив-колхоз-ларда да кызу урак өсте. Август аенда, көне ел туйдырыр мәлдә, кояш та күктән кыздырып тора. Һәр аяз көннең кадерен белгән игенчеләр, җиң сызганып, яңа уңышны җыеп алу белән мәшгуль. Төнгә кадәр комбайннар  басуларда ашлык суктыра. Бу вакытта район мәдәният хезмәткәрләре дә кул кушырып утырмый – алар игенченең күңелен күрү хәстәре белән йөри. Үзләренең җырга-моңга бай концерт программасы белән алар игенче күңеленә дәрт өсти. 

Шушы көннәрне район мәдәният йортының  Гөлназ Сәлимова кул ас-тындагы “Чаткылар” агитбригадасы “Заря”, “Герой”, “Базы” авыл хуҗа-лыгы җитештерү кооперативлары  ба-суларына сәяхәт кылды. Фидан Бик-мурзин игенчеләрне “Кулъяулыгым”, “Эх, алмагачлары” җырлары белән сөен-дерде. Рәсим Батыргәрәев басу батыр-ларына татар биюен күрсәтте, Хәтиф Хәбибрахманов, Рудин Бәдретдинов, Фидрат Бикмөхәммәтов башкарган татар халык көйләренә тезмә моң-нарына басу тургайлары да кушылып сайрады. Илназ Йосыповның башкорт биюе, Руслан Сәләхов башкаруында курай моңнары басу кораблары ру-ле артында ал-ял белми тир түккән игенчеләр күңеленә хуш килде. Резеда Әхмәтованың “Бөрҗән кызлары” биюе дә аларның тынгысыз эшчәнлегенә көч һәм дәрт өстәде. 

Күңелле җыр-моң, бию осталарын иген басулары буйлап Рәүф Гарипов йөртте. Җиң сыз ... " Читать дальше "

Просмотров: 459 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.08.2014 | Комментарии (0)

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы – районда тотрыклы эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә сынатмый биредәгеләр, чәмләнеп, беләк көчен генә түгел, йөрәк дәртен дә салып, булсынга дип тырышалар. Хуҗалык рәисе – Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тәҗрибәле белгеч-агроном, оста оештыручы Рушан Рифгать улы Гайсин кул астында тупланган белгечләр, механизатор һәм терлекчеләр, башка тармаклар эшчәннәре — һәммәсе уртак максат – тырыш хезмәт белән хуҗалыкны ныклы рәвештә алга әйдәү теләге белән берләшкәнгә эшләре дә көйле бара. Биредәге эшчәнлекне республика күләмендә тәсдыйкь итү мөмкинлеге өчен, әлбәттә, барлык өлкәләрнең дә бердәм тырышлыгы нигез булды (күптән түгел хуҗалык базасында малларны ясалма орлыкландыру операторларының республика бәйгесе үтте). 

   Быелгы язгы басу эшләрен оптималь вакытта тиешенчә сыйфатлы итеп башкарып чыгып, дәррәү калыккан үсентеләргә тәрбия күрсәтелү хәзер инде урак чорында ярыйсы гына төшем белән сөендерә. “Яшел урак”ны оешкан төстә үткәрделәр – 2000 тонна печән (планлаштырылганның 98,1 проценты), 9890 тонна сенаж (86,2 процент) әзерләп куйдылар. Бу эш әле дә дәвам итә. Бүгенге көнгә һәр шартлы мал башы исәбенә 20 центнерга якын азык берәмлеге әзер, әлбәттә, ул шактый арттырылачак әле.
Просмотров: 651 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.08.2014 | Комментарии (0)

Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе
 Реканс Ямалиев белән әңгәмә
– Хәбәр ителгәнчә, 13 августта алда торган сайлаулар компаниясен үткәрүгә багышлап Чакмагышта семинар-киңәшмә уздырылган иде. Анда Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләре 14 сентябрь – Бердәм сайлаулар көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чыгыш ясадылар. Реканс Фәнил улы, мондый очрашуның файдасын нидә күрәсез?
– Беренчедән, әлеге семинар-киңәшмәдә катнашкан территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисе һәм урынбасары тиздән республикада үтәчәк мөһим сәяси кампаниягә ныклы әзерлек белән килү һәм аны уңышлы рәвештә уздыру буенча тәгаен бурычларны аңлап, бу өлкәдәге законнарны тагын да ныграк белеп-аңлап калдылар. Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары үзләренең чыгышында элекке сайлауларны үткәргән вакытта килеп туган төрле ситуацияләргә җентекләп туктадылар. Сайлауларда законның тантана итүенә ирешергә тиешбез. Җибәрелгән хаталарны, закон бозу очракларын башкача кабатламас өчен бик тә фәһемле булды ул киңәшләр.
Икенчедән, район Советы һәм хакимияте аппараты хезмәткәрләренең һәм авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының да анда катнашулары зур файда. Дөресен генә әйткәндә, бу зур эшне үзебез генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Муниципал ... " Читать дальше "
Просмотров: 733 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.08.2014 | Комментарии (0)

Чакмагышның Ленин урамында урнашкан Балалар иҗаты үзәге (элекке район мәдәният йорты) бинасында күптән түгел ачылган яңа оешма – Республика дәүләт автономияле учреждениесе – Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә эшләрнең ничек баруы белән кызыксынып, хәбәрчебез аның  директоры Илдар Низамовка мөрәҗәгать итте.
 
Эшләребез уңышлы башланды
–Эшләребез уңышлы бара, – дип җаваплады Илдар Илүс улы. –Белүегезчә, агымдагы елның 5 авгус-тында яңа хезмәт коллективына бер-ләшеп, эш башлап җибәрдек. МФЦның (күп функцияле үзәкнең) ачылуы турын-да хәзер күп кеше белә. Бу хакта тәфсилләп язып, үзвакытында район халкына җиткерүче район гәзитенә дә зур рәхмәт! “Игенче” журналистлары белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәрбез, дип ышандырам.
Район халкы үз  йомышлары белән безгә көннән-көн күбрәк килә. Эшли башлаган атнада ук 30  кешене кабул иттек. Икенче атнада 50 кеше мөрәҗәгать итте. Әлегесендә өч көндә 70 кеше килде. Күпчелек сорау-үтенечләр күчемле һәм күчемсез милекне дәүләт теркәве мәсьәләсен хәл итү буенча. Торак йортларны, фатирларны, җир участокларын  хосусыйлаштыру бүген һәркем өчен актуаль. Башка күп төрле мәсьәләләр белән дә киләләр. Шунысын да әйтергә кирәк, башка дәүләт оешмалары бел ... " Читать дальше "
Просмотров: 729 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.08.2014 | Комментарии (0)

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында хуҗалыкның элекке  алдынгы данын кире  кайтаруга йөз тотып эшлиләр. Хуҗалык рәисе Альберт Фидай улы Мусин белгечләр белән киңәшмәләр үткәргәндә дә, хезмәтчәннәр белән аралашканда да һәрберсенең күңеленә эш дәрте, булсынга дип тырышу  чаткылары салырга  омтыла. Тиешенчә игътибар тойганда, эшләү һәм тормыш көтү өчен барлык шартлар да тудырылганда авыл кешесе бар осталыгын салып, вакыт белән исәпләшмичә эшли дә. Рәис кенә түгел, ә бердәм командага тупланган барлык белгечләр дә моны яхшы аңлаганлыктан, бүген коопертив икътисадый күтәрелеш чорын кичерә, дип әйтеп була. Моны без авыл хуҗалыгы бүлегеннән алган мәгълүматларда да, үзебез  урыннарга чыгып та ачык күрәбез.

Өметләр акланыр чак
Рәис урынбасары Гали Гадлән улы Хаҗиев белән урак чорында эшләрнең торышы белән танышып йөрибез. Зур горурлык хисе белән ул безне бүгенге удар эш фронты – иген басулары белән таныштыра. Болгар авылының төньяк-көнбатыш өлешендә – Кәшәк авылы артындагы Бакай урманы янәшәсендәге уҗым бодае басуына килгәндә биредәге ике “Лида” комбайннарын  йөртүчеләр чык җилләгәнче төрле  механизмнарны карап-тикшереп торалар иде. Агалы-энеле Финат һәм Фидус Хаҗиевларга   ышанып тапшы ... " Читать дальше "
Просмотров: 674 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.08.2014 | Комментарии (0)

Кичә  “2014 елның 14 сентябрендә “Башкортстан Республикасында Башкортстан Республикасы Президентын вакы-тыннан алда сайлауны  оештыру һәм үткәрү” темасы буенча район мәдәният йортында семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чараны Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештырды. Очрашуга Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисе һәм урынбасары, авыл Советы авыл биләмәсе башлыклары, район Советы һәм хакимияте аппараты хезмәткәрләре, сәяси партияләрнең урындагы җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинар-киңәшмәне Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев ачты һәм алып барды. Ул тәүге сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыповка бирде. Риф Сәгъдәтулла улы үзенең котлау чыгышында кыскача районда алдагы сайлауларга әзерлек барышы, аеруча сайлау участокларында сайлауларны оешкан төстә, уңышлы үткәрү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча алып барылган эшләр хакында әйтеп үтте, киңәшмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Аннары Хәйдәр Арслан улы Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауга әзерлек чорында сайлау комиссияләренең бурычлары турында сөйләде. «Бүген сайлаулар альтернатив һәм күппартиялелек нигезендә үтә. Сайлаучы ил башлыгын да ... " Читать дальше "
Просмотров: 880 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.08.2014 | Комментарии (0)

Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында узган елдан ук быелгы уракка ныклап әзерләнделәр. Мөмкин тиклем күбрәк мәйданнарны яхшылап сөреп эшкәртүнең нәтиҗәлелекне шактый арттыра төшүе сер түгел, шуңа да бу агротехник алымга игътибар зур булды.

 Бүген биредә арыш урагын тәмамлап, арпага төшәргә җыеналар. 600 гектардагы уҗым арышын барлыгы 15317 центнер җыеп алдылар, гектар куәте уртача 25,5 центнер тәшкил итә. Урыны белән 30 центнердан артыграк төшемле мәйданнары да булуын канәгатьлек белән белдерә хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов.

Әлбәттә, эшең уңай барса гына кәеф күтәренке була. Бу җәһәттән победалыларга борчыласы юк – урак эшләре сәгать механизмы кебек көйле бара. Быел алган өр-яңа “Полесье” комбайннарын хуҗалыкның уңган механизаторлары Мәкки Камалетдинов белән Ирек Бохаров “иярләгән”. Кемузардан ярышып эшли егетләр. Ирек үз комбайны бункерыннан 5900 центнер, Мәкки 4000 центнер бөртек озаткан да инде. Комбайннарга тоткарлык тудырмыйча, “КамАЗ” автомашиналарында ындыр табагына Шамил Галиев 6770 центнер, Рафаэль Гали ... " Читать дальше "
Просмотров: 628 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.08.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск