|
|
 |
Главная страница |
 |
Ямьле май аенда ел саен билгеләнеп үтелүче Җиңү көне – безнең тормышыбызда иң кадерле, якты һәм бөек бәйрәм. Кырык бишенче елның 9 мае кешеләр хәтерендә мәңге җуелмас. Вакыт үтү белән Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына бара. Без җиңүче буынның тиңдәшсез батырлыгы, аларның данлы эшләре каршында түбәнчелек белән баш иябез, аларны онытмыйбыз, рәхмәт әйтәбез.Менә быел да бу истәлекле көнне илебез шәһәрләре һәм авылларында совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүенең 67 еллыгы зур бәйрәм итеп билгеләнде. Башкалабыз Мәскәүдә, герой исеменә һәм хәрби данга лаек башка шәһәрләрдә хәрби парадлар үткәрелде. Шул исәптән, безнең районда да бөтенхалык бәйрәме истә калырлык итеп уздырылды. Чакмагыш үзәгендәге Җиңү паркына халык иртүк җыела башлады. Ватан сугышына бәйле җырлар, дәртле маршлар тавыш көчәйткеч аша тирә-якка яңгырый. Сәгать 10 тулгач, күкрәкләренә орден-медальләр таккан Бөек Ватан сугышында катнашучылар (ни үкенеч, алар арабызда елдан-ел азая) һәм тыл хезмәткәрләре, район җәмәгатьчелеге яшь барабанчы кызларның тигез ритмнары яңгыравы астында Җиңү паркына юнәлде. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган чакмагышлылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл-обелискка һәм якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Василий Николаев һәм Габдрахман Латыйпов, Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның бюстлары алдына тере чәчәкләр салдылар,  Җиңү көненә багышланган тантаналы митингны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин ачты. Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш ясады. –Җиңү – безнең бөек мирасыбыз, ул 27 миллион ватандашыбызның гомере белән яуланды. Алар яшь иделәр, тормышны сөйделәр, тыныч хезмәт, туган якларга кайту турында хыялландылар, әмма бронза солдат рәвешендә генә әйләнеп кайттылар. Бүген без ата-бабаларыбызның яу кырында күрсәткән үлемсез каһарманлыгына һәм тылдагы хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтеп, Чакмагыш районы улларын һәм кызларын зур рәхмәт сүзләре белән искә алабыз, – дип ул илебезне, бөтен дөнья  Сугыштан соң да җиңел булмый райондашларга. Югалту ачыларын татыган, җиңү шатлыкларын кичергән чакмагышлылар дистәләгән ел дәвамында киеренке хезмәт салып, сугыш вакытында җимерелгән халык хуҗалыгын тергезәләр, аны тыныч юлга күчерәләр. Өлкән буын безгә зур мирас – күпмилләтле илебезгә мәхәббәт һәм бирелгәнлек, патриотизм калдырды. Без бүген җиңүче солдат безгә калдырган иң изге, иң кадерле нәрсәне – Тынычлык һәм Азатлыкны сакларга бурычлыбыз.... Читать дальше »
|
17 мая 2012 года в 10 часов в здании Дюртюлинского межрайонного следственного отдела следственного управления Следственного комитета Россиийской Федерации по Республике Башкортостан, расположенном по адресу: г.Дюртюли, ул.Зарипова, 5/а, руководителем следственного управления по РБ генерал-майором юстиции КАСЬЯНОВЫМ АЛЕКСЕЕМ АНАТОЛЬЕВИЧЕМ будет осуществляться личный прием граждан по вопросам, относящихся к компетенции Следственного комитета Российской Федерации. Желающим попасть на прием необходимо предварительно записаться в канцелярии следственного отдела по адресу: г.Дюртюли, ул.Зарипова, 5/а, либо по телефону: 8(34787) 3-10-92.
|
7 майда Кремльнең Зур сараенда Владимир Путинның Русия Федерациясе Президенты вазифасын үтәүгә керешү тантанасы үтте. Тантанага барлыгы 3 меңгә якын кеше чакырылган иде.  Тантана Кремльнең Собор мәйданында башланды. Гамәлдәге Президент Дмитрий Медведев Президент полкы белән хушлашты. Үзенә күрсәтелгән ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт әйткәннән соң, Владимир Путинга Президент вазифасын башкарган вакытта уңышлар теләде. Дмитрий Медведев Русия Федерациясенең сайланган Президентына Президент власте символын тапшыргач, Владимир Путин ант кабул итте һәм РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Президент вазифасына керешүе турында игълан итте. "Гомеремнең мәгънәсе һәм үз бурычым итеп мин Ватаныма, халкыма хезмәт итүне күрәм”, – диде Владимир Путин уң кулын РФ Конституциясе тексты язылган китап өстенә куеп. Халык тынычлыгы, иминлеге һәрвакытта да барысыннан да өстен булуын һәм русиялеләрнең ышанычын аклар өчен бар көчен салачагын әйтте. Тантаналы чара Владимир Путинга Русиянең стратегик атом-төш көчләре белән идарә итүне тапшыру белән тәмамланды. РФ Конституциясенә ярашлы, хәзер Президент вәкаләтләре срогы 6 ел тәшкил итә.
|
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы күпмилләтле совет халкының тиңдәшсез батырлыгы булып тарихта калды. Явыз дошманга каршы бердәм күтәрелеп, 1414 төн һәм көн алып барылган аяусыз сугышларда яугирләребез илне басып алырга килүче куәтле немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итеп, үз өнендә кыйраттылар. Бу җиңү зур югалтулар аша килде безгә. Илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган канкойгыч бәрелешләрдә, тылда, концлагерьларда 27 миллион кешенең гомере өзелде. Бик күп шәһәрләр һәм авыллар, завод-фабрикалар, башка объектлар җимерелде, юкка чыгарылды. Менә шундый авыр хәлдә дә илебез халкы берләшеп, тупланып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, җиңү яулады. Курку белмәс кыю, батыр яугирләребез фронтта, алгы сызыкта көрәшсә, тылда исә ватандашларыбыз көтеп алынган җиңү таңын якынайту өчен барын да эшләде. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, кайгы-хәсрәт басса да, картлар, хатын-кызлар, үсмерләр көнне төнгә ялгап фидакарьлек күрсәттеләр һәм бу җиңүгә зур өлеш керттеләр. Туган илебезнең киләчәк язмышы әнә шулай хәл ителде. Бердәмлек, халыклар дуслыгы, Ватанны чиксез сөю, якты киләчәккә ышанып яшәү җиңү китерде, туган илебезне, хәтта Европа илләре халыкларын гитлерчылар изүеннән коткарды. Хәзер инде Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр арабызда бик азаеп калды. Тылда фидакарьлек күрсәтүчеләр дә сирәгәя бара. Без җиңүчеләр буыны белән чиксез горурланабыз. Алар моны бүгенге киләчәк, тыныч, матур тормыш хакына эшләделәр. Без өлкән буын алдында мәңге бурычлы, алар алдында баш иябез. Өлкән буынның шәхси үрнәге, каһарманлыгы, ватан-пәрвәрлеге, хезмәт сөючәнлеге безнең буынга һәм бүгенге яшьләргә дә өлге булып тора. Алар, яңа җиңүләргә әйдәп, безгә көч-куәт бирә, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы турында истәлек, хәтер безнең эшебездә, туган авыл, район, республика һәм илебезнең үсеше өчен яңа хезмәт казанышларында чагылыш тапсын! Сезне, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннарын, тыл эшчәннәрен, барлык райондашларны ямьле яз аенда билгеләп үтелгән иң якты, иң кадерле бәйрәм – 9 Май – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, имин, җитеш тормыш телим. Күк йөзен башкача бервакытта да сугыш сөреме капламасын. Дөньялар тыныч булсын. Сезнең барыгызга да хезмәттә яңа уңышлар теләп калам. Риф Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгы.
|
"2012-2016 елларга Башкортстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү һәм ит җитештерүне арттыру. 500 сөтчелек-товарлыклы фермаларын комплекслы модернизацияләү” республика максатлы программасы бездә көннән-көн үсеш ала бара. Бу программага республиканың байтак районы кушылырга теләк белдерде һәм аның таләпләрен үтәү буенча эш башлады. Шушы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлап 30 апрельдә безнең районда зона киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Саклык банкы, "Русия авыл хуҗалыгы” банкы һәм башка ведомстволар вәкилләре, якын-тирәдә урнашкан 17 районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, мәгълүмат-консультация үзәкләре директорлары катнашты. ... Читать дальше »
|
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының агымдагы елның 2 маендагы 202 санлы карары белән 11 майга сәгать 11гә "2012-2016 елларга "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында мәдәниятне үстерү” Программасын раслау турында”гы Башкорсттан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы карары проекты буенча күмәк тикшерү үткәрү билгеләнде. Әлеге чара Чакмагыш авылының Ленин урамындагы 55 санлы йортта урнашкан муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында оештырылачак. Күмәк тикшерүне әзерләп үткәрү буенча махсус комиссия төзелде. Карар проекты белән үзәк район китапханәсенең уку залында һәм муниципаль район хакимиятенең мәгълүматлар стендында танышырга мөмкин. Карар проекты буенча муниципаль район халкының язма тәкъдимнәре агымдагы елның 10 маена кадәр 17 сәгатькәчә Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт, 9 санлы бүлмә адресы буенча Советка җибәрелә.
|
Район хуҗалыклары апрель аенда байтак авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналары сатып алды. "Герой” кооперативы «Джон Дир» чәчү комплексына ия булды. Шулай ук бер "Беларусь” тракторы, ике "Полесье” ашлык комбайны, бер "Хозяин” азык тараткыч кайтарылды. "Базы” кооперативы сигез тәгәрмәчле трактор, ике төягеч, "Сәвәде” җәмгыяте мал азыгы җыю комбайны, Ленин исемендәге — ике "Агромах- 4800” чәчкече, "Алга” — ике "СЗ-3,6” чәчкече сатып алды. *** Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының дәүләт инспекторы һәм авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыклары белән берлектә үткәрелгән рейд-тикшерүләр вакытында кайбер биләмәдә җирне пычрату фактлары ачыкланды. Яңа Балтач һәм Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәләрендә, мәсәлән, 15 кеше чүбен теләсә кая ташлаган өчен администртатив җаваплылыкка (бер мең сум һәм аннан да югары) штрафка тарттырылды.
|
Узган елда район биләмәсендә 35 янгын чыкты, анда 2 млн.300 мең сумлык матди зыян килде. 50 янып китү очрагы булды. Янгыннар 17 торак йортны, 14 ихата-каралтыны, 4 автотранспортны юк итте яки зыянлады. Янгыннар саны элекке ел белән чагыштырганда дүрт очракка артыграк. Ут-ялкында өч кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 2 кеше коткарылды һәм 20 млн сумнан артык матди байлык саклап калынды. Агымдагы елның 22 мартына янгын чыгуның 8 очрагы теркәлде, 600 мең сумлык матди зыян килде. Бу казаларда 4 торак йорт, 3 ихата-каралты һәм бер склад янды яки зыян күрде. 5 млн сумлык матди байлык сакланып калынды. Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, 94 санлы янгын часте һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре авыл биләмәләре һәм торак оешмаларының штаттан тыш инспекторлары тарафыннан агымдагы елда 2251 торак йорт тикшерелде, шуларның 26сы – күп катлы, 76сы – күп балалы гаиләләр, 74е – ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, 61е авыр хәлдә калган гражданнар яшәгән йортлар. Алар җиде оешмага һәм предприятиегә карый. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре 3900 кешегә аңлатылды. 10 кешегә 52 мең сумлык администртатив беркетмә төзелде, аларның бишесе – җитәкчеләр. 14 урында гражданнар җыены үткәрелде, анда 330 кеше катнашты. Альберт Гарифуллин, районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы, эчке хезмәт майоры.
|
Кеше гомерен, матди байлыкны саклап калуга, иминлегебезне тәэмин итүгә без һәрчак әзер торырга тиешбез. Монда профилактика-кисәтү чаралары, без эшләгән биналарны, яшәгән торак йортларны янгын хәвефсезлеге таләпләренә яраклы итеп тоту аеруча мөһим. Ә инде бәла-каза килеп чыккан очракта фаҗигале хәлләр булмасын өчен тиз һәм дөрес эш итә белергә кирәк.  Менә шушы максаттан чыгып, апрель аеның кояшлы матур бер көнендә Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр социаль приюты бүлегендә күнекмә үткәрелде. Бу учениегә районның янгынга каршы хезмәте җитәкчесе Азат Сәетов җитәкчелек итте. Бинада янгын чыгу турындагы хәбәр районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә җиткерелде һәм бер үк вакытта янгын хәвефе турында приют бинасында урнаштырылган система аша тавыш көчәйтелеп бирелә башлады. Шунда ук бүлекнең тугыз кешедән торган ирекле янгын сүндерү дружинасы (командиры Наилә Шәфыйкова) икенче каттагы уку бүлмәсендә чыккан утны "сүндерергә” кереште. Приют хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр һәм районның башка хезмәтләре килгәнгә кадәр балаларны тиз арада тышка, хәвефсез урынга алып чыктылар. ... Читать дальше »
|
Русия Федерациясе Генераль прокуроры Ю.Я. Чайканың агымдагы елның 4 апрелендәге 254-к санлы боерыгына ярашлы Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы прокуроры вазифасына беренче класслы юрист АЛМАЗ РАВИЛ УЛЫ ӘБДИШЕВ тәгаенләнде. *** Җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах” җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы филиалы директоры Ю.Я.Шпизельнең агымдагы елның 19 апрелендәге 96-л/с санлы боерыгына ярашлы филиалның Чакмагыш авылындагы агентлыгы җитәкчесе итеп РӨСТӘМ ФӘНИЛ УЛЫ КАЗЫЙХАНОВ тәгаенләнде. *** Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыповның агымдагы елның 10 апрелендәге 82 санлы боерыгына ярашлы "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы муниципаль автономлы учреждениесе директоры вазифасын башкаручы итеп РӨСТӘМ ФӘВИС УЛЫ ШӘЕХОВ тәгаенләнде. *** Муниципаль районның Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ф.Х.Заһидуллинның агымдагы елның 1 мартындагы 15/1-к санлы боерыгына ярашлы "Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет учреждениесе директоры вазифасын башкаручы итеп АЙДАР ХӘЙДӘР УЛЫ БАСЫЙРОВ тәгаенләнде.
|
Якшәмбе, 29 апрельдә, район үзәгендә мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында яз бәйрәмнәренә багышланган ярминкә үткәреләчәк. Сәгать 10нан анда күмәк, керәстиян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыклар, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кунаклар үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләр белән 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә. Рима Рәхимова.
|
Агымдагы елның 27 апрелендә 9дан 12 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә 3-12-63 саннарын җыеп, "ышаныч телефоны” аша үзеңне атамыйча гына педагог-психологка күңелеңне бушатырга мөмкинлек бар. Хәл ителә алмаслык проблемалар юк, шуңа күрә үз эчегезгә бикләнмәгез, үзегезне борчыган мәсьәләләрне һәм сорау-үтенечләрне сезне аңлый һәм ярдәм итә белүче белгечкә җиткерүдән тартынмагыз. Индира Гәрәева, яшьләр үзәге директоры.
|
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре даими рәвештә районнарга чыгып, халык белән очраша, медицина учреждениеләрендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итә, ярдәм күрсәтә. 24 апрельдә министрлык вәкилләре безнең районда булып, 11-13 сәгатьләрдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында гражданнарны кабул иттеләр. БР Сәламәтлек саклау министры Г.А.Шебаев, БР медицина-социаль экспертизасы баш бюросы җитәкчесе Ю.С.Помилов, Русия кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан буенча территориаль идарәлеге җитәкчесе Е.Г.Степанов, медицина ярдәмен оештыру һәм бала тудыруда ярдәмләшү хезмәте начальнигы Н.Н.Минһаҗев, медицина страховкалавы фондының Дүртөйле филиалы директоры Ж.К.Исхаков, Чакмагыш үзәк район дәваханәсе баш табибы С.З.Гыйззәтуллин бу көнне очрашуга төрле авыллардан килгән биш кешене кабул итте. Мөрәҗәгатьләр нигездә дәвалануны дәвам иттерү, инвалидлык юллау, дәвалау препаратлары белән тәэмин итү турында булды. Килүчеләрнең сорау-үтенечләре игътибар белән тыңланганнан соң, аларга тәгаен җаваплар бирелде, киңәшләр әйтелде.Рәшит Вахитов. Рәсемдә: очрашу вакытында.
|
Муниципаль районыбызның социаль-икътисади, иҗтимагый, сәяси үсеше турында биредә яшәүчеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру, авыл хуҗалыгындагы эшләрне оператив һәм объектив яктырту дәрәҗәсен күтәрү максатында хакимият башлыгы матбугат үзәге составына үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте. Аның рәисе итеп БР "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры — "Игенче”, "Сакмагош саткылары” гәзитләренең баш мөхәррире Ф.Ф.Әмирханов, урынбасары итеп район агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы рәисе урынбасары З.В.Йосыпова, сәр-катибе итеп мәгълүмат-аналитика буенча төп белгеч С.Ф.Шакирова тәгаенләнде. Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе И.М.Тангатаров, муниципаль "Чакмагыш телевидениесе” учреждениесе директоры Э.Ә. Сөндекова, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Х.Фазлыев, яшьләр эш-ләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе А.Р.Гәрәев матбугат үзәге әгъзалары итеп билгеләнде. Хаклы ялга китү сәбәпле, Р.Д.Сәрвәров әлеге үзәк составыннан чыгарылды. ... Читать дальше »
|
28 апрель көнне 85 нче санлы һөнәрчелек лицеенда "Чыңгыз” боксчылар клубы призына һәм Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган ярышлар үтәчәк. Бәйгедә Чакмагыш, Благовар, Чишмә, Илеш районнарыннан 1993 елдан 2002 елга кадәр туган егетләр һәм кызлар катнашачак. Ярыш 17 төр авырлык категориясендә оештырыла. Чара сәгать 11дә старт алачак. Спорт сөюче райондашларыбыз өчен яшь боксчыларны дәртләндереп торырга ишекләр ачык булачак.
|
|
 |
Copyright MyCorp © 2012 |
 |
|
|