Муниципаль район хакимияте агымдагы елда балаларның һәм үсмерләрнең ялын, сәламәтлеген ныгыту, мәшгульлеген оештыру турында карар кабул итте. Балаларның һәм үсмерләрнең ялын, саулыгын саклауны һәм мәшгульлеген тәэмин итү буенча район эшче комиссиясе составы билгеләнде.“Акчарлак” балалар савыктыру лагерен әзерләү буенча чаралар планы расланды. Шушы лагерь базасында сәләтле балалар өчен художество-эстетика юнәлешендә профильле смена оештыру планлаштырыла.
Балалар савыктыру учреждениеләрендә балаларны кабул итүгә әзерләү буенча тиешле әзерлек эшләрен алып барырга, аларда санитар норма һәм кагыйдәләрнең үтәлүен тәэмин итәргә. Русия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан тиешле тәртиптә бирелгән санитар-эпидемиологик нәтиҗә (заключение) булмыйча торып, андый учреждениеләрнең ачылуына юл куймаска, диелә әлеге карарда.