Пятница, 17.05.2024, 10:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов

Яшәгән җиребезнен төзеклеге һәм матурлыгы өчен

Авыл советы авыл биләмәсе хөкимияте башлыкларынын семинар-киңәшмәсенең соңгысы 7 августа Чакмагыш авыл биләмәсендә үткәрелде. Чарада катнашучылар, программада каралганча, байтак урынында булып, авылларда төзекләндерү торышы белән якыннан таныштылар. Шәхси эшкуарлык үсешенә, халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы байтак яңалыклар күрделәр.
Беренче тукталу урыны Чакмагыш кирпеч заводы микрорайонында урынлашкан Радужный урамының 10 санлы йорты алдында булды. Безне, семинарда катнашучыларны, йорт хуҗасы Илдар Шабазов якты йөз белән каршы алды. Кирпечтән салынган ике катлы йорт ерактан үзенең күркәмлеге белән аерылып тора. Илдар Радим улы хәләл җәфете Ирина Рамил кызы белән ике кыз һәм ул үстерәләр. Алар йорт-ихатаны шулчаклы матур итеп бизәгәннәр, андагы һәр нәрсәгә сокланып карап йөрдек. Анда ниләр генә юк! Менә су тегермәне, суы өстән әкрен генә челтерәп ага, ул зур чыгырны әйләндерә. Янәшәдә читәннән эшләнгән ял итү урыны, өстәл өстендә … самавыр тора. Ике яктагы эскәмияләргә утырып рәхәтләнеп чәй эч, ял ит. Арырак агачтан сырлап-бизәп эшләнгән су алу урыны — кое. Мунчасы да, хәтта утын саклану урыны да килешле ит ... " Читать дальше "
Просмотров: 601 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.08.2014 | Комментарии (0)

Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә

"Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бүген район икътисадының алтын баганаларыннан санала, дисәк тә хаталану булмас. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов җитәкләгән әлеге хуҗалык игенчелектә дә, терлекчелектә дә һәрвакыт алдынгы позицияләр били, күрсәткечләрне тотрыклы рәвештә арттыра бара. Быелгы уракка да районда тәүгеләрдән булып керештеләр. Көннәр яңгырлы торганлыктан, темпларны тизләтү мөмкин түгел әле, шулай да зарялылар сынатмаска, аяз торганда һәр сәгать-минутны җитештерүчәнле файдаланырга омтыла.


Зәбир Фәнил улы белән Бурлы тау басуына килгәндә механизаторлар чык кипкәнче дип комбайннарын карау-көйләү белән мәшгуль иде. Биредә үк ягулык салуга тәгаенләнгән машина, су запасы белән янгын сүндерү машинасы да бар. Кичәдән үк төрелгән салам төргәкләрен “КУН-10” һәм грейфер агрегатлары “КамАЗ” автомобильләренә төяп озата тора, шунда ук салам пресслау агрегатлары да суктырылган тезмәләргә кереп китәргә әзерләнеп торалар иде. 

Хуҗалык рәисенең егетләр белән әңгәмәләшүен рәсемгә төшереп алдым. Механизаторлар Фазыл Хәйретдинов, Мират Казыйханов, Руслан Дәүләтов, “Үзәк” МТСыннан ярдәмгә килгән Раил Шәмсетдинов, Фирзант Даутовның кәефләре яхшы. ... " Читать дальше "
Просмотров: 758 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.08.2014 | Комментарии (0)

Туган җирен җаныннан артык күреп яраткан, аны данга күмәр өчен сәламәтлеген дә, көчен дә, белемен һәм сәләтен дә кызганмыйча эш күрсәткән кешеләр генә чын-чынлап уңышка ирешә ала торгандыр ул. Кендек каның тамган, тәүге адымнар ясаган нәни эзләреңне саклаган Җир-әнкәгә, туган халкыңа тугрылык саклап, алардан яшәү көче, хезмәт дәрте алып, шул җирне ямьләп яшәгәндә генә тормыштан канәгатьлек хисе туа, һәр көнне кулдан килгән кадәр өлешеңне кертеп, бу җирне мәртәбәлерәк итүгә куанасың. Үз өстенә бихисап мәшәкатьләр йөкләгән җитәкче кешедән бу җәһәттән йөзләтә, хәтта меңләтә тырышлык салу таләп ителә, ә андый йөкне, билгеле булуынча, тарта алырдайлар иңенә генә йөклиләр. Унбер ел элек республика җитәкчелеге уңган-булган халкы белән дан тоткан Чакмагыш районы белән җитәкчелек итү дилбегәсен (камытын дисәк – дөресрәк булыр!) утыз сигез яшьлек Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка ныклы ышаныч белән тоттырган икән, димәк, йөрәгендә дәрт уйнаган, беләк көче генә түгел, акыл көче дә ташып торган ир асылын сайлап ялгышмаганнар. Моны ул фидакарьлеге, җитәкче осталыгы, кешеләрне зур җиңүләр юлыннан ышанычлы алга әйдәп баруы белән тулысынча аклый.

Эшкә чәм белән тотынучы, башлаганны ахырынача җиткермичә тукталмый торганнардан Сыйрышбаштагы Йосыповлар. Алар арасында төрле рангылы җитәкчеләр, фән галимнәре, дәрәҗәле бе ... " Читать дальше "
Просмотров: 1164 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.08.2014 | Комментарии (0)

Авыл Советларында

Соңгы бер-ике елда районның берничә авыл биләмәсендә, аерым алганда, Яңа Коты, Имәнлекул, Яңа Балтач һәм өлешләтә Үрнәк авыл биләмәләрендә халыкны эчәр су белән тәэмин итүдә яңалык кертелде. Аларда су хуҗалыгы тулысынча Чакмагыш муниципаль унитар су белән тәэмин итү предприятиесе карамагына тапшырылды. Хәбәрчебез шушы үзгәрешләр турында сөйләүне сорап, Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алмаз 

– Алмаз Фәнил улы, ни өчен үзегезнең су хуҗалыгын чит предприятиегә тапшырдыгыз?
– Суүткәргеч хуҗалыгы элек-электән авыл Советы балансында тора. Аны тәртиптә тоту безгә йөкләтелгән. Әмма халыкны су белән ышанычлы тәэмин итү елдан-ел авырлаша бара. Беренчедән, авыл Советының бюджеты чикле, икенчедән, аны хезмәтләндерү өчен көчебез җитми, белгечләребез дә, техникабыз да юк. Суүткәргеч линиясе тишелсә, яисә колонка эшләмәсә, элек нигездә МТС җитәкчелегенә  мөрәҗәгать итә идек. Ул техникасын, кешеләрен бирде. Әмма аның төп эше — игенчелек һәм терлекчелек тармагын алып бару. Эшләре болай да баштан ашкан, урамда тишелгән су торбасын казып эзләп табуга һәм ремонтлауга вакыты юк. Бу кыен хәлдән чыгу юлын эзли торгач, таптык, шикелле. Миңа калса, бу — авыл халкы өчен иң ... " Читать дальше "
Просмотров: 723 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.08.2014 | Комментарии (0)

Сайлаулар – 2014

Сайлаулар турындагы законга ярашлы, илдә 14 сентябрь – Бердәм сайлаулар көненә кадәр 16 июльдән 12 сентябрьгәчә киңкүләм мәгълүмат чаралары аша сайлау алды агитациясе үткәрелә. 29 июльдә Башкортстан Республикасы “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесендә Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар арасында матбугат басмаларында бушлай сайлау алды агитация материалларын бастырып чыгаруга мәйдан бүлү һәм аларны урнаштыру графигын билгеләү буенча жирәбә үткәрелде.

Бу чарада Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Фәнил улы Ямалиев, аның урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, комиссия сәркатибе Рида Фидай кызы Гәрәева, “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директор- мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва итүче кандидатларның рәсми вәкилләре – “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Айрат Әнвәр улы Мәһәдиев, Русия Федерациясе Коммунистлар партиясенең район бүлеге җитәкчесе Фаат Ләбиб улы Латыйпов катнашты. “Русия патриотлары” һәм ЛДПР сәяси партияләре вәкилл ... " Читать дальше "

Просмотров: 744 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.07.2014 | Комментарии (0)

Шатлыклы хәбәр

Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов исеменә Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан хат килде. Анда түбәндәге юллар бар:
“Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы! 2014 елның 8-13 июль көннәрендә Яңа Воронеж шәһәрендә (Воронеж өлкәсе) X Бөтенрусия җәйге авыл спорт уеннары үткәрелде, анда Русия Федерациясенең 65 субъектыннан 2000гә якын авыл спортчылары катнашты.
Башкортстан Республикасы командасы, ә аның составына 6 муниципаль район: Уфа, Бөрҗән, Балтач, Краснокама, Хәйбулла, Чакмагыш районнарыннан 39 спортчы, 7 тренер, 1 җитәкче кергән иде, киеренке көрәштә уеннарның комплекслы зачетында унбишенче, ә авыл халкы 800 һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән төркемдә өченче урынны алды.
Башкортстан Республикасының гомум уңышына шушы уеннарда билбау көрәше ярышларында чыгыш ясаучы Чакмагыш районы муниципаль районы спортчылары да үз өлешен керттеләр. Шәхси ярышларда Илнур Зәйнетдинов – өченче, Илмир Саматов бишенче урынны алды. Бәйгеләрдә команданы комплектлауда һәм аның катнашуында физик культура һәм спорт буенча комитет белгече Р.М.Хуҗин зур ярдәм итте.
Физик культура һәм спортны үстерүгә өлеш кертүегез, спортчыларны у ... " Читать дальше "
Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.07.2014 | Комментарии (0)

Уракка әзерлек буенча район семинар-киңәшмәсе


Шимбә көнне “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында яңа уңышны җыю һәм уҗым культураларын чәчү буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар һәм икътисадчылар, хезмәтне саклау буенча белгечләр, авыл хуҗалыгы бүлеге, “Үзәк” машина-технология станциясе, ашлык кабул итү предприятиесе белгечләре катнашты. 

Семинар-киңәшмәнең практик һәм теоретик өлешләре берьюлы Иске Почкак авылы янындагы арыш басуында үтте. Басу читенә тезелеп куелган төрле маркадагы авыл хуҗалыгы машиналары барысы да уракка тулы әзерлек хәлендә. Элекке көнне генә “Базы” кооперативында кыр эшләрендә катнашачак ашлык комбайннарына яңадан техник тикшерү үткәреп, элекке карауда ачылган кимчелекләрне бетергәннәр.
Ә быелгы уракта катнашачак техникага (иген язмышын ахыр чиктә алар хәл итә бит) карап торырлык, ниндиләре генә юк анда! Һәркайсы куәтле һәм югары җитештерүчәнле. Заманча чит ил машиналары белән беррәттән үзебезнең илдә җитештерелгәннәре дә бар. Менә бөртекле культуралар уңышын җыюда, төгәлрә ... " Читать дальше "
Просмотров: 795 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.07.2014 | Комментарии (0)

Сайлаулар – 2014 

Хәбәрчебезнең сорауларына Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Ямалиев җавап бирә.


– Реканс Фәнил улы, 14 сентябрьдә үтәчәк Бердәм сайлаулар көненә әзерлек безнең районда ничек бара, шушы мөһим сәяси кампания алдыннан сез җитәкчелек иткән Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан нинди эшләр башкарыла?

– Календарь чаралар планына ярашлы, агымдагы елның июнь аенда Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясенең оештыру утырышы үткәрелгән иде. Аннары бер-бер артлы янә өч утырыш булды. Барысы да әлеге сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланды.
5 июльдәге утырышта Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларда теркәлгән кандидатларның һәм аларның ышанычлы кешеләренең сайлаучылар белән очрашуы өчен вакыт билгеләү ... " Читать дальше "
Просмотров: 732 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.07.2014 | Комментарии (0)

Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Муниципаль район хакимияте башлыгы карары белән төзелгән план-график нигезендә авыл биләмәләре хакимият башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Имәнлекул һәм Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәләрендә үтте. Көн тәртибендә элеккечә яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы төп мәсьәләләренең берсе булып торды.
 
Махсус төзелгән төркем әгъзалары тәүдә Имәнлекулның эшчеләр поселогы ягындагы каты көнкүреш калдыклары полигонын карады.
– Бу чүплекне тиздән ябачакбыз. Яңа полигон эшләячәкбез. Анысы Югары Аташ ягына таба Имәнлекул читендә булачак. Урынын сайладык, хәзер әзерлекне башлап, эшкә ныклап тотыначакбыз, – дип сөйләп китте авыл биләмәсе башлыгы Радик Тимерханов һәм моның сәбәпләренә тукталды.
Көнкүреш калдыклары полигонын ябуның сәбәпләре берничә. Беренчедән, ул бәләкәй күләмле, шуңа күрә дүрт-биш ел эчендә үк территориясе чүп-чар белән тулган. Икенчедән, авыл эчендә урнашкан. Хәзерге закон таләпләренә ярашлы, ул кеше яшәгән урыннан, бу очракта — авылдан, читтә урнашырга тиеш. Исәпләре яңа полигонны быел көзгә эшләргә.
Радик Рәзиф улы авыл биләмәсендәге авыллардан чүпне үзәкләштерелгән ысул белән полигонга чыгара башлауларын бәян итте, сорауларга җавап бирде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 726 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.07.2014 | Комментарии (0)

Районда төзекләндерү мәсьәләләренә багышлап авыл Советы авыл биләмәсе башлыкларының семинар-киңәшмәләре үтә. Андый семинар күптән түгел безнең Иске Калмаш авыл биләмәсендә дә уздырылды. Шушы уңайдан үземнең уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.
Ул яхшылыкка илтми. Өлкән кешеләр әйтмешли, кулыгыз корыр. Бүгенме, иртәгәме үзегезгә яманлык булып әйләнеп кайтыр. Өлкән буын кешеләре яхшы белә: ул коймаларны, палисадникларны эшләү бик җиңел генә булмады. Шушы озын юл буена һәр язда штакетник такталардан коймалар тотыла, агач үсентеләре утыртыла, коймалар буяла. Бер ел да үтми, коймалар тегеннән-моннан сынган, үсентеләрне мал ашый, агачларны һич үстереп булмый иде.
Шул чорда “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән Расих Галимов Чиләбе трактор заводы җитәкчеләре белән сөйләшеп, уртак тел табып, шәһәрләрдә кулланылучы, завод-фабрикалар ихаталарын әйләндерә, урамда палисадниклар ясый торган коймаларны безгә дә бирергә булдылар. Ул коймалар авыр, зур йөк автомашиналарында ташыдылар. Бушатырга нефть кудыру станциясе, ТХУ, элемтә предприятиеләре куәтле техника бирде. Баганалыклар өчен калын тимер торбалар биреп, эшчеләрен дә бүлеп, бергәләп эшләделәр. Бу – искитмәле зур эш, чыгымы да хәтсез булгандыр. Хәзер анда авылыбызны ямьләп агачлар шаулап үсә. Бу коймалар берничә йөз елга җитәрлек дип нык шатланган идек — ялгышканбыз, алар безнең б ... " Читать дальше "
Просмотров: 631 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.07.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск