Понедельник, 29.04.2024, 09:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 29 » Басуларда иген чайкала — башаклар тулышкан мәл
07:28
Басуларда иген чайкала — башаклар тулышкан мәл
Район авыл хуҗалыгы кооперативларында иң җаваплы мәл – бөртеклеләрне түкми-чәчми җыеп алу өчен көрәш бара. Кояшлы, эссе көннәрнең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Шуңа да авыл эшчәннәре көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстерелгән игенне ил келәтләренә бер югалтусыз салу чарасын күрәләр.
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бүгенге көнгә бөртеклеләр 1181 гектар җирдә сугылган, 1352 гектарда көлтәләргә салынган. Барлыгы 31858 центнер иген сугып алынган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 26,9 центнер тәшкил итә, арыш һәр гектардан – 25,5, арпа – 28,3 ц., солы 29 центнер уңыш бирә. Комбайнчылар фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтеп, бу эштә зур җиңүләргә ирештеләр. Ирек Бохаров 11,300 центнердан артык, Мәкки Камалетдинов 8000 центнер  (икесе дә “Полесье” комбайнында), МТСтан ярдәмгә килгән Ренат Сабитов “Дон-4300” комбайнында 4600 ц. уңыш җыеп алдылар.
Водительләр Шамил Галиев — 10000, Рафаэль Галиев  15320 центнер иген ташыдылар, эшсөярләр икесе дә “КамАЗ” машинасына  идарә итәләр.
Урып-җыюдан соң туңга сөрү дә оешкан төстә бара. “Джон Дир” тракторында Рамил Камалетдинов бүгенге көнгә 415 гектар мәйданны кара буразналар белән каплады. Уңыш җыю белән беррәттән яшел масса әзерләү дә дәвам итә. “Дон-680” комбайнында Әгъләм Әхмәтов 2000 тонна, Ренат Маннанов “Полесье”да 1040 тонна яшел масса урып алган. Аны берөзлексез базларга уңган, булдыклы водительләр Азат Әһәлетдинов (1600 т., “КамАЗ”), Рәфис Дәүләтшин (640 тонна “Беларусь”), Вадим Әхмәтов (625 тонна, “ТУ -150К“) ташып торалар.
“Октябрь” авыл хужалыгы җитештерү кооперативында да авыл эшчәннәре  уңышка иреште. Биредә 1718 гектар җирдә игеннәр тезмәләргә  салынып, шуларның 1638 гектарында бөртеклеләр сугып алынды. Бигрәк тә бер- туганнар Финат һәм Фидус Хаҗиевлар  чын мәгънәсендә басу диңгезен гизеп, алтынга бәрабәр иген бөртекләрен җыюга бар булмышларын, мөмкинлекләрен кулланып, хезмәт салалар.
«Лида» комбайннарын  «ияләштереп» Фидус 10099 центнер, абыйсы Финат 9933 центнер иген сугып алдылар. Әле дә бу эш кызу темплар белән дәвам итә. Шоферлар Илшат Исламов — 8467, Радик Исламов 9402 центнер иген ташыды. Алар икесе дә «КамАЗ» машинасын йөртә.
Бүгенге көнгә октябрьлеләр уҗым ашлыгын тулысынча җыеп бетерделәр:1025 гектардагы арыш һәм 360 гектар-дагы бодай уңышы келәтләрендә урын алды.
Туңга сөрүдә Ильяс Әмирханов белән Ленар Кинҗәгулов намуслы хезмәт үрнәгенә ия. «Джон-Дир» тракторында икесе бергә алар 628 гектар җирне  киләсе ел уңышына хәстәрләп әзерләп куйдылар да инде.
Рәсимә Мөхәммәдиева.
Просмотров: 610 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск