Пятница, 19.04.2024, 20:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов
Районда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне ашлау, аның уңдырышлылыгын күтәрү буенча нинди эшләр башкарыла – хәбәрчебезнең шушы соравына район агрохимигы Таһир Хәбиров җавап бирә.
– Соңгы берничә елда хуҗалыкларда җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруга юнәлтелгән җитди эшләр алып барыла, – дип башлады сүзен Таһир Газизҗан улы.
– Быел, мәсәлән, басуларга органик ашлама чыгару ел башыннан башланган иде. Бу эш җәйге кыр эшләре вакытында да тукталмады, әле дә дәвам итә. 19 октябрьгә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, район буенча барлыгы 150642 тонна тирес чыгарылды. Иң күп чыгарганы “Герой” кооператив-колхозы булды – 37600 тоннага җитте. “Базы” кооперативында ул – 21800, “Октябрь”дә – 20 мең, Ленин исемендәге – 19300, “Алга” кооперативында 11700 тонна тәшкил итте. Гомумән алганда, барлыгы ун хуҗалыкта махсус звенолар оештырылып, органик ашламалар ташыла. Бу эшнең файдасы күз алдында.  Беренчедән, басулар өстәмә “сый” алса, икенчедән, терлекчелек фермалары тирәсе чистарып калды. “Алга” кооператив-колхозында, мәсәлән, Сыйрышбаш фермасы янында җыелган тиресне былтыр һәм быел җәй чыгардылар, ә Тозлыкушта бу эшне көзен башкардылар.
Просмотров: 736 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.10.2014 | Комментарии (0)

Басуларда көзге эшләр тәмамлангач, авыл хуҗалыгы машиналары кышкы саклауга куела, ремонтлана, көйләнә. Бу эшне ничек оештырырга – хәбәрчебезнең шушы һәм бу мәсьәләгә бәйле башка сорауларына Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Илнур Хәкимов җавап бирә:
 
– Илнур Әнгам улы, тәүдә “Корал эшли, ир мактала” дигән халык мәкален искә төшерик әле. Соңгы елларда, күрүебезчә, районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шулай ук крәстиян-фермер хуҗалыкларында да техника паркы нык яңарды. Агымдагы елның сентябрь аенда гына да, мәсәлән, биш хуҗалык барлыгы 48,9 миллион сумлык заманча техника сатып алды. Нәкъ менә алар ярдәмендә ел саен басуларда мул уңыш үстереп, аны үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп алабыз, ташыйбыз, эшкәртәбез. Игенчелек тармагы кебек, терлекчелектә дә яңарыш бара: саву заллары җиһазландырыла, башка күп төрле корылмалар кайтарып урнаштырыла. Миңа калса, бу – авыл хуҗалыгында бик тә шатлыклы күренеш. Ниһаять, крәстиян сизелерлек ярдәм ала башлады! Сез дә минем фикер белән килешәсездер бит?
– Сүз дә юк, заман техникасы – крәстияннең беренче ярдәмчесе. 10-15 ел элек хуҗалыкларның техника паркы тәмам искереп, тузып беткән иде инде, хәзер ул елдан-ел яңара, димәк, хезмәт җитештерүчәнлеге дә арта дигән сүз. Бу уңай үзгәрешләргә ничек шатланмыйсың инде! Әмма шул ук в ... " Читать дальше "
Просмотров: 639 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.10.2014 | Комментарии (0)

10 октябрьдә, Республика көне алдыннан, Уфада Башкортстан Рес-публикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республикабызның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы, хокук тәртибе  саклау органнары, социаль өлкә, сәламәтлек сагы, мәдәният һәм сәнәгать тармакларының 45 хезмәткәренең фидакарьлекләре мактаулы исемнәр, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм орденнар белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та бар. Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның агымдагы елның 23 июнендәге 193-рп санлы карары белән Риф Сәгъдәтулла улы хезмәтендә ирешкән уңышлары, гуманитар өлкәдәге казанышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә лаек булды.

Просмотров: 688 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.10.2014 | Комментарии (0)

11 октябрьдә Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 24 ел тула. Бу көн һәр башкортстанлы өчен кадерле бәйрәм, чөнки республикабызның дәүләт мөстәкыйльлеге алуның нәтиҗәсе аның киләчәк социаль-икътисадый, рухимәдәни үсешенә гаять зур йогынты ясады. Республикабызның төрле өлкәдәге тотрыклы үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсенең яхшыруы, социаль иминлек, тынычлык, төрле милләт халыкларының бергә-бергә дус-тату, бердәмлек һәм туганлык шартларында сыешып-килешеп яшәве моны раслап тора.
Бу уңай үзгәрешләр, әлбәттә, үзеннән-үзе генә килмәде. Узган гасырның туксанынчы еллары башында илебездә булган сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык, шул ук вакытта хуҗалык итүнең яңа мөнәсәбәтләренә – базар икътисадына күчкәндәге авырлыкларга карамастан, республикабыз бу катлаулы сынауларны уңышлы үтте. Ул елларда аның икътисадый һәм рухи-мәдәни куәте артты, социаль яктан ышанычлы үсеш алды. Суверенитет алганнан соң үткән вакыт эчендә Башкортстан Русия Федерациясенең икътисадый  яктан көчле  субъекты буларак танылу алды. Ул бик күп төрле күрсәткечләр буенча федераль округта һәм ил күләмендә алдынгы позицияләрдә тора.
Икътисадый  һәм социаль иминлек безнең район тормышында да ачык чагыла. Бездә күрсәтер казанышлар, ... " Читать дальше "
Просмотров: 728 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.10.2014 | Комментарии (0)

Республика көнен каршылап
Район терлекчеләренең агымдагы елның 9 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Шушы тармак эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләргә багышлап бүген “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсе үтәчәк. Анда башкарылганнарга анализ ясалып, алдынгы хезмәт коллективлары, яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән белгечләр, терлекчеләр бүләкләнәчәк. Район терлекчелек тармагындагы эшләр белән кыскача таныштырып үтүне сорап хәбәрчебез авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Ильяс Йосыповка  мөрәҗәгать итте.

– Агымдагы елның 1 октябренә безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 24891 баш терлек, шул исәптән 7549 савым сыеры, 1394 ат исәпләнә, – диде Ильяс Илшат улы. – Бу чорда сөт җитештерү 12 хуҗалыкта артты. Күмәк хуҗалыклар тарафыннан барлыгы 35425 тонна сөт җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 105,6 процент тәшкил итә. Район буенча һәр сыердан 4693 килограмм сөт савып алынды, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 175 килограммга күбрәк. “Герой” (5950 кг), “Заря” (5546 кг) кооперативларында һәм җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә (5397 кг) уртача савым күрсәткече иң юг ... " Читать дальше "

Просмотров: 725 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.10.2014 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар тәмамланды. Моннан тыш, безнең район биләмәсендә 14 санлы Юмаш авыл Советына район Советы депутатын сайлаулар да үтте. Агымдагы елның июнь аенда башланган әлеге сайлау кампаниясе 20 октябрьдә финанс хисап тапшырганнан соң тулысынча төгәлләнәчәк. 14 сентябрьдә үткәрелгән сайлауларның нәтиҗәләре хәзер билгеле. Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс ФӘНИЛ УЛЫ  Ямалиев хәбәрчебезгә шул хакта сөйләде.
– Бердәм сайлаулар көенендә узган Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларга йомгак ясала. Мәсәлән, 27 сентябрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе бу юнәлештә башкарылган эшләргә анализ ясады. Шуны да әйтергә кирәк, комиссия рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев безнең районда да бу сайлауларның оешкан төстә үтүен билгеләде.
Безнең район биләмәсендә сайлауларның федераль закон таләпләренә ярашлы оештырылуы халыктан бу мөһим сәяси чараны үткәрүгә карата замечаниеләрнең һәм шикаятьләрнең булмавы да ачык күрсәтеп тора. Сайлаучыларыбыз тавыш бирүдә актив катнашты. Территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре үз бурычларын төгәл башкардылар. Аларга һәм сайлауларны үткәрүдә, аның иминлеген тәэмин итүдә, башка уңайлыклар тудыруда катнашкан, аерым алганда элемтәчеләргә, мәдәният, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренә, авыл Советы хакимиятләре башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә, муниципаль район хакимиятенә һәм, әлбәттә, үзләр ... " Читать дальше "
Просмотров: 477 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.10.2014 | Комментарии (0)

Республика күләмендәге шушы бәйгене ачу тантанасында катнашканнан соң, велосипедларны янә бер тапкыр тикшереп-карап чыккач, стартка бастылар. Бу юлы трасса Чакмагыш урамнары буйлап үтә. Юлның як-ягында флажок тотып торучы яшь егетләр юлларда автомашиналарның йөрүен чикләгәннәр. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы да шунда кизүдә тора.

Менә бәйгеләр башланып китте. Тәүдә 2001 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар 30 километр арада узыштылар. Старттан бергәләп кузгалып киттеләр. Дистанция, әйткәнемчә, берничә урам аша үтә. Көчне тигез бүлә белергә кирәк. Башта ук бөтен көчеңне салсаң, соңыннан финишка хәлең бетеп килүең, димәк, артта калуың ихтимал. Киеренке барган ярышта малайлар арасында шәхси беренчелектә Стәрлетамактан Владислав Андреев иң җитезе булды – беренче урынны алды. Ишембайдан Глеб Гельвик, аннан бераз гына калышып, финиш сызыгын икенче булып үтте. Стәрлетамактан Рушан Йосыповның күрсәткече өченче булды.

Кызлар да призлы урыннарга чыгу өчен нык тырыштылар. Безнең районнан Айгөл Гәрәева җилдән җитез җилдереп, иң яхшы күрсәткечкә иреште. Ишембай кызы Кристина Горлова икенче булып килде. Стәрлетамактан Анна Вецис өченче урынны алды.

... " Читать дальше "
Просмотров: 749 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.10.2014 | Комментарии (0)

Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе 
Рәиф Сибатов белән әңгәмә
– Район кулланучылар җәмгыяте элек-электән тотрыклы, көчле һәм бердәм эшләве белән республикада киң билгеле. Рәиф Фәрит улы, Сез җитәкчелек иткән коллективның бүгенге эшләре ничек бара? Заман тудырган авырлыклар сезгә дә комачаулык ясый торгандыр бит?
– Әйе, соңгы ике дистә елда каты көн-дәшлек шартларында эшлибез. Күреп торасыз, Чакмагышта, шулай ук башка авылларда да берсеннән-берсе зуррак магазиннар, кибетләр ел саен артып тора. Быел җәй айларында гына да берничә супермаркет ачылды, тагын яңалары төзелә. Сүз дә юк, халыкка заманча сәүдә хезмәте күрсәтелүе яшәешебезнең яхшыра баруын ачык күрсәтә. Хәзер һәркемгә үзенә ошаган магазин-кибеттән элеккечә озын чиратларда тормый гына үзе теләгән товарны сайлап сатып алу мөмкинлеге бар. Мондый шартларда сатып алучыларны җәлеп итү өчен безгә тагын да яхшырак эшләргә кала. Авырлыкларга бирешмәскә тырышабыз. Кыенлыклар алдында каушап калмадык, дип ныклы әйтә алам. Бүген эшләребез уңышлы бара. Алдыбызга куелган бурычны үтәп киләбез, үз көчебезгә таянып һәм ышанып, табышлы эшлибез. Безнең дә базар икътисадында үз урыныбыз, үз сатып алучыларыбыз бар. Сер түгел, без халык соравын ныклап өйрәнеп, үзебездә күп төрле һәм сыйфатлы азык продукциясе җитештереп отабыз.
– Менә шул хакта сөйләшеп ... " Читать дальше "
Просмотров: 798 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.09.2014 | Комментарии (0)

25 сентябрьдә Рөстәм Хәмитов рәсми рәвештә Башкортстан Республикасы Президенты вазифасын кабул итте. Тантана – инаугурация церемониясе – Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай бинасында үткәрелде. Анда Дәүләт Думасы, Башкортстан парламенты депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Конституция, Арбитраж, Югары судлар судьялары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Тантананы Башкортстанның Дәүләт Җыелышы—Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты. Аның соравы буенча залга Башкортстан Республикасы Конституциясе һәм дәүләт флагы кертелде. Аннары Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев залдагыларны Башкортстан Республикасы Президентын  вакытыннан алда сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштырды. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлегеннән күрсәтелгән Рөстәм Хәмитов 1 миллион 851 мең 625 тавыш җыйган, яки сайлаучыларның 81, 71 проценты аңа өстенлек биргән. Сайлау комиссиясе рәисе сайлауларның ачык һәм гадел үтүен билгеләп, күпчелек халыкның яклавын тапкан Рөстәм Зәки улына Башкортстан Республикасы Президенты таныклыгын тапшырды, республика башлыгы адресына котлау сүзләре әйтте. Арытаба сүз Рөстәм Хәмитовка бирелде. Яңа сайланган республика башлыгы Башкортстан Республикасы Конституциясенең махсус данәсенә уң кул ... " Читать дальше "
Просмотров: 535 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.09.2014 | Комментарии (0)

Глобаль компьютерлаштыру заманында яшәвебезгә карамастан, гәзит-журналлар, китап-брошюралар кебек басма мәгълүмат чараларының киләчәге ныклы, алай гына да түгел, хәтта ышанычлы да – 18-19 сентябрьдә полиграфистлар һәм нәшрият комплекслары җитәкчеләренең Уфада үткән “Тамга – 2014” төбәкара ачык форумының көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең төп асылы шундый иде. Ике елга бер үтә торган әлеге мәртәбәле чарада республикабызда гына түгел, Мәскәү, Екатеринбург һәм башка төбәкләрдән дә нәшрият комплекслары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты, үзара фикер алышты һәм бергәләп эш итү юлларын билгеләде. Аның эшендә Федераль матбугат агентлыгының киңкүләм хәбәрдарлык чаралары, китаплар бастыру һәм полиграфия эшләре идарәлеге начальнигы Ю.С.Пуля, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Б.Н.Мелкоедов, полиграфистларның төбәкара ассоциациясе президенты Б.А.Кузьмин һәм башкалар катнашты.
Форумга җыелучыларны кызыксындыручы төп сорау, әлбәттә, мәгълүмат даирәсендә аның “ташка басылган”, ягъни кәгазьдәге формаларының киләчәге бармы-юкмы икәнлеге турында булды. 2008-2009 елларда кичерелгән кризис – полиграфия өлкәсендә кулланылучы кәгазьгә, электр энергиясенә, башлыча чит илләрдән кертелүче җыеп алганда “тотынылучы материаллар” дип аталучы офсет ... " Читать дальше "
Просмотров: 814 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.09.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск