Понедельник, 29.04.2024, 04:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 21 » Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә
08:25
Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында хуҗалыкның элекке  алдынгы данын кире  кайтаруга йөз тотып эшлиләр. Хуҗалык рәисе Альберт Фидай улы Мусин белгечләр белән киңәшмәләр үткәргәндә дә, хезмәтчәннәр белән аралашканда да һәрберсенең күңеленә эш дәрте, булсынга дип тырышу  чаткылары салырга  омтыла. Тиешенчә игътибар тойганда, эшләү һәм тормыш көтү өчен барлык шартлар да тудырылганда авыл кешесе бар осталыгын салып, вакыт белән исәпләшмичә эшли дә. Рәис кенә түгел, ә бердәм командага тупланган барлык белгечләр дә моны яхшы аңлаганлыктан, бүген коопертив икътисадый күтәрелеш чорын кичерә, дип әйтеп була. Моны без авыл хуҗалыгы бүлегеннән алган мәгълүматларда да, үзебез  урыннарга чыгып та ачык күрәбез.

Өметләр акланыр чак
Рәис урынбасары Гали Гадлән улы Хаҗиев белән урак чорында эшләрнең торышы белән танышып йөрибез. Зур горурлык хисе белән ул безне бүгенге удар эш фронты – иген басулары белән таныштыра. Болгар авылының төньяк-көнбатыш өлешендә – Кәшәк авылы артындагы Бакай урманы янәшәсендәге уҗым бодае басуына килгәндә биредәге ике “Лида” комбайннарын  йөртүчеләр чык җилләгәнче төрле  механизмнарны карап-тикшереп торалар иде. Агалы-энеле Финат һәм Фидус Хаҗиевларга   ышанып тапшырганнар бу өр-яңа басу корабларын. “Егетләрнең эшкә кулы ятып тора, механизатор осталыгы  нәселдән  килә, – ди Гали Гадлән улы. –Әтиләре Заһит абый да,  башка  туганнары да хуҗалыкның  булдыклы механизаторлары иде, егетләр дә сыната торганнардан түгел. Бүген уракта читтән техника җәлеп итми генә өлгереп киләбез икән – һичшиксез, моның өчен без Финат белән Фидуска рәхмәтлебез.
Көн дими, төн дими –  аяз көннең һәр сәгатеннән  җитештерүчәнле файдаланып калырга тырыша егетләребез”.
Чынлап та, җитез генә трап буйлап йөгерә-атлый дигәндәй менеп, егетләр комбайннарын  кузгатып та җибәрде һәм турыга урып-суктыруга көйләнгән кораблары алтынсу-сары төстәге бодай  диңгезенә кереп тә  киттеләр.
“Волжская качественная” сортлы элиталы бодай биредә 100 гектар мәйданны били. Төшеме дә ярыйсы күренә – Гали Гадлән улы  белдерүенчә, утыз центнерга җитә. Башаклар эре, бодай тук, җилемсәлеге дә барлык стандартларга туры килә, диде рәис урынбасары.
Комбайннар бункерыннан ашлыкны  ындыр табагына “КамАЗ” автомобильләрендә бертуган Радик һәм Илшат Исламовлар, Урал Хаҗиев ташып тора. Егетләр һәр бөртек  югалтуларсыз  кайтсын өчен бөтен хәстәрлекләрне  күргән – авто-мобиль кузовларында яхшылап  тыгызлау үткәрелгән,  сикәлтәле, чокыр-чакырлы урыннарда тизлек  режимын дөрес үтәү дә уңай нәтиҗәсен бирми калмый.
Уңышы өлгергән басуларны “МТЗ-82” маркалы таркторларга тагылган “ЖВН-7” ургычларында Фаил Шәмсетдинов белән Илшат Аллаяров тезмәләргә сала. Биредә дә эшнең сыйфаты ныклы контрольдә тотыла. Саламны җыеп  тыгызлап төргәкләргә урауда Илшат Тимашев, Рим Макулов һәм Җиһаннур Кәбиров мәшгуль. Бу төргәкләр шунда ук ферма янәшәсенә ташып өелә тора. Әлеге эштә “КамАЗ” автомобилендә Илвир Шакиров, “Т-150” тракторында Алишер Абдрасулов фидакарьлек өлге-ләре күрсәтә. “ISB” өйгечендә Марат Әхмәтшин ул  төргәкләрне су үтмәслек, тирә-якка авып төшмәслек итеп тигезләп өю хәстәрен күрә.
Гали Гадлән улы “КУН” агрегатында салам өю белән мәшгуль Радик Сәхибгәрәевны да мактап телгә алды: әлеге ир узаманы, чит тарафлардан кайтып, яңадан туган хуҗалыгына эшкә чыккан һәм бүген шактый нәтиҗәле эше белән сөендерә икән.
Игеннәр белән буралар да, мал азыгы белән куралар да тулы булсын өчен тырыша бүген  октябрьлеләр. Шулай була күрсен дә, эшегез уң барсын, данлы традицияләрегезне кире яулап алырга язсын.
Фәнис Әмирханов.

 

 

 

Просмотров: 673 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск