Четверг, 02.05.2024, 18:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында чакмагышлылар фронтта һәм тылда батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Күпләре яу кырында һәлак булды. Каһарманнарны онытмыйбыз. Авыллардагы алар истәлегенә куелган һәйкәл-обелисклар сугыш елларын искә төшереп, башкача җирдә канкоеш булмасын, кешеләр үзара тынычлыкта, бәхетле яшәсен дип кисәтеп тора сымак.

Соңгы ике елда безнең районда бу сугышта катнашучыларның барысы истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар яхшылап ремонтланды, гранит, мәрмәр ташлар белән йөз-ләнелде, тирә-ягы терекләндерелде, Җиңү парклары тәртипкә китерелде. Ул гына да түгел, яңа һәйкәлләр ачыла бездә. Быел Җиңү көне алдыннан, мәсәлән, Яңа Калмаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы фронтовик батырларга обелиск урнаштырылды. 10 майда Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның туган җирендә – Иске Почкак авылында батырның бюсты ачылды. Яңа Мортаза авылында да яңа обелиск эшләп куйдылар.Узган атнаның шимбәсендә Җәмәй авылында да шундый обелиск-һәйкәл ачылды. Аны ачу тантанасында авылның олысы-кечесе катнашты. Обелиск ис-кесе урынында өр-яңадан төзелгән. Ул бик матур, зәвыклы итеп эшләнгән. Моны эшләү өчен шушы авылда туып үскән кешеләр акча биргән. Барлыгы 80 мең сум акча җыелган. ... " Читать дальше "

Просмотров: 841 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.09.2014 | Комментарии (0)

– Егетләребез “Алкино-2”дән хәрби җыеннан кайта, әле Аблай авылын үт-кәннәр. Бүләкләр тапшырылачак. Шушы чарада сез дә катнашсагыз иде, – дип район хәрби комиссариатыннан телефон аша шалтыраттылар. 

Озак та үтмәде, “Газель” автобусы килеп туктады. Аннан сумкалар күтәргән бер төркем егетләр төште. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре аларны каршы алырга чыккан. Очрашу утырышлар залында дәвам итте. Үзара хәл-әхвәл белешеп, сөйләшеп торган арада мин егетләр белән танышып чыктым.

Альберт Дәүләтов – Рапат авылыннан. Русия Кораллы Көчләрендә 2001 елда ук хезмәт итеп кайткан. Ил чиген саклаган, рядовой, элемтә механигы. Әле “Базы” кооперативының Рапат сөтчелек фермасында слесарь булып эшли. Ике ел элек тә хәрби җыенга барган икән. “Илдар белән икенче тапкыр солдат шулпасын бергә эчтек”, – ди ул һәм, елмаеп, күр-шесенә ишарәли. Чакмагыш егете Илдар Гарифуллинның хәрби хезмәт бурычларын үтәп кайтуына җиде ел. Запастагы кече сержант, отделение командиры. Ул да, хәрби частьта үткән вакыт күңелләрдә уелып калды, яңа дуслар таптым, дип искә ала бу көннәрне. Чакмагыштан Илшат Әминев – кече сержант, ракета-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән, армиядән кайтуына  9 ел. Илсур Рәхимов белән Булат Хәбиров – Яңа Биккенәдә туып үскәннәр. Кече сержант Илсур – сапер, ә Булат пешекче булган ... " Читать дальше "

Просмотров: 592 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.09.2014 | Комментарии (0)

Беренчедән, шактый мул сулы һәм сәламәтлеккә файдалы минераль тозларга бай әлеге чишмә суын җыеп, махсус насос ярдәмендә авылны су белән тәэмин итү системасына кудыралар. Суалгыч башняларны әнә шундый берничә чишмә суы белән тутыралар икән. Саклагычтан артып чыкканы, махсус улак аша агып, Калмаш елгасын сугара. Биредәге таллык, яшел чирәмлек үзенә бер төрле ямь булып тора. Чишмәне матур итеп киртәләп алып (авыл биләмәсе бүлгән акчага), тирә-ягын төзекләндерү хакына шушы авылда яшәгән ир-узаманнар Фәвил Сәхибгәрәев, Әнис Ситдиков, Рәвис Сабитов вакытын һәм көчен кызганмый хезмәт сала. Заманча материаллар белән эшләнгән чишмә территориясен буяу-бизәкләү эшләрендә Миләүшә Шәяхмәтова, Гөлсем һәм Рита Хаҗиповалар һәм башкалар активлыгы белән аерылып торалар. Чынлап та, биредә кайчандыр кирәге беткән автомашина шиннары су кошлары – торна һәм аккошлар сыннарына, пластик шешәләр гөл-чәчәкләргә әверелгән, өстәвенә тере чәчәкләр дә күз явын алып утыра. Мондый хозурлык, әлбәттә, авылдашларга да, читтән кайтканнарга да горурлык өстәми калмыйдыр.

Тантаналарны ачып җибәреп, биләмә хакимияте башлыгы Рәвилә Хурамша кызы авылдашларын ихлас йөрәктән тәбрикләп, “Закир чишмәсе”, һичшиксез, халыкның иң яраткан урыннарының берсенә әверелер, биредә төрле халык йолалары, күңелле бәйрәмнәр еш үтәр, дип ышандырды. Аннары әлеге матурлыкны турыруда көч салган авылдашларына бүл ... " Читать дальше "
Просмотров: 907 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2014 | Комментарии (0)

Әлеге вакытта районда уңышлы гына эшләүче крәстиян-фермер хуҗалыклары байтак. Яңа Бирде авылыннан Илвир Нурисламов – әнә шундыйларның берсе. Колхозның элекке механизаторы ике ел элек, авырлыклардан курыкмыйча, үзаллы хуҗалык итәргә карар итә. Аның уй-теләген тормыш иптәше Гөлназ Гамир кызы да хуплый, һәрдаим ярдәм күрсәтә. Бергәләп эш башлыйлар. Илвир 50 гектар җир алып, анда бодай, арпа, мал азыгы культуралары үстерә. Хәзер аның ашлык комбайны, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлары, йөк автомашинасы бар. Бер үк вакытта терлекчелек тармагында да үз көчен сы-нап карарга була. Узган елның көзендә токымлы мал сатып алып, сөт җитештерә башлыйлар. Хәзер аның хуҗалыгында 25 савым сыеры бар, 18 бозау үсә. Берәр савучы, мал караучы һәм тракторчы белән бергәләп Нурисламовлар гаиләсе шушы зур хуҗалыкны алып бара.
Бүген авылда мәшәкатьләр баштан ашкан. Фермер хуҗалыгында да эшләр кайнап тора: иген уңышын җыю, мал азыгын туплау дәвам итә. Басуларда урак тәмамлануга таба бара. Чистартылган ашлык келәтләргә салына, орлык өчен дигәне аерып куела. Киләсе уңыш турын-да да хәстәрлек күрелә. Бер үк вакытта мал торакларын кышка әзерләү дә тукталмый, зур гына ремонт эшләре башкарыла. Биредә көн саен 300-400 килограмм сөт җитештерелеп, кабул итү пунктларына озатыла. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклардан арткан сөтне җыюны да оештырды. Ярдәмчесе Артур Фаризанов үз автомашинасында  һәр көнне халыктан 3000 килограммга якын сөт җыя.
Илвир Нурисламов үз хуҗалыгы тормы-шы ... " Читать дальше "
Просмотров: 661 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2014 | Комментарии (0)

Билгеле булуынча, якшәмбе, 14 сентябрьдә илдә Бердәм сайлаулар көне үтте. Русиянең  85 төбәгенең 84ендә төрле дәрәҗәдәге 6 мең сайлау уздырылды. Анда 30 төбәк башлыгы, байтак санда Дәүләт Думасы, Мәскәү шәһәр округы Думасы, төбәкләрдә Законнар чыгару органнары депутатлары, шәһәр округы мэрлары, муниципаль район Советы депутатлары сайланды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, илдә сайлауларны оештыру дәрәҗәсе югары булды. Коми, Тыва, Татарстан, Башкортстан һәм башка республикаларда яшәүче сайлаучылар тавыш бирүдә аеруча актив катнашкан. Быел Русия Федерациясе составына кергән Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә дә сайлаулар уңышлы үтте, 18 яше тулган гражданнарның 70 процентка якыны дәүләт власте органнарын формалаштыруда катнашып, үзенең гражданлык бурычын үти. Күпчелек төбәкләрдә “Бердәм Русия” сәяси партияләрдән күрсәтелгән вәкилләр ышанычлы рәвештә җиңү яулаган.

Безнең республикада да сайлаулар оешкан төстә үтте. Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлау, шулай ук башка төрле дәрәҗәдәге сайлау гражданнарның югары сәяси активлыгында барды.
Бу сайлауларда райондашларыбыз бердәм катнашты. Сайла ... " Читать дальше "
Просмотров: 715 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.09.2014 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 10 сентябрендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы уналтынчы утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: 
1. 2014 елның беренче яртысында Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстанда Чакмагыш районы буенча бүлекчәсенең оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары һәм алдагы чорга билгеләнгән бурычлар турында.
2. 2014 елның узган 8 аенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
3. 2014 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджетына төгәллек кертү турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2016 елның 12 февралендәге 156 санлы “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы муниципаль милке булган җир мәйданнары өчен аренда хакы күләмен билгеләү ... " Читать дальше "
Просмотров: 735 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.09.2014 | Комментарии (0)

Сайлау – 2014
Хәбәр ителгәнчә, район биләмәсендә 55 сайлау участогы төзелеп, аларда шул чаклы ул сайлау комиссияләре оештырылды. Бу комиссияләр 29 августтан эш башлады. Берничә көн элек 3253 санлы сайлау участогында булып, агымдагы елның 14 сентябрендә – Бердәм сайлаулар көнендә – Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларга әзерлек барышы белән кызыксындым.
Сайлау участогы Чакмагышның Трактор урамы башындагы район поликлиникасында, 23 санлы бинада урнашкан. Сайлау комиссиясе рәисе – район үзәк дәваханәсе  табибы Фәрид Фәһим улы Исхаков. Эш башлаган көнне үткәрелгән беренче оештыру утырышында комиссия әгъзаларының тәгаен бурычлары билгеләнгән. Бүген һәркем үз алдына куелган бурычны үтәү белән мәшгуль. Бу сайлау участогында барлыгы 949 сайлаучы исәпләнә. Алар – кирпеч заводы микрорайонындагы урамнарда һәм Трактор урамының 1-115 санлы йортларында яшәүчеләр.
Комиссия сәркатибе Розалия Әхмәтҗанова эшләр барышы белән таныштыра. Сайлаучыларга үзләренең конституцион хокукыннан файдалану өчен бөтен шартлар да булдырылган биредә. Сайлау кабиналары,эш өстәлләре, урналар һәм күчмә урналар – һәммәсе әзер. Халыкка сайлауг ... " Читать дальше "
Просмотров: 619 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2014 | Комментарии (0)

Безнең бәйрәмнәр

Быел илебездә беренче тапкыр билгеләнүче Русия дәүләт ветеринариясе көне безнең районда зурлап үткәрелде. Шушы һөнәри бәйрәмгә багышлап Чакмагыштагы “Башак” кафесында истә калырлык бик матур кичә үткәрелде. Анда районның ветеринария белгечләре, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, кунаклар чакырылган иде.
Түгәрәк өстәл артында барган бу очрашу район сәнгать осталарының җыр-моңы белән башланды һәм ахыргача күңелле җырлар күңелләрне күтәреп, яңгырап торды, курай моңы тирә-якка таралды. Район ветстанциясе коллективының бүгенге эшләре турында төшерелгән видеороликлар да күрсәтелде. Экрандагы тынгысыз ветеринар хезмәткәрләрнең көндәлек мәшәкатьләрен чагылдырган сюжетлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Ветеринар хезмәткәргә багышлап иҗат ителгән ике җыр рус телендә башкарылды. 
Кичә барышында бик күпләр чыгыш ясап, районда ветеринария хезмәтенең тарихына кыскача байкау ясадылар, авыр чорларны, барлыкка килү һәм тотрыклы үсеш елларын, элек эшләгән хезмәттәшләрен искә алдылар, бүгенгесе турында сөйл ... " Читать дальше "
Просмотров: 851 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.09.2014 | Комментарии (0)

Интервью заместителя председателя Центральной 
избирательной комиссии Республики Башкортостан Н.Ф.Алтыновой
– Уважаемая Найля Фаязовна! Избирателей интересует финансовое обеспечение предстоящих 14 сентября 2014 года выборов.
– Согласно нормам избирательного и бюджетного законодательства, на расходы, связанные с подготовкой и проведением досрочных выборов Президента Республики Башкортостан, а также дополнительных выборов депутата Государственного Собрания – Курултая РБ пятого созыва по Краснохолмскому избирательному округу № 43, из республиканского бюджета выделено 330 миллионов рублей. На местные выборы деньги выделяются из муниципального бюджета.
–  И как распределяются эти средства? 
—Преобладающая часть затрат на организацию и проведение республиканских выборов связана с расходами территориальных и участковых избирательных комиссий – порядка  90 процентов от выделяемых бюджетных средств. Поэтому актуальными зада-чами территориальных комиссий было грамотное и своевременное распределение бюджетных средств между участковыми избирательными комиссиями, утверждение сметы расходов территориальной и участковых избирательных комиссий. 
При распределении финансов нами применяется дифференцированный подход в зависимости от численности из ... " Читать дальше "
Просмотров: 737 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.09.2014 | Комментарии (0)

Хәбәрчебез сорауларына Чакмагыш  территориаль сайлау комиссиясе рәисе  
Реканс Ямалиев җавап бирә
Реканс  Фәнил улы, билгеле булуынча, агымдагы елның 14 сентябрендә үтәчәк Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауны үткәрүгә  9 көн калды. Сайлауга әзерлекнең шушы хәлиткеч этабында Сез җитәкчелек иткән Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе алдында нинди бурычлар тора?
–Әлеге сайлауга әзерлек эшләре, һәрвакыттагыча, календарь планга ярашлы алып барыла. Сез билгеләп үткәнчә, Бердәм сайлау  көненә санаулы гына көннәр  калды. Хәбәр ителүенчә, 29 августтан башлап республиканың барлык төбәкләрендә сайлау участоклары эшли башлады. Безнең район биләмәсендәге 55 участокның һәркайсында сайлау комиссияләре оештырылды. Участок сайлау комиссияләрендә беренче утырышлар үткәрелде, комиссия әгъзаларының тәгаен эш юнәлешләре билгеләнде. Хәзер нигездә әзерлек эшләре сайлау участокларында бара.
Кичә участок сайлау комиссияләренә сайлаучылар исемлеген тапшырдык. Бер генә сайлаучы да исемлектән төшеп калырга тиеш түгел! – шундый бурыч куелды. Бүгеннән башлап сайлау хокукына ия булган һәр гражданин, үз сайлау участогына килеп, ул исемлектә барлыгын-юклыгын, шулай ук мәгълүматларның дөрес итеп язылу-язылмавын тикшерә ала. Әгәр берәр сәбәп белән сайлаучылар исемлегенә кертелмәгән булса, үзенең пас ... " Читать дальше "
Просмотров: 864 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.09.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск