Понедельник, 29.04.2024, 05:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 14 » Чакмагышта семинар-киңәшмә
08:25
Чакмагышта семинар-киңәшмә

Кичә  “2014 елның 14 сентябрендә “Башкортстан Республикасында Башкортстан Республикасы Президентын вакы-тыннан алда сайлауны  оештыру һәм үткәрү” темасы буенча район мәдәният йортында семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чараны Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештырды. Очрашуга Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисе һәм урынбасары, авыл Советы авыл биләмәсе башлыклары, район Советы һәм хакимияте аппараты хезмәткәрләре, сәяси партияләрнең урындагы җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинар-киңәшмәне Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев ачты һәм алып барды. Ул тәүге сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыповка бирде. Риф Сәгъдәтулла улы үзенең котлау чыгышында кыскача районда алдагы сайлауларга әзерлек барышы, аеруча сайлау участокларында сайлауларны оешкан төстә, уңышлы үткәрү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча алып барылган эшләр хакында әйтеп үтте, киңәшмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Аннары Хәйдәр Арслан улы Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауга әзерлек чорында сайлау комиссияләренең бурычлары турында сөйләде. «Бүген сайлаулар альтернатив һәм күппартиялелек нигезендә үтә. Сайлаучы ил башлыгын да, урындагы үзидәрәлек депутатын да чынбарлыкта сайлап алу мөмкинлегенә ия», – диде. Агымдагы елның 14 сентябрендә – Бердәм сайлаулар көнендә – безнең республика биләмәсендә барлыгы 22 төрле дәрәҗәдәге сайлаулар кампанисе үтәчәк. Алар арасында Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлау – республика тормышында иң мөһим сәяси вакыйга. 
Республика биләмәсендә теркәлгән 56 сәяси партиянең төбәк бүлекчәләренең 52се сайлауларда катнашу хокукына ия. 11 сәяси партиядән кандидатлар күрсәтелде. Ахырда 4 сәяси партия вәкиле Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат булып теркәлде. Илдар Бикбаев – “Русия патриотлары”ннан, Юнир Котлыгуҗин – Русия Федерациясе Коммунистлар партиясеннән, Иван Сухарев – Русия Либераль-демократик партиясеннән, Рөстәм Хәмитов – “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән. Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстан Президенты вазифасына теркәлгән кандидатларның керемнәре һәм милке турында мәгълүматлар бастырып чыгарды. 
Кандидатлар арасында киң-күләм мәгълүмат чараларында бушлай һәм түләүле сайлау алды агитация материалларын бастырып чыгаруга мәйдан һәм  вакыт бүлү һәм аларны урнаштыру графигын билгеләү буенча жирәбә үткәрелде.
Докладчы читтә сайлау тәртибенә аерым тукталды. Сайлаучы узенең теркәлгән урынында сайлау учас-тогына барып тавыш бирүдә катнаша алмаска да мөмкин. Мондый очракта читтә сайлау таныклыгы алып, бердәм сайлаулар көнендә үзенең конституцион хокугыннан файдалана ала. Таныклыклар территориаль сайлау комиссияләрендә 30 июльдән 3 сентябрьгә кадәр, сайлау участокларында 4-13 сентябрь көннәрендә бирелә. Шулай ук сайлаучы  муниципаль сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирә ала.
Хәйдәр Арслан улы соңгы елларда илдә сайлау кампа-нияләрен үткәргәндә кертелә башлаган һәм хәзер ныклы урын ала барган заманча техно-логияләрне куллану, аерым ал-ганда, сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү (КОИБ - 2010), электрон тавыш бирү (КЭТ) системалары, аларның киләчәктә перспективалы булуы хакында да әйтте.
Сайлауларга ныклы әзерлек белән килү аның уңышлы үтуенә ныклы гарантия булуын билгеләп, ул сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә зур игътибар бирде. Сайлау хокугына ия булган бер кеше дә  сайлаучылар исемлегеннән төшеп калырга тиеш түгел. Моның өчен территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә урындагы власть органнары, ЗАГС, эчке эшләр бүлеге белән берлектә эшләргә, үзара бәйләнештә хезмәттәшлек итү мөһим.
Мәгълүмати тәэмин итү сайлауларның актив рәвештә һәм уңышлы үтүенә аеруча зур йогынты ясый. Сайлауларны үткәрергә кагылышлы мәгълүмәтләр тулы һәм анык булырга тиеш, алар турында үзвакытында сайлаучыларга җиткереп торырга кирәк. Матбугат  басмалары битләрендә, телевидение яисә төрле чаралар аша (очрашулар, әңгәмәләр, кичәләр, төрле акцияләр оештыру)  сайлау турындагы законнарны белү, рес-публика башлыгы постына яисә депутатлыкка кандидатлар турында алдан тулы мәгълүмәт бирү, халыкка аңлату зур әһәмияткә ия, кешеләрнең сайлауларда катнашуы күпчелек очракта шуңа да бәйле. Мәгълүмати тәэмин итүдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең сайты, шулай ук урындагы власть органнарының, териториаль сайлау  участокларының, район гәзитләренең сайтлары да зур роль уйный. Алар даими тулыландырыла бара. Аннан сайлауларга кагылышлы төрле сорауларга җавап алырга була. Заманча технологияләрдән тулырак файдаланырга кирәк. Бигрәк тә яшь сайлаучылар өчен алар — иң уңайлысы.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк, безнең республика үзәк сайлау комиссиясе сайты Русия Федерациясендә иң яхшылары исәбендә, диде чыгыш ясаучы.
Яшь сайлаучылар белән эшне активлаштырыу мәсьәләренә дә кагылды Хәйдәр Вәлиев. Беренче  тавыш биручегә котлау сүзләре әйтеп истәлеккә бүләк тапшыру, фоторәсемгә төшереп махсус стенд ясап кую яшьләр өчен истә калырлык булачак.
Хәйдәр Вәлиев узенең чыгышы азагында чакмагышлыларга тавыш бирудә бердәм, актив кат-нашуларын һәм сайлауларның оешкан төстә үтүен, ә шушы мөһим сәяси кампанияне оештыручыларга җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.
Башкортстан Үзәк сайлау ко-миссиясе аппаратының хокукый тәэмин  итү булеге мөдире Татьяна Серафимовна Геполова үзенең чыгышын сайлау комиссияләренең гражданнар гаризаларын һәм мөрәҗәгәтләре белән эшен оештыру мәсьәләләренә багышлады. Сайлаулар барышында сайлау турындагы законнар төгәл үтәлергә тиеш, шул чагында сайлау комиссияләре эшенә карата гаризалар, мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр дә булмаячак.  Законнарны белү, сайлауларга алдан ныклап әзерләнү, эшне төгәл оештыру – сайлауларның уңышлы үтүенә төп гарантия. Сайлау комиссиясе әгъзалары үз вәкаләтләрен яхшы белергә тиеш, ул чагында аңлашылмаучылыклар килеп чыкмас. Сайлаучыларга карата һәрчак яхшы мөгамәлә булдыру, һәркем белән ипле сөйләшү кирәк. Сайлау комиссиясе – тавыш бирү көнендә сайлау участогының төп хуҗасы. Татьяна Серафимовна элекке сайлауларда практикада булган төрле очраклар турында да сөйләде, аларны юридик яктан бәяләде. Ә андый гаризалар булып тора. Шуңа күрә алар законда билгеләнгән вакыт эчендә каралып, җавап бирелә барылырга тиеш. Ул шулай үк сайлау барышын күзәтүче төрле партия вәкилләре белән булачак мәнәсәбәткә кагылышлы уйфикерләрен  дә әйтте. Әйтик, участок сайлау комиссиясе тавыш биргән көнне күзәтүчеләрнең  кайда урнашуы турындагы мәсьәләне хәл итеп, бу хакта чыгарылган карарны стенага элеп куйса, тагын да яхшырак, конфликтлы хәл килек тумаячак.
Чыгыш ясаучы элекке сайлауларда сайлау комиссияләре тарафыннан җибәрелгән хаталарга анализ ясады, аларны киләчәктә булдырмау буенча закон таләпләрен аңлатып, тәгаен бурыч куйды, киңәшләрен бирде. 
Башкортстан Узәк сайлау комиссиясенең  мәгълүмәт үзәге начальнигы Риф Закуан улы Арсланов сайлаучылар исемлеге белән эшләү мәсьәләләрен җентекләп аңлатты. Исемлекне төзү һәм рәсмиләштерү тәртибенә тукталды. Тавыш биргәндә ни рәвешле эш итәргә кирәклеге турында да сөйләде.
Соңыннан Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары семинар-киңәшмәдә кат-
нашучыларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр.

 
Рәшит Вахитов.
Автор фотолары.
 
Просмотров: 880 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск