Чакмагышның Ленин урамында урнашкан Балалар иҗаты үзәге (элекке район мәдәният йорты) бинасында күптән түгел ачылган яңа оешма – Республика дәүләт автономияле учреждениесе – Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә эшләрнең ничек баруы белән кызыксынып, хәбәрчебез аның директоры Илдар Низамовка мөрәҗәгать итте.
–Эшләребез уңышлы бара, – дип җаваплады Илдар Илүс улы. –Белүегезчә, агымдагы елның 5 авгус-тында яңа хезмәт коллективына бер-ләшеп, эш башлап җибәрдек. МФЦның (күп функцияле үзәкнең) ачылуы турын-да хәзер күп кеше белә. Бу хакта тәфсилләп язып, үзвакытында район халкына җиткерүче район гәзитенә дә зур рәхмәт! “Игенче” журналистлары белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәрбез, дип ышандырам.
Район халкы үз йомышлары белән безгә көннән-көн күбрәк килә. Эшли башлаган атнада ук 30 кешене кабул иттек. Икенче атнада 50 кеше мөрәҗәгать итте. Әлегесендә өч көндә 70 кеше килде. Күпчелек сорау-үтенечләр күчемле һәм күчемсез милекне дәүләт теркәве мәсьәләсен хәл итү буенча. Торак йортларны, фатирларны, җир участокларын хосусыйлаштыру бүген һәркем өчен актуаль. Башка күп төрле мәсьәләләр белән дә киләләр. Шунысын да әйтергә кирәк, башка дәүләт оешмалары белән бәйләнешебез акрынлап көйләнә, үзара хезмәттәшлегебез ныгый бара.
Беренче шатлыклы хәбәр шул: 15 кешенең документлары кайтты, алар тулысынча әзер, үзләренә тапшырасы гына калды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләндерү срогы төгәл үтәлде. Киләчәктә дә документларны әзерләп тапшыру административ регламентка ярашлы үзвакытында үтәлер, дип ышанабыз. Без моның өчен үзебездән торганның барып та эшләячәкбез, халыкка билгеләнгән дәүләт һәм муни-ципаль хезмәтләрне җиренә җиткереп башкарачакбыз.
Әгәр сораулар килеп туса, нин-дидер белешмәләр алырга теләсәгез, консультацияләргә ихтыяҗ булса, 3-14-04 телефоны аша безгә – МФЦга мөрәҗәгать итегез. Эш сәгатьләре, хәбәр ителгәнчә, сишәмбе – җомга көннәрендә 9–19 сәгатьләрдә, шимбәдә 9 дан 13 сәгатькә кадәр. Дүшәмбе, якшәмбе – ял көннәре. Хезмәтләндерү юнәлешләренең тулы исемлеге бе-лән учреждениенең рәсми сайтында (WWW.mfcrb.ru) танышырга мөмкин.
Рәшит Вахитов язып алды.