Пятница, 17.05.2024, 11:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов

Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен

Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Рапат авыл биләмәсеннән башланды. Бу төбәктәге авыллар элек-электән төзеклеге һәм матурлыгы белән аерылып тора. Халык мул, җитеш тормышта яши. Йортлары иркен, заманча материаллар кулланып  салынган. Ихатадагы сарай-гаражлар да, капка-коймалар да ныклы һәм матур итеп бизәлгән. Рапат авылы үзәге үзенең аеруча күркәмлеге белән аерылып тора, берничә урамга асфальт салынган, ул авылны тагын да ямьләп тора. Биредә социаль объектлар бер тирәдә урнашкан. Кайсын гына алсаң да, ул үзенчәлекле бизәлешле.

Менә авылга нур сибеп торучы Илфак Смаков исемендәге мәдәният сарае. 21 ел элек төзелгән бу мәдәният үзәге бинасының эчен дә, тышкы ягын да үрнәк итеп куярлык. Спорт залын яхшылап ремонтлаганнар, анда төрле спорт ярышлары үтә, яшьләр аеруча кышкы айларда күпләп йөри. Ихатасы да чәчкәгә күмелгән. Өсте ябулы беседка да ямь биреп тора. Анда ЗАГСтан чыккан яшь парлар гаилә ныклыгын символлаштырып йозаклар элеп китәләр икән. Шунысы шатлыклы, соңгы елда яңа гаилә коручылар арасында аерылышучылар булмаган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск та яхшы торышта. Әкият илен хәтерләткән балалар бакчасына да сокланып карап тордык. Әйткәндәй, уен мәйданчыгындагы җиһазлар кул астындагы материаллардан майлы буяулар бел ... " Читать дальше "
Просмотров: 840 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2014 | Комментарии (0)

Терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсеннән
Соңгы елларда терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәләре һәр квартал саен үткәрелә. “Герой” кооператив-колхозында уздырылган шундый чарада да сүз районда терлекчелекне үстерү турында барды, бу тармакта ярты елда башкарылганнарга йомгак ясалды һәм икенче квартал эш нәтиҗәләре буенча ярышта җиңүчеләр билгеләнде, алдынгы коллективлар һәм терлекчеләр дәртләндерелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, хезмәтне саклау белгечләре һәм профсоюз комитеты рәисләре катнашты.
Семинарның тәүге өлеше Тайняш сөтчелек фермасында һәм аның җәйләвендә үтте. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Ваһапов үзенең чыгышында малларны тукландыру һәм асрау мәсьәләләренә зур игътибар бирде.
– Башка хуҗалыклардагы кебек, без дә мал азыгы хәзерлибез. Сенаж салдык. Аны комбайннан арбага төягәндә үк консервант сиптердек. “Ягуар” маркалы мал азыгы әзерләү комбайнында моны шулай эшләп була, консервант үлән массасына тигез сиптерелә һәм бутала. Улаклар, стена, тәрәзәләр, тәрәзә төпләре – барысын да ... " Читать дальше "
Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.07.2014 | Комментарии (0)

Рөстәм Хәмитов чакмагышлыларга җавап  бирә

– Чакмагыш районында гамәлдәге спорт үзәге базасында Уфа шәһәренең велосипед спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалын ачарга мөмкинлекләр бармы?
– Уфа шәһәренең велоспорт буенча олимпиячеләр резервы булып торган махсуслашкан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалын Чакмагыштагы спорт үзәге базасында ачу мәсьәләсе бүген муниципаль район хакимияте, Русия велоспорт Федерациясе һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары арасында килешүләр төзешү стадиясендә. Велоспорт буенча өстәмә тренер штатлары һәм кирәкле финанслар бүлү мөмкинлекләре дә карала.
– 2012 елда Чакмагыш авылында канализация системасы  һәм калдык суларны биологик тазарту корылмасы төзелеше башланган иде. Әмма ел саен шушы проектны тормышка ашыру максатында бүленгән акча бу  корылманы якын өч елда файдалануга тапшыруга җитәрлек түгел кебек. Өстәмә финанслау мөмкинлекләре юкмы?
– 2012 елда республика адреслы инвестицияләр салу программасына ярашлы, Чакмагышта канализация системасын ... " Читать дальше "
Просмотров: 700 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.07.2014 | Комментарии (0)

Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе узган атнаның пәнҗешәмбесендә Яңа Балтач авыл биләмәсендә үткәрелде. Авылларның төзеклеге һәм матурлыгы, аларда яшәүче халыкларның яшәү шартлары төп игътибар үзәгендә торды.     
 
 Өч юл чатында урнашкан Яңа Балтач авылына килеп кергәндә үк административ бина, мәктәп, мәдәният йорты, кибет, мәчет биналарының, Җиңү паркының төзеклеге, ихаталарының һәм әйләнә-тирәнең чисталыгы, матурлыгы күзгә бәрелеп тора. Аерым алганда, урта мәктәптәге күркәмлек, пөхтәлек барыбызны да сокландырды. Ихатада аллы-гөлле чәчкәләр, мәктәп яны бакчасында җимеш агачлары, төрле-төрле яшелчә шаулап үсеп утыра. “Ел саен яшелчә һәм бәрәңгене күпләп үстерәбез, көздән язга чаклы мәктәп ашханәсенә җитәрлек хәзерлибез, сатып алганыбыз юк“, – ди мәктәп директоры Регина Хафизова, безне уку йорты эшләре белән таныштырып йөргәндә. Янәшәдәге Җиңү паркына да кердек. Һәйкәл-обелискка баручы юлның ике ягындагы өсте тигез итеп киселгән куаклык та, ихатадагы чирәмлек тә, биек-биек карагай агачлары да паркка ямь өстиләр. Обелиск элекке елда ремонтланганнан соң яңарып китк ... " Читать дальше "
Просмотров: 1278 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.07.2014 | Комментарии (0)

Сайлаулар – 2014

Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Ямалиев белән әңгәмә
 
– Реканс Фәнил улы, хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 14 сентябрендә илдә Бердәм сайлаулар көне үтәчәк. Бу көнне безнең республика биләмәсендә урындагы сайлаулар буенча барлыгы 22 сайлау кампаниясе планлаштырыла. Кыскача булса да иң элек шулар турында таныштырып үтегез әле.
– Әйе, сайлау кампаниясе күп төрле дәрәҗәдә булачак. Иң беренче булып, әлбәттә, Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларны билгеләп үтәргә кирәк. Республикабызның сәяси тормышындагы шушы мөһим чарага әзерлек башланды да инде, ул календарь планга  ярашлы алып барыла. Моннан тыш, үзегез әйткәнчә, ике дистәдән артык сайлау кампаниясе булачак. Шуларның  берсе – 43 санлы Краснохолм сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутатын һәм башка урыннарда төрле дәрәҗәдәге депутатларны төп, өстәмә һәм вакытыннан алда сайлаулар үтәчәк. Шулай ук безнең район биләмәсендә 14 санлы Юмаш сайлау округында муниципаль район Советы депутатына өстәмә сайлау үткәреләчәк. Бу сайлауларга да әлеге вакытта әзерлек бара. Сайлауларның билгеләнүе турында киңкүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерелде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 802 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.07.2014 | Комментарии (0)

1 июльдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны төрле 
дәрәҗәдәге бүләкләү тантанасы булды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов бүләкләрне тапшырыр алдыннан котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
– Бүген без һәр көнне үзенең эш урынында хезмәт бурычларын югары һөнәри осталык белән, сыйфатлы итеп һәм үзвакытында үтәүчеләрне бүләклибез. Бүләккә лаек булучылар арасында икътисадның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр, инженерлар, эшчеләр, муниципаль хезмәткәрләр һәм ветераннарның булуына шатмын.
Хөрмәтле бүләкләнүчеләр!
Сез барыгыз да һөнәри уңышка, җәмәгатьчелек ихтирамына ирештегез. Сезнең абруй дистәләрчә ел дәвамында киеренке хезмәт һәм зур казанышлар, талант һәм һөнәри осталык белән яуланган. Сез Чакмагыш районы үсешенә зур өлеш кертәсез һәм киләчәктә дә кертерсез, дип ышанам. Районыбыз һәм республикабыз чәчәк атсын өчен барын да эшлисез. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт! Үз эшендә иң яхшысы дип табылган һәм районыбызның төрле өлкәләре үсешенә зур шәхсән өлеш кертүче хезм ... " Читать дальше "
Просмотров: 860 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.07.2014 | Комментарии (0)

Шәхси фикер
Халык академигы Терентий Мальцев: “Кешелек үзенең эшчәнлегендә никадәр генә алга китмәсен, нинди генә ачышлар ясамасын, “Икмәк” һәм “Игенче” төшенчәләре бервакытта да онытылмаячак һәм бервакытта да мәгънәсен югалтмаячак”, — дип әйтеп калдырган. Икмәк — барлык матди байлыкларның нигезе, ул безне рухландыра, безгә көч-кодрәт, куәт өсти. Икмәк — безнең организм өчен иң кирәкле һәм файдалы аксым, ә ул, белүебезчә, тормышыбызның нигезен тәшкил итә.
Социализм чорындагы “Икмәк — барысына да баш”, “Икмәк булса, җыр да була” дигән лозунглар беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмады. Дөрес, соңгы вакытта икмәк турында сөйләшүләр бик ишетелми. Бу бигүк дөрес түгел. Кешелек яшәешенең нигезен тәшкил итүче икмәккә даими игътибар бирелергә тиеш. Изге һөнәр иясе – игенчегә карата хөрмәт йөзеннән матур йолалар үз урынын алсын иде. 
Кешеләрдә икмәккә карата олы ихтирам дөнья яралганнан бирле килә. Икмәкне җир тудыра, шуңа күрә без аны олылап, хөрмәт йөзеннән Җир-ана дип атыйбыз. Борын-борын заманнан ук могҗизалы көчкә ия булган иң кадерле, иң изге булып санала. Чит-як җирләрдәгеләрнең каберенә туган яктан бер уч туфрак илтеп салу һәм, киресенчә, аннан шулкадәрле ук туфракны алып кайтып туган-тумачас ... " Читать дальше "
Просмотров: 2637 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.07.2014 | Комментарии (0)

14 сентябрь – Бердәм сайлаулар көне
Агымдагы елның 14 сентябрендә – Бердәм тавыш бирү көнендә – Башкортстан Республикасы Президентын сайлау үтәчәге турында хәбәр иткән идек инде. Моннан тыш,ул көнне аерым округларда  БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай һәм урындагы шәһәр һәм район Советлары депутатлары да өстәмә сайланачак.  Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясенең әлеге сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышлап чираттагы утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Реканс Фәнил улы Ямалиев алып барды. Ул көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр белән комиссия әгъзаларын таныштырып чыкканнан соң, район сайлау комиссияләренең шушы мөһим сәяси кампания алдында торган бурычлары турында сөйләде. Берничә көн элек Уфада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә киңәшмә үтүе, анда куелган бурычлар хакында да әйтте. Аннары Башкортстан Республикасы Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү буенча календарь чаралар планы белән таныштырды. Территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Рида Фидай кызы Гәрәева сайлауларга әзерлек барышында сайлау комиссияләренең эш режимына тукталды. Утырышта июнь, июль, август, сентябрь айларына территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларының кизүдә тору графигы расланды.
Утырышта шулай ук 14 санлы бер мандатлы Юмаш сайлау округы буенча ... " Читать дальше "
Просмотров: 546 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.06.2014 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 25 июнендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы – унбишенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, хокук тәртибе саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Аппараты турындагы положениене раслау турында.
2. Башкортстан  Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы положенине раслау турында.
3. “Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан күрсәтелүче түләүле хезмәтләр өчен хаклар билгеләү турында.
“Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплаы турында”гы Федераль законның 35нче, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Уставының 20нче һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Регламентының 116нчы маддәләренә ярашлы муниципа ... " Читать дальше "
Просмотров: 665 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.06.2014 | Комментарии (0)

Шимбә, 21 июньдә, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе конференциясендә быел 14 сентябрьдә үтәчәк бердәм сайлау көнендә Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасына кандидатлар күрсәтү булды. “Бердәм Русия”нең урыннардагы барлык төбәк бүлекчәләре делегатлары катнашлыгында яшерен тавыш бирү йомгаклары күрсәтүенчә, 209 партия әгъзасы әлеге югары постта бүгенге көндә Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Зәки улы Хәмитовны күрергә теләвен белдерде.
Делегатларга барлыгы 216 бюллетень таратып бирелгән иде. Аларны ачып уку барышында бер бюллетень гамәлгә яраксыз дип табылды. 10 июньдә “Бердәм Русия“ партиясенең сәяси советы тәкъдиме белән үткән праймериз (алдан кандидатлар билгеләү) барышында өч кандидат – президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов 129, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин 41, БР Адвокатлар полатасы президенты Булат Юмадилов 39 тавыш җыеп, әлеге өч кандидатура партиянең чираттагы конференциясенә тәкъдим ителгән иде. Яшерен тавыш бирүдә, югарыда әйтелгәнчә, Рөстәм Хәмитов кандидатурасын ба ... " Читать дальше "
Просмотров: 689 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.06.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск