Пятница, 03.05.2024, 10:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » Бергәләп тотынсак, эшләребез алга барыр
13:59
Бергәләп тотынсак, эшләребез алга барыр
Яшәгән җиребезнең чисталыгы һәм матурлыгы өчен!
Узган шимбәдә муниципаль район хакимиятендә район биләмәсендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чүплекләрне тәртипкә китерү буенча киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә авыл биләмәләре башлыклары, торак-коммуналь хуҗалыклар җитәкчеләре, экология буенча белгеч, башкалар катнашты. Шушы киңәшмәдән соң хәбәрчебез авылларда бу эшне оештыруга турыдан-туры кагылышлы берничә җаваплы хезмәткәр белән очрашып, мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорады.
Радик Рәзиф улы Тимерханов, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы:
– Без яшәгән тирә-як мохитебезнең торышы, күрелгән чараларга карамастан, елдан-ел катлаулана бара. Авылларда типовой проект белән чүплекләр төзелеп торса да, һаман да экологиягә зур зыян китерәбез. Чүп-чарның урыны чүплектә булырга тиеш дисәк тә, ул һәрчак алай килеп чыкмый: аны елга, урман, кыр ышыклау полосалары, юл буйларына ташлап китәбез. Табигатебезне шулай пычратуны дәвам итсәк, ул балаларыбызга, киләчәк буынга нинди хәлдә калыр? Мондый аянычлы хәлгә тарымас өчен бүген тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрергә кирәк. Менә шушы максаттан чыгып үткәрелде дә инде әлеге киңәшмә. Анда бу өлкәдә эшне оештыру мәсьәләләре тикшерелде, тәгаен бурычлар куелды. 
Кыскачарак итеп әйткәндә, авылларда чүп-чарны җыю яңача оештырылачак. Без, авыл биләмәләре башлыклары, узган атнада шушы мәсьәлә буенча Дүртөйле районының Иванай авы-лында булып кайткан идек. Анда күргән яңалыкларны үзебездә дә бераз үзгәртебрәк кулланырга планлаштырдык. Киләчәктә халыкта җыелган чүпне җыюга эшкуарларны җәлеп итәчәкбез. Аларга, кем әйтмешли, чүп-чардан акча эшләү мөмкинлеге тудырылачак. Моңа алынган кеше үз техникасы, арбасы белән авыллар буйлап йөреп, капка төбенә капчыкларга төяп чыгарылган чүп-чарларны җыеп чыга һәм үзе үк чүплеккә илтеп түгә. Мондый хезмәт күрсәткән өчен килешү нигезендә һәр хуҗалыктан акча җыелачак. Республикада, мәсәлән, тариф түбәндәгечә: һәр кеше исәбеннән аена 55 сум түләтелә. Ә без, кеше санына карамастан, аена һәр йорт-ихата башыннан 100 сум җыячакбыз. Билгеле, тәүдә һәр йорт хуҗалыгы белән алдан килешү төзеләчәк. Акча саклык банкына илтеп түләнелеп, кулына квитанция алгач, ихата чүбе полигонга илтеп түгеләчәк. Кулакча белән түгел, бары тик банк аша исәпләшелә. Чүпне чыгарып түгү атнага бер тапкыр оештырыла. Урам буйлап чүп җыеп йөрү графигы төзелеп, бу чакта халыкка җиткерелә. Аннары чүп җыючы эшкуар чүплекне дә тәртиптә тота. Капка-коймасы аумаганмы, анда керү юлы капланмаганмы, ут кабып китмәгәнме – бу мәсьәләләрне ул ныклы контрольдә тотачак. Киләчәктә авылларда чүп-чарны эшкәртү, сортларга аеру, утильләштерү күз уңында тотыла. Әйтик, пластмасса һәм полиэтилен шешәләрне җыю – шуларның берсе. Әйткәндәй: дүртөйлеләр андый шешәләрне аерым җыя башлаганнар да инде.
Әйткәнемчә, бу эшкә теләгән һәркем алына ала. Безнең авыл биләмәсендә моңа җаваплылыгы чикләнгән “Сантехник” җәмгыяте алыначак. Әле алар белән бу эшне ничек итеп оештыру хакында сөйләшәбез, килешү шартларын әзерлибез. Шушы җомгада  Имәнлекулда җыен үткәреп, бу хакта халык белән ачыктан-ачык сөйләшергә дип торабыз.
Адик Әгъләм улы Байбаков,  җаваплылыгы чикләнгән “Сантехник” җәмгыяте директоры:
 
– Бүген экология проблемаларының никадәр кискен торуы турында тәфсилләп сөйләп тормыйм, аны үзегез дә күреп-белеп торасыз. Шуны гына әйтәм: бу – планета масштабындагы проблема. Без никадәр яхшырак яшәгән саен  җитештерү, көнкүреш калдыклары арта гына бара. Шуның белән аларны җыю, утильләштерү мәсьәләсе беренче планга чыга. Киләчәктә  моңа игътибарны кискен арттырмасак, бүген бу өлкәдә җитди чаралар күрмәсәк, без чүплекләр арасында торып калачакбыз, эчәр суыбыз да, сулар һавабыз да, урман-җирләребез дә пычранып бетәчәк. Ә табигать мондый пычратуларны гафу итми, барыбер бервакыт үчен кайтара.
Һавабыз чиста, суыбыз саф, яшәгән җиребез матур булсын өчен һәркем көрәшергә тиеш. Әлеге чараларда һәр кеше – олымы ул, кечеме – актив катнашып, табигатебезнең чисталыгы өчен үз өлешен кертсен иде. Чүп-чарны авыллардан полигонга чыгару аерым кешеләр, оешмалар җаваплылыгында булуы, минемчә, уңай күренеш. Халыкның йорт-ихатасында җыелган чүп (тирес һәм агач моңа керми) даими чыгарылып торса, ихата да, урам да, авылдагы башка җәмәгать урыннары да чиста торачак. Үз чүбен теләсә кая илтеп ташлаучылар да бетәчәк. Чакмагышта, мәсәлән, берничә ел элек чүп-чарны урамнардан көн саен график буенча җыю кертелгәч, рөхсәт ителмәгән чүплекләр нык азайды, чүп-чарны ындыр артларына, су буйларына ташлау кимеде. Кимеде, әмма бетмәде әле.
Безнең җәмгыять Имәнлекул авыл биләмәсенә караган авыллардан чүпне чүплеккә чыгаруны үз өстенә ала. Ким дигәндә берничә кешегә яңа эш урыны ачыла дигән сүз. Ә инде киләчәктә пластмасса һәм полиэтилен калдыкларны эшкәртү цехын да ачып җибәрсәк, 7-8 кеше эшле булачак. Димәк, авыллардагы үз техникасы булган кешеләргә, эш-куарларга үзләренең булдыклылыгын күрсәтергә, халкына хезмәт итәргә форсат булачак. Эшне яңача оештырып, уңышлы башлап җибәрү өчен халыкның бердәм хуплау-яклавы, кешеләрнең бу мәсьәләгә җаваплы каравы бик кирәк. Беренче чиратта һәр йорт хуҗасының башкарылган эш өчен зур булмаган сумманы үзвакытында түләп баруы таләп ителә. Ә без үзебездән торганны эшләрбез. Чүплекләрне һәрчак тәртиптә тотачакбыз. Бөтен эшләр законга ярашлы башкарылачак, район прокуратурасы белән бу хакта килешенде. Иманым камил: бергәләп тотынсак, эшләребез уң булыр. Болар барысы да, әйткәнемчә, кешеләр сәламәтлеге, имин яшәве, экологик хәвефсезлекне тәэмин итү өчен эшләнә. Халык моны дөрес аңлар дип ышанам, чөнки башкача элеккечә яшәп булмаячак. Без я чиста, матур җирдә, ямьле табигать кочагында яшибез, яки пычракка күмелеп бетәчәкбез. Акыллы һәр кеше, әлбәттә, беренче юлны сайлар.
Рәшит Вахитов 
язып алды.
Просмотров: 715 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск