14 июньдә Чакмагышта район сабан туе үтте
Хезмәт тәмен белеп яши халкым,
Күңелләре иркен, йөрәкләрдә – ялкын.
Килегез сез, әйдә, кунакчыл якка,
Гүзәл җиребезгә – безнең Чакмагышка.
Милләтебезнең рухиятын чагылдырган дуслык һәм хезмәт бәйрәме – сабан туйларын һәркем көтеп ала. Менә бүген дә мәйданга халык агыла. Сабан туе сәхнәсеннән тавышкөчәйткечләр аша дәртле көйләр яңгырый. Һәр елдагыча, быел да бәйрәм программасын Луиза Ишморатова (сценарийны да үзе төзеде) һәм Радик Әмирханов күңелле итеп алып бара.
– Кадерле чакмагышлылар һәм үз итеп, якын күреп ераклардан килгән кунаклар! Һәрбарчагызны бүгенге олы хезмәт бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.
Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең ямен-тәмен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы сабантуй бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәлам
...
" Читать дальше "
Просмотров: 845 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 23.06.2014
|