Бүген барлык кооператив-колхоз-ларда да кызу урак өсте. Август аенда, көне ел туйдырыр мәлдә, кояш та күктән кыздырып тора. Һәр аяз көннең кадерен белгән игенчеләр, җиң сызганып, яңа уңышны җыеп алу белән мәшгуль. Төнгә кадәр комбайннар басуларда ашлык суктыра. Бу вакытта район мәдәният хезмәткәрләре дә кул кушырып утырмый – алар игенченең күңелен күрү хәстәре белән йөри. Үзләренең җырга-моңга бай концерт программасы белән алар игенче күңеленә дәрт өсти.
Шушы көннәрне район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова кул ас-тындагы “Чаткылар” агитбригадасы “Заря”, “Герой”, “Базы” авыл хуҗа-лыгы җитештерү кооперативлары ба-суларына сәяхәт кылды. Фидан Бик-мурзин игенчеләрне “Кулъяулыгым”, “Эх, алмагачлары” җырлары белән сөен-дерде. Рәсим Батыргәрәев басу батыр-ларына татар биюен күрсәтте, Хәтиф Хәбибрахманов, Рудин Бәдретдинов, Фидрат Бикмөхәммәтов башкарган татар халык көйләренә тезмә моң-нарына басу тургайлары да кушылып сайрады. Илназ Йосыповның башкорт биюе, Руслан Сәләхов башкаруында курай моңнары басу кораблары ру-ле артында ал-ял белми тир түккән игенчеләр күңеленә хуш килде. Резеда Әхмәтованың “Бөрҗән кызлары” биюе дә аларның тынгысыз эшчәнлегенә көч һәм дәрт өстәде.
Күңелле җыр-моң, бию осталарын иген басулары буйлап Рәүф Гарипов йөртте. Җиң сызганып эшләгән иген-челәрнең күңелен күрү – мәдәният хезмәткәрләре тырышып башкарган күп төрле чараларның берсе генә әле. Җыр-моң осталарыннан башка бер чарабыз, бер бәйрәмебез дә үткәне юк бит. Хуҗалык эшчәннәре көзге урак эшләрен уңышлы аткарып чыгуларында “Чаткылар” агитбригадасы да гаять зур роль башкара.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
|