Пятница, 03.05.2024, 17:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » «Знамя»лыларда чәчү кызу бара
12:48
«Знамя»лыларда чәчү кызу бара

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәррәү бара. Игенчеләребез май бәйрәме көннәрендә дә басуда тырыш хезмәт салды. “Үзәк” машина-технология станциясенең “Знамя” бүлекчәсендә дә бүген чәчүнең кызган мәле. Әлеге вакытта биредә көз алынасы уңышка ышанычлы нигез салына. 

 

“Үзәк” машина-технология станциясенең “Знамя” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Ревинер улы Усманов белән 4800 гектар сөренте җирләрен биләгән басу буйлап үттек. Көздән  аның  1130 гектарында уҗым арышы культурасы чзчелгән. Бүгенге көндә солы — 216, арпа культуралары  600 гектарда   чәчелеп беткән. 700 гектар җирне биләячәк бодай чәчү дә бүген-иртәгә тәмамлану алдында тора.  300 гектарга   карабодайны да озакка сузмый чәчеп бетерергә торалар. 
Игенчеләрнең кәефе  яхшы. Шикәр чөгендере чәчүчеләр Айрат Латыйпов белән Руслан Гыйлемхановның тынгысызлыгы белән  375 гектарны биләгән басуда чәчү тәмамлану сызыгында тора.  Фәдис Тамимдаров тракторга авыр каток тагып, җирләрне тыгызлап йөри, аның артыннан туфрак тигез булып кала. 
Җир эшкәртү, чәчү ике сменада оештырылган. Айдар Ибраһимов, Фидан Латыйпов иртәнге 8 дән кичке 8гә кадәр эшли. Аларны Рифат Тамимдаров, Ирек Мөхәммәдиев алыштыра, төнгелеккә дә чәчү тукталмый.  “Эштә тоткарлыклар юк”,– диләр механизаторлар. Чәчү орлыгын, ашламаны вакытында китереп торалар. Бу эшләрне тәҗрибәле шоферлар Рәзил Ямаев, Фларит Нургалиев, Ришат Габдуллин  башкара. 
Бүген  314 гектарда көнбагыш, 100 гектарда кукуруз чәчелә. Бу эш белән Илдар Мусин, Рөстәм Фаррахов, Илсур Муллаянов, Илдар Латыйпов, Рамис Шәмсетдинов, Рифкать Кәлиев мәшгуль.   Хуҗалыкта орлык җитәрлек. Ул алдан эшкәртелеп куелган. Ягулык-майлау материалларына, техникага биредә кытлык юк. Кадрлар да зарланырлык түгел – һәркем үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар өчен яхшы шартлар тудырылгач, эш вакытында да ару бик сизелми. Әйтергә кирәк, вакытның кадерен белеп, язгы көннең бер генә сәгатен, минутын да әрәм итмәс өчен җиң сызганып эшли знамялылар. Механизаторлар, чәчүдә катнашучылар тәүлегенә өч тапкыр тукландырыла. Белгечләр, җитәкчеләр һәрчак басуда, игенчеләр янында. 
Кыска гына ял вакытыннан соң тракторлар янә алга кузгалды. Арт-ларыннан гәрәбәдәй орлыклар туфракка күмелә бара. Трактор гөрелтәсенә басу өстендә тургайлар сайравы да кушылды. Көн җылы, тыныч. Көннәр шулай әйбәт торса, чәчү тиз арада тәмамланыр.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары. 
Просмотров: 551 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск