Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында узган елдан ук быелгы уракка ныклап әзерләнделәр. Мөмкин тиклем күбрәк мәйданнарны яхшылап сөреп эшкәртүнең нәтиҗәлелекне шактый арттыра төшүе сер түгел, шуңа да бу агротехник алымга игътибар зур булды.
Бүген биредә арыш урагын тәмамлап, арпага төшәргә җыеналар. 600 гектардагы уҗым арышын барлыгы 15317 центнер җыеп алдылар, гектар куәте уртача 25,5 центнер тәшкил итә. Урыны белән 30 центнердан артыграк төшемле мәйданнары да булуын канәгатьлек белән белдерә хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов.
Әлбәттә, эшең уңай барса гына кәеф күтәренке була. Бу җәһәттән победалыларга борчыласы юк – урак эшләре сәгать механизмы кебек көйле бара. Быел алган өр-яңа “Полесье” комбайннарын хуҗалыкның уңган механизаторлары Мәкки Камалетдинов белән Ирек Бохаров “иярләгән”. Кемузардан ярышып эшли егетләр. Ирек үз комбайны бункерыннан 5900 центнер, Мәкки 4000 центнер бөртек озаткан да инде. Комбайннарга тоткарлык тудырмыйча, “КамАЗ” автомашиналарында ындыр табагына Шамил Галиев 6770 центнер, Рафаэль Галиев 6300 центнер бөртек ташыган. Алар кайтарган иген “ЗАВ” агрегатында җилгәрелеп, орлыкка дигәне дә, фуражга һәм дәүләткә тапшырасылары да – аерым келәтләргә урнаштырыла бара.
Басуларда саламны Илнур Миңнекәев (100 тонна) белән Әсләм Шаһиев (100 тонна) тыгызлап төргәкләргә урап тора, Фидус Нәбиев аларны ферма янәшәсендә эскертләп куя. Әйткәндәй, бүген анда 858 тонна печән, 200 тонна салам өелгән дә инде. Өлгергән игеннәрне Илгиз Миңнекәев тезмәләргә сала. 100 гектарда арпа, 50 гектарда солы менә-менә суктырыла башлаячак, аларда да гектар куәтләре сөендерерлек булмакчы.
Бер үк вакытта биредә “яшел урак” та кызу темпта бара. Сенажга салынасы массаны Әгъләм Әхмәтов (1220 гектар) тезмәләргә ега, үзе үк ваклатып төяп тә җибәрә. Водительләр Азат Әһәлетдинов (780 тонна), Вадим Әхмәтов (530 тонна), Рәфис Дәүләтшин (500 тонна) яшел массаны ферма ихатасына – базлау урынына ташый, ә Альфред Әһәлетдинов (“Т-150” тракторында) белән Салават Якупов (“Т-170”) аны тигезләп, тыгызлап базлый тора. Бүгенгә әлеге кыйммәтле сусыл мал азыгы запасы 3900 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч көннән-көн арта бара.
Басу станында баш агроном Иршат Әхмәтгәрәев белән әңгәмәләшеп тордык. “Һава шартлары быелгы уракка яхшы килде, инде үстерелгәнне җыеп алырга явым-төшем комачауламасын иде. Егетләребез эшкә дәрт белән тотындылар, сынатмаслар, дип өметләнәбез”, – диде ул.
Басу кораблары, артларыннан тузан һәм иген кәбәкләре очырып, аяз көннең һәр сәгате-минутының кадерен белеп эшли. Ягулык-майлау материаллары белән өзеклекләр юк, басу станында янгын сүндерү машинасы (водителе Рәүф Фәтыйхов) кизүдә тора, көтелмәгән хәлләр очрагына мобиль ремонт-хезмәтләндерү төркеме дә булдырылган. Победалылар быел да җиңү дәрте белән яна. Уңышлар сезгә, авыл уңганнары!
Фәнис Әмирханов.
|