Воскресенье, 28.04.2024, 22:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 27 » Көн тәртибендә – сайлауларга әзерлек
07:30
Көн тәртибендә – сайлауларга әзерлек
Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе
 Реканс Ямалиев белән әңгәмә
– Хәбәр ителгәнчә, 13 августта алда торган сайлаулар компаниясен үткәрүгә багышлап Чакмагышта семинар-киңәшмә уздырылган иде. Анда Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләре 14 сентябрь – Бердәм сайлаулар көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чыгыш ясадылар. Реканс Фәнил улы, мондый очрашуның файдасын нидә күрәсез?
– Беренчедән, әлеге семинар-киңәшмәдә катнашкан территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисе һәм урынбасары тиздән республикада үтәчәк мөһим сәяси кампаниягә ныклы әзерлек белән килү һәм аны уңышлы рәвештә уздыру буенча тәгаен бурычларны аңлап, бу өлкәдәге законнарны тагын да ныграк белеп-аңлап калдылар. Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары үзләренең чыгышында элекке сайлауларны үткәргән вакытта килеп туган төрле ситуацияләргә җентекләп туктадылар. Сайлауларда законның тантана итүенә ирешергә тиешбез. Җибәрелгән хаталарны, закон бозу очракларын башкача кабатламас өчен бик тә фәһемле булды ул киңәшләр.
Икенчедән, район Советы һәм хакимияте аппараты хезмәткәрләренең һәм авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының да анда катнашулары зур файда. Дөресен генә әйткәндә, бу зур эшне үзебез генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Муниципаль һәм урындагы власть органнарының ярдәме белән генә аны уңышлы аткарып чыга алабыз.
Өченчедән, сәяси партияләрнең төбәктәге һәм райондагы бүлекләре җитәкчеләренең әлеге очрашуга чакырылуы — уңай күренеш. Анда үтәчәк сайлаулар турында күзгә-күз карашып ачыктын-ачык сөйләшү, сайлауларга бәйле тормыштан кызыклы мисаллар китерелүе, закон таләпләрен искә төшерү алар өчен дә файдалы булгандыр, дип уйлыйм.
Гомумән, мондый эшлекле очрашулар һәм уку-өйрәнүләр — бик кирәкле чара, ул сайлауларны оештыручыларның да, анда катнашучы сәяси партияләр вәкилләренең дә җаваплылыгын арттыруга булышлык итә. Мондый очрашуларның төрле формалары кулланыла. 21 августта, мәсәлән, республикада ике видеоселектор киңәшмәсе үтте. Анда да сайлауларның соңгы – мөһим  этабында торган әзерлек эшләре тикшерелде. Сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрүнең календарь планына ярашлы кабул ителгән чаралар планын төгәл үти барып, сайлауларны уңышлы үткәрү бурычы куелды.
– Сез җитәкчелек иткән территораль сайлау комиссиясе әлеге вакытта ни белән мәшгуль?
– Билгеле булуынча, 14 сентябрьдә, Бердәм сайлаулар көнендә, 2 төрле сайлаулар үтәчәк. Беренчесе – Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлау. 4 сәяси партия вәкиле республиканың иң югары вазифасына кандидат булып теркәлде. Илдар Бикбаев – “Русия патриотлары”ннан, Юнир Котлыгуҗин – Русия Федерациясе Коммунистлар партиясеннән, Иван Сухарев – Русия Либераль-демократик партиясеннән, Рөстәм Хәмитов – “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән. Бер үк вакытта республика биләмәсендә барлыгы 22 төрле дәрәҗәдәге сайлаулар кампаниясе үтәчәге турында да гәзит укучыларга хәбәр иткән идек инде. Безнең районда 14 санлы Юмаш сайлау округында район Советы депутатын сайлаячаклар. Моңа да әзерлек бара. 4 кандидат теркәлде. Альберт Илфат улы Әсәдуллин – “Гадел Русия” партиясеннән, Людмила Анатольевна Дәүләтова – “Бердәм Русия”дән, Георгий Сергеевич Кочемасов – Русия Либераль-демократик партиясеннән, Соня Николаевна Тимофеева —“Русия патриотлары”партиясеннән. Әлеге вакытта альтернатив кандидатлар арасында сайлау алды агитациясе дәвам итә.
Территориаль сайлау комиссиясендә кизүдә тору оештырылды, эш сәгатьләре, дежурлык итү графигы билгеле. Президент сайлау өчен бүгеннән читтә сайлау таныклыгы бирә башладык. Әлеге вакытта сайлау участоклары өчен техник җиһазлар, мебель, концелярия товарлары, плакатлар кайтарыла һәм урнаштырыла. Эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сайлау участокларында иминлек тәэмин итү мәсьәләләре буенча тикшерүләр үткәрә, ачылган җитешсезлекләр бетерелә бара.
– Сайлау участокларында эшләр ничек тора?
– Безнең районда 55 сайлау участогы оештырылды. Мәгълүм булуынча, участок сайлау комиссияләре 5 елга кадәр сайлап куелган иде. Аларга алмашка резерв та шул вакытка сайланды. Әлеге вакытта кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итәбез. Теге яки бу сәбәп белән сайлау комиссиясеннән үз гаризасы белән китүчеләр урынын резервтагы кадрлар белән яңартабыз. Шул ук вакытта резервны формалаштыру буенча эшләр дә дәвам итә.
Рәшит Вахитов.

 

 

Просмотров: 733 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск