Пятница, 03.05.2024, 09:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 02
Элемтәдә – “02”
Агымдагы елның 19 маеннан 25 маена кадәр вакыт эчендә район эчке эшләр бүлегенең дежурлык итү-кизүдә тору хезмәтенә җинаятьләр һәм хәл-вакыйгалар турында барлыгы 58 хәбәр килгән. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясау хакындагы хәбәрләр алты: Чакмагыштан, Яңа Мортазадан, Илеш районының Дөмәй авылыннан медицина ярдәме алу өчен район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Дүрт кеше (берсе район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә) вакытыннан алда вафат булган: Чакмагышта, Түбән Каръяуды, Каразирек һәм Иске Калмаш авылларында үз өйләрендә һәм фатирында үле гәүдәләре табылган. Алар барысы да үз үлеме белән вафат булганнар. Ике кешенең гомере автоавариядә өзелгән. 23 майда “Урман” оператив-профилактик чарасы вакытында агачны законны бозып, рөхсәтсез кисүче ачыкланган: Яңа Балак авылында яшәүче Х. урманда ике имән агачы кискән.
Апрель  азагында Р. Чакмагыш авылының Исхаков урамында, хуҗаның йортында булмавыннан файдаланып, велосипед урлый һәм аны базар янында таныш булмаган кешегә 500 сумга сатып җибәрә. Соңрак, “каракның бүреге яна” башлагач, ул кылган җинаятен танып, үзенә җәза бирүләрен сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Күрәсең, “намусы уянган” угрының. Инде башкача мондый кырын эшкә тотынмасын дип телисе генә кала. Иске Калмаш авылында әл ... " Читать дальше "
Просмотров: 648 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Яшәгән җиребезнең чисталыгы һәм матурлыгы өчен!
Узган шимбәдә муниципаль район хакимиятендә район биләмәсендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чүплекләрне тәртипкә китерү буенча киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә авыл биләмәләре башлыклары, торак-коммуналь хуҗалыклар җитәкчеләре, экология буенча белгеч, башкалар катнашты. Шушы киңәшмәдән соң хәбәрчебез авылларда бу эшне оештыруга турыдан-туры кагылышлы берничә җаваплы хезмәткәр белән очрашып, мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорады.
Радик Рәзиф улы Тимерханов, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы:
– Без яшәгән тирә-як мохитебезнең торышы, күрелгән чараларга карамастан, елдан-ел катлаулана бара. Авылларда типовой проект белән чүплекләр төзелеп торса да, һаман да экологиягә зур зыян китерәбез. Чүп-чарның урыны чүплектә булырга тиеш дисәк тә, ул һәрчак алай килеп чыкмый: аны елга, урман, кыр ышыклау полосалары, юл буйларына ташлап китәбез. Табигатебезне шулай пычратуны дәвам итсәк, ул балаларыбызга, киләчәк буынга нинди хәлдә калыр? Мондый аянычлы хәлгә тарымас өчен бүген тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрергә кирәк. Менә шушы максаттан чыгып үткәрелде дә инде әлеге киңәшмә. Анда бу өлкәдә эшне оештыру мәсьәләләре тикшерелде, тәгаен бурычлар куелды. 
Кыскачарак итеп әйткәндә, авылларда чүп-чарны җыю яңача оештырылачак. Без, авыл биләмәләре башлыклары, узган атнада шушы мәсьәлә буенча Дүртөйле районының Иванай авы-лында бул ... " Читать дальше "
Просмотров: 714 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятендә
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең традицион халык бәйрәмен – сабан туен оешкан төстә үткәрү турында муниципаль район хакимияте карар кабул итте.
“Сабан туе – 2014” район бәйрәме һәр елдагыча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы тугайда үткәреләчәк. Быел ул 14 июндә уздырылачак. Бөтенхалык бәйрәмендә,  аны рәсми ачу тантанасыннан соң, район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авылларда төзекләндерү, янгын хәвефсезлеге торышына бәһа биреләчәк, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны бүләкләү һәм данлау булачак.
Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча муниципаль район хакимияте аппараты, район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре составында (барлыгы 31 кеше) оештыру комитеты төзелде, аңа муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов җитәкчелек итә.  Сабан туеның чаралар планы, аны үткәрү тәртибе, ярыш нәтиҗәләрен бәһалау, хезмәттә һәм спортта урыннар билгеләү буенча да положениеләр расланды. Бәйрәмне үткәрү өчен ирекле взносларны җыю һәм чыгымнарның ничек тотынылуы, сабан туе барышында сәламәтлекне саклау, хокук тәртибен, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча да тәгаен бурычлар куелды, җаваплы ке ... " Читать дальше "
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

23 май  көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбендә  чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп  матур да, тынгысыз да, соклангач һәм авыр булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың — аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы. 

Бәйрәмдә аяз күкле, якты кояшлы, гамь-сез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайткан сыман булдык. Тәүдә сүзне  мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасы – директор Радик Габделфәрит улы Әмирханов алды. Ул  барлык укучыларны да мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Радик Габделфәрит улы шулай ук чыгарылыш укучыларын муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов исеменнән котлады, ата-аналарга рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә якты юл, тазалык, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде. 
Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева имтиханнарга керергә рөхсәт бирә торган карарны укып, чыгарылыш укучыларының исемлеген әйтеп үтте. Быел мәктәпне 55 укучы тәмамлап, тормыш дигән олы юлга аяк басты. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш буенча урынбасары ... " Читать дальше "
Просмотров: 2692 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 21 маенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы ундүртенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, хокук тәртибен саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
 
Көн тәртибенә түбәндәге мөһим мәсьәләләр чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләренең рәсми сайтларында аерым категориягә караган шәхесләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, тотынылган чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар урнаштыру һәм аларны киңкүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга бирү тәртибе ту-рындагы положениене раслау турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2012 елның 15 февралендәге 325 санлы карары белән расланылган, Советның 2013 елның 18 сент ... " Читать дальше "
Просмотров: 776 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Кырлар өстендә  күзгә күренмичә генә диярлек талпына-талпына өздереп сайраган тургайлар игенчеләрнең тырыш хезмәтенә дан җырлый сыман. Шундый язның җылы, кояшлы көннәрендә район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелек иткән “Чаткылар” агитбригадасы уңган игенчеләребезнең күңелләренең җырлап торуын, кәефләренең яхшы булуын, эшләренең гөрләп баруын теләп, матур җырларын, дәртле биюләрен әзерләделәр һәм район басуларында чыгыш ясадылар. 

Без килгәндә “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре бодай чәчү белән мәшгуль иде. Тракторчы  Радим Еникеев, “КамАЗ” автомашинасы водителе Рөстәм Казыйханов, тракторчы ярдәмчесе  Руслан Сухов  ал-ял белми тир түгә. “158 гектарны биләгән басуда бодай чәчүне тәмамлап киләбез. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алып килгән концерт номерлары  авыр эштә талчыккан күңелләребезгә, ял белми эшләп ныгыган җаннарыбызга дәва булып тора”, – диде бригадир Венер Мохтаров. Ялан түрендә аларга Светлана Локманова “Су юлы” җырын башкарды, Илназ Йосыпов “Башкорт биюе”н өздереп басты, Руслан Сәләхов курай моңнарында күңелләрен тибрәтте, Клара Хафизова, басу тургайларына кушылып, “Тыңла ... " Читать дальше "
Просмотров: 537 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятендә
Муниципаль район хакимияте агымдагы елда балаларның һәм үсмерләрнең ялын, сәламәтлеген ныгыту, мәшгульлеген оештыру турында карар кабул итте. Балаларның һәм үсмерләрнең ялын, саулыгын саклауны һәм мәшгульлеген тәэмин итү буенча район эшче комиссиясе составы билгеләнде.“Акчарлак” балалар савыктыру лагерен әзерләү буенча чаралар планы расланды. Шушы лагерь базасында сәләтле балалар өчен художество-эстетика юнәлешендә профильле смена оештыру планлаштырыла.
Балалар савыктыру учреждениеләрендә балаларны кабул итүгә әзерләү буенча тиешле әзерлек эшләрен алып барырга, аларда санитар норма һәм кагыйдәләрнең үтәлүен тәэмин итәргә. Русия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан тиешле тәртиптә бирелгән санитар-эпидемиологик нәтиҗә (заключение) булмыйча торып, андый учреждениеләрнең ачылуына юл куймаска, диелә әлеге карарда.
Просмотров: 1067 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәррәү бара. Игенчеләребез май бәйрәме көннәрендә дә басуда тырыш хезмәт салды. “Үзәк” машина-технология станциясенең “Знамя” бүлекчәсендә дә бүген чәчүнең кызган мәле. Әлеге вакытта биредә көз алынасы уңышка ышанычлы нигез салына. 

 

“Үзәк” машина-технология станциясенең “Знамя” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Ревинер улы Усманов белән 4800 гектар сөренте җирләрен биләгән басу буйлап үттек. Көздән  аның  1130 гектарында уҗым арышы культурасы чзчелгән. Бүгенге көндә солы — 216, арпа культуралары  600 гектарда   чәчелеп беткән. 700 гектар җирне биләячәк бодай чәчү дә бүген-иртәгә тәмамлану алдында тора.  300 гектарга   карабодайны да озакка сузмый чәчеп бетерергә торалар. 
Игенчеләрнең кәефе  яхшы. Шикәр чөгендере чәчүчеләр Айрат Латыйпов белән Руслан Гыйлемхановның тынгысызлыгы белән  375 гектарны ... " Читать дальше "
Просмотров: 550 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск