Понедельник, 29.04.2024, 04:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 27 » Башакларның тулышканы – игенченең тырышканы
07:51
Башакларның тулышканы – игенченең тырышканы

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы – районда тотрыклы эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә сынатмый биредәгеләр, чәмләнеп, беләк көчен генә түгел, йөрәк дәртен дә салып, булсынга дип тырышалар. Хуҗалык рәисе – Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тәҗрибәле белгеч-агроном, оста оештыручы Рушан Рифгать улы Гайсин кул астында тупланган белгечләр, механизатор һәм терлекчеләр, башка тармаклар эшчәннәре — һәммәсе уртак максат – тырыш хезмәт белән хуҗалыкны ныклы рәвештә алга әйдәү теләге белән берләшкәнгә эшләре дә көйле бара. Биредәге эшчәнлекне республика күләмендә тәсдыйкь итү мөмкинлеге өчен, әлбәттә, барлык өлкәләрнең дә бердәм тырышлыгы нигез булды (күптән түгел хуҗалык базасында малларны ясалма орлыкландыру операторларының республика бәйгесе үтте). 

   Быелгы язгы басу эшләрен оптималь вакытта тиешенчә сыйфатлы итеп башкарып чыгып, дәррәү калыккан үсентеләргә тәрбия күрсәтелү хәзер инде урак чорында ярыйсы гына төшем белән сөендерә. “Яшел урак”ны оешкан төстә үткәрделәр – 2000 тонна печән (планлаштырылганның 98,1 проценты), 9890 тонна сенаж (86,2 процент) әзерләп куйдылар. Бу эш әле дә дәвам итә. Бүгенге көнгә һәр шартлы мал башы исәбенә 20 центнерга якын азык берәмлеге әзер, әлбәттә, ул шактый арттырылачак әле.
   Иген басулары өлгерү белән уракка дәррәү керештеләр. “МТЗ-82” тракторларына тагылган “ЖВП-7”  чапкычларында булдыклы механизаторлар Радин Мифтахов, Илшат Әлмиев, Айдар Якупов игеннәрне тезмәләргә сала. 25 августка аларның һәркайсының эш күрсәткечләре 520шәр гектар мәйдан тәшкил итте. Хуҗалыкның үз “Нива-Эффект” комбайннарында Владик Хаҗипов (24 августка 8804, 2 центнер бөртек суктырып озаткан иде), Рәмзил Дәүләтов (7304,3 центнер), Расих Нуриев (6947,5 ц.), Хәдис Кадыйров (6470,7 ц.), Айнур Якупов (6071,2 ц.), Илгиз Елизаров (5581,6 ц.), Алмаз Шәйхетдинов (4033,6 ц.), Илшат Сафиуллин (1798 ц.), Фәнис Маннанов (396,9 ц.) тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтә.
  Бункерлар тулып, комбайннарның тик торуына юл куймыйча, водительләр Рөстәм Казыйханов (“КамАЗ”, 14171,8 центнер), Раил Сәлимов (“КамАЗ”, 9732,8 центнер), Рөстәм Сәлимов (“ГАЗ”, 6997,6 центнер), Рим Сәлимов (“ГАЗ”, 6630,7 ц.), Илвир Фазыйлов (“КамАЗ”, 5333,4 центнер), Илсур Хафизов (“ГАЗ”, 2606 ц.), Фирдәвис Садыйков (“ЗиЛ”, 1402 центнер), Әнвәр Дәүләтов (“МАЗ”, 535 центнер) басу белән ындыр табагы арасында көненә дистәләрчә рейслар ясый.
   Ашлыгы суктырып алынган тезмәләрдәге саламны коры көенчә төргәкләргә тыгызлап урап, механизаторлар Азамат Хафизов (“МТЗ-82”, 1181 данә), Фәндәс Әхмәдуллин (“МТЗ-82”, 942 данә), Рим Зарифуллин (553 данә) мал азыгы муллыгын тәэмин итүгә өлеш кертәләр. Төргәкләрне фермалар янәшәсенә “МТЗ-82” тракторларына көйләнгән күбә өйгечләрдә Галләметдин Хафизов белән Флүр Хәсәнов (һәркайсы 269ар тонна) җил-яңгыр тимәслек итеп урнаштыра баралар.
  Җирләрне туңга сөрүдә “Джон Дир 8310” тракторларында Радим Еникеев (353 гектар) белән Камил Галимов (167 гектар) фидакарьлек өлгеләре күрсәтә.
Без барганда комплекслы бригада Чуртанбаш авылы янәшәсендә 118 гектарлы бодай басуында “Омская-35” сортлы язгы бодайны урып-җыю белән мәшгуль иде. Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов белән әңгәмәләшеп алдык.  
  Фәнил Радик улы егетләрнең тырышып эшләвен, аяз көннең һәр сәгатен җитештерүчәнле файдаланырга омтылуын билгеләп үтте. “Быелгы һава торышы игеннәрнең тиешенчә тулышып өлгерүен тоткарлабрак тора, шуңа күрә эш беркадәр сузыла төшә, – ди ул. – Техникаларыбыз төзек, әнә теге өч комбайн быел өченче уракта, бу икесен былтыр алган идек, менә болары – быел гына алынган өр-яңа комбайннар. Автомашиналар да даими яңартыла бара – мәсәлән, Раил Сәлимовның “КамАЗ”ын быел март аенда гына алып кайттык әле. Камил Галимов иярләгән “Джон Дир” тракторы да быел гына кайтты. Башка төр техниканы да шактый яңарттык. Шуңа да егетләр бик канәгать, күрсәткечләре дә матур.
  Ягулык-майлау материаллары белән өзеклекләр юк, аны Ринат Закиров һәр участокка вакытында китереп тора, янгын сүндерү машинасын да даими кизүдә тотабыз.
Минем ярдәмчем, бригада агрономы Рәфис абый Закиров комбайнчылар яныннан китми дә диярлек – вак-төяк көйсезлекләрен тиз арада бетерешә, эштә өзеклек булдырмаска тырыша. Эретеп ябыштыручы Римил Исламов та бик өлгер – берәр участокта ярдәм кирәксә, шунда ук агрегатын китереп җиткерә һәм эшкә дә тотына.
Механизаторларыбызны уңган пешекчеләребез көненә ике тапкыр тәмле кайнар ашлар белән сыйлый. Кыскасы, басу эшләрен читтән ярдәм җәлеп итмичә үзвакытында башкарып чыгарга мөмкинлекләребез бар”.
Алтынсу-сары башаклар тулышып җиргә иелгән. Шушы басуда уртача төшем 27 центнер чамасы тәшкил итә. Димәк, игенчеләрнең тырышлыгы бушка китмәгән, дигән сүз.
Фәнис Әмирханов.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 650 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск