– Радмир Фәнил улы, тәүдә Сезне һәм үзегез җитәкчелек иткән коллективны, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хез-мәттәшләрегезне Русиядә беренче тапкыр билгеләнүче һөнәри бәй-рәмегез белән котлыйм һәм иң изге теләкләр телим!
– Зур рәхмәт! Ветеринария тар-магында эшләүчеләрне шулай ил күләмендә зурлаганнары өчен бик шатмын. Моны мин ветеринария хезмәткәрләренә карата зур хөрмәт күрсәтү, кадерләү билгесе, дип карыйм.
– Иң элек үзегез җитәкчелек иткән хезмәт коллективы белән якыннанрак таныштырып үтегез әле.
– Район ветеринария станциясе, белүегезчә, район хуҗалыкларына һәм халыкка практик ветеринар ярдәм күрсәтү белән мәшгуль. Дәүләт бюджет учреждениесе коллективы зур гына – барлыгы 50 кеше эшли. Алар арасында 18 югары белемле ветеринар табиб, 33 ветеринар фельдшер исәпләнә. Бездә диагностика бүлеге, базарда ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе, ике ветеринар дәвалау үзәге (ветлечебница): берсе Яңа Балтачта (ветеринар табиб Назыйм Фоат улы Нәфыйков), икенчесе Имәнлекулда (Рәзил Мидхәт улы Мансуров), биш ветеринар участок: Рапатта (Зөлфия Җиһандар кызы Латыйпова), Иске Калмашта (Азамат Рабис улы Гәрәев), Митрә-Әюптә (Владимир Самойлович Данилов), Тозлыкушта (Наил Әхнәф улы Шабазов), Аблайда (Дамир Миңнегаяз улы Хөсәенов) урнашкан. Аларның төп бурычы – үз вакытында эпизоотиягә каршы, ветеринар-санитар дәвалау, профилактик чаралар үткәрү, терлекчелек фермаларының ветеринар-санитар иминлеген тәэмин итү, чирле малларны ачыклау һәм дәвалау, куркыныч авыруларның таралуына юл куймау. Ветстанция коллективы менә шушы мөһим, җаваплы бурычны үзвакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкару өчен ел әйләнәсенә бөтен көчен сала.
– Билгеле булуынча, район ветстанциясенең бай тарихы бар. Элекке матур хезмәт традицияләрен бүген уңышлы дәвам итүчеләр арасында кемнәрне билгеләп китәр идегез?
– Әйе, хезмәт традицияләребез бар. Без моның белән горурланабыз. Башкортстан Республикасы ветстан-циясе хезмәтенә быел 127 ел тулды. Безнең районда бу хезмәт 1932 елда махсус оешма – ветстанция буларак оештырыла. Ветеринар хезмәт өлкәсендә төрле елларда күп кешеләр эшләгән. Алар районыбызның терлекчелек тар-магын үстерүгә, җәмәгать һәм халык малларының иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәр. Ә терлекләрнең иминлеге — кешеләрнең сәламәтлеге дигән сүз. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Эшләребез бүген дә уңышлы бара, дип ныклы әйтә алам. Маллар сау-сәламәт үссен, чирләмәсен һәм чирләр таралмасын өчен ветеринар-санитар чараларны төгәл үтибез. Профилактика-кисәтү чараларыннан тыш, чирләгән малларны дәвалыйбыз. Профилактик чараларны төгәл үтәү малларның чирләвенә һәм үлеменә юл куймыйча сакланышын тәэмин итә һәм терлекләрдән иң күп продукция алырга мөмкинлек бирә. Безнең ветеринар хезмәткәрләр башкарган эшләрнең нәтиҗәсе әнә шулар.
Коллективта шушы тынгысыз һөнәрне сайлап, аңа озак еллар тугры калып, хезмәтен намус белән башкаручылар күп. Аларның барысы турында да берьюлы сөйләп бетереп тә булмый.
Сүземне беренче ярдәмчем – вет-станция начальнигы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халиковадан башлыйсы килә. Ул биредә 30 елдан артык хез-мәт сала. Үз эшенең остасы, яхшы оештыручы, яшьләрнең остазы булып танылды, коллективта хөрмәт казана. Районда терлекчелек тармагын үстерүгә күп көч сала. Тәҗрибәле белгеч дәүләт ветеринария контролен гамәлгә ашыра, станциядә эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә, билгеләнгән хисап материалларын әзерләү өчен дә җаваплы. Төп эшеннән тыш халык арасында профилактика-кисәтү эшләрендә актив катнаша, фермаларда терлекчеләр белән очрашуларда, район гәзите аша да еш чыгыш ясый һәм практик ярдәм күрсәтә.
Табиб-эпизоотолог Гамил Шәрифҗан улы Бакиров турында да күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Менә 33 ел инде яраткан хезмәтен армый-талмый уңышлы үти. Аның эше аеруча җаваплы: маллар арасында йогышлы чирләрнең таралмавы, терлекләрнең үлеменә юл куймау өчен күп төрле профилактик һәм савыктыру чаралары күрә. Эшен-дә зур тәҗрибә туплаган югары квалификацияле белгеч үз һөнәренең серләрен хәзер яшьләр белән теләп уртаклаша.
Биопрепаратлар бүлеге мөдире Гөлнур Тәлгать кызы Байбакова, ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе мөдире Рита Халит кызы Сәетова, диагностика бүлегендә эшләүче бактериолог Светлана Рәиф кызы Хәйруллина, ветврач-серолог Ренат Флүр улы Баембитов һәм лаборантка Рәфисә Мисбах кызы Латыйпова, ветврач-гинеколог Габделхәй Габделфәт улы Нуриев, химия-токсикология кабинеты ветврачы Гөлшат Рәшит кызы Вилданова һәм башка күпләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ел саен зур күләмле эшләр башкарыла. Исәп-хисапны тиешле дәрәҗәдә алып баручы бухгалтерия коллективы – баш бухгалтер-кассир Зөлфия Борис кызы Рәхмәтуллина, кадрлар бүлеге инспекторы Зөлфия Фәсхетдин кызы Шәрипова , шоферлар Наил Нәҗип улы Садыйков, Илшат Әнвәр улы Габдуллин һәм Денис Салават улы Ахунов шулай ук тырышлыклары белән гомум уңышка үз өлешен кертәләр.
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә куа-нычлы: коллективның ирешкәннәре республика, хәтта ил күләмендә танылу ала. Мәсәлән, 2011 елда Мәскәүдәге илнең төп аграр форумы булган “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, Дипломга лаек булдык һәм бронза медаль белән бүләкләндек. Хезмәттәшебез Габделхәй Нуриевның ирешкәннәре сокланырлык. Ул сыер малларын акушер-гинеколог диспансерлаштыру, көтүне тулыландыру торышына анализ ясап чирле терлек-ләрне дәвалау, шәхси хуҗалык малларын ясалма орлыкландыру буенча ел саен зур эш башкара, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулый.
2012 елда Дуван районында ветеринар станцияләр арасында үткәрелгән республика конкурсында үз эшчәнлеге буенча җиңеп чыкты, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
– Заман техникасы һәм приборларыннан, яңа технологияләрдән ничек файдаланасыз?
– Без дә заманнан калышырга тырышмыйбыз. Эшебездә яңалыклар булып тора. Лабораториядә заманча корылмалар кулланыла. Мәсәлән, 2000 елда безнең районда республикада беренче буларак сөткә иммунофермент анализы ысулы кертелде. Аны кулланып, бер тамчы сөттән сыерларның бозаулавын алдан белә һәм гинекологик чирләрне ачыклый алабыз. 14 ел эчендә шушы ысул белән 80 меңнән артык сөт тамчысы үрнәге тикшерелде. “Униплан” аппаратын сатып алуда безгә район хакимияте зур ярдәм итте.
“Статфакс” аппараты ярдәмендә терлек каны сывороткасына, сидегенә һәм сөтенә тулысынча биохимик анализ ясала. Төрле фирмалардан яңа препаратлар алып, йогышлы чирләр булдырмау, аларның таралуына юл куймау өчен кулланабыз. Болар барысы да эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Безнең район биләмәсендә малларда корчаңгы, туберкулез, бруцеллез, гиподерматоз, гельминтоз, котыру авыруларын бетерүдә, булдырмауда һәм шул рәвешле тармакның тотрыклы үсешен саклауда мондый препаратларның роле гаять зур!
– Матди базагыз нинди хәлдә?
– Ветстанциянең матди базасы елдан-ел ныгый, эш шартлары даими яхшырып тора. Узган елда диагностика бүлегенә капиталь ремонт үткәрдек. Гаражлар, складларыбыз, махсус автомашиналарыбыз бар, яңа җиһазлар кайтып тора. Соңгы вакытта гына икешәр ламинадлы бокс һәм махсус шкафлар, серологик мунча белән тәэмин ителдек. Башка җиһазлар, мебель алынды. Безнең хезмәтнең кирәклеген аңлап һәрвакыт ярдәм кулын сузып торучы муниципаль район хакимиятенә һәм республика ветеринария идарәлегенә зур рәхмәт әйтәбез. Без үз чиратыбызда мондый хәстәрлеккә яхшы эш белән җавап бирәбез.
– Сүз дә юк, маллар чирләмәсен, ә чирләсә, аларны терелтү өчен сез ел дәвамында күп эшлисез, үзвакытында тиешле профилактика үткәрәсез. Шулай да малларның саулыгына йогынты ясаучы сездән тормаган сәбәпләр дә бар бит әле…
– Дөрес әйтәсез, әгәр мал начар шартларда, әйтик, юеш, дымлы бинада, пычрак аслыкта асралса, азык җитәрлек булмаса яки начар сыйфатлы, рационы ярлы булса, ул чагында таза-сау мал үстерүгә, күп продукция алуга өмет өзелә. Никадәр генә әллә нинди вакциналар белән дәваласаң да, малга ашау һәм тиешле шартлар җитмәсә, эшебез юкка чыга. Шуңа күрә җитәкчеләр, зоотехниклар, селекционерлар, ветврачлар, терлекчеләр белән бергәләп бер максат куеп эшлибез. Шул чагында гына маллар яхшы нәселле, югары продуктлы, яшь үрчем таза-сау булып үсә.
– Эштә нинди проблемаларыгыз бар?
– Кадрлар әзерләү мәсьәләсе кискенләште. Соңгы вакытта яшьләр безнең тармакка эшкә әз килә башлады. Хәтта югары уку йортының ветеринария факультетын тәмамлаучыларның кайберләре үз белгечлеге буенча эшкә бармый. Яшьләргә әйтер сүзем шул: эштән курыкмагыз, ветеринар һөнәрен алу өчен укырга барыгыз. Безнең һөнәр һәрвакыт халык хуҗалыгы һәм авыл халкы өчен иң кирәклесе булды һәм ул әле дә шулай булып кала. Яшермим, эш җиңел түгел, кайчагында вакыт белән исәпләшмәскә туры килә. Шулай да үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү, ягъни таза-сау маллар үстереп күп продукция алуда, өстәлләребезне ризыклы итүдә ветеринар табибның хезмәт өлеше зур. Халык аларга бик рәхмәтле. Кешеләргә кирәкле булу бу үзе зур бәхет түгелмени?
Форсаттан файдаланып, бергә эшләгән хезмәттәшләремне һәм хөрмәтле ветераннарны үзебезнең һөнәри бәйрәм – Ветеринар хезмәткәр көне белән чын күңелдән ихлас тәбриклим. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин тормыш, җаваплы да, тынгысыз да хемәтегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим!
Әңгәмәдәш — Рәшит Вахитов.
|