Пятница, 03.05.2024, 09:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » Законнар белән дус булырга кирәк
14:09
Законнар белән дус булырга кирәк
Элемтәдә – “02”
Агымдагы елның 19 маеннан 25 маена кадәр вакыт эчендә район эчке эшләр бүлегенең дежурлык итү-кизүдә тору хезмәтенә җинаятьләр һәм хәл-вакыйгалар турында барлыгы 58 хәбәр килгән. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясау хакындагы хәбәрләр алты: Чакмагыштан, Яңа Мортазадан, Илеш районының Дөмәй авылыннан медицина ярдәме алу өчен район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Дүрт кеше (берсе район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә) вакытыннан алда вафат булган: Чакмагышта, Түбән Каръяуды, Каразирек һәм Иске Калмаш авылларында үз өйләрендә һәм фатирында үле гәүдәләре табылган. Алар барысы да үз үлеме белән вафат булганнар. Ике кешенең гомере автоавариядә өзелгән. 23 майда “Урман” оператив-профилактик чарасы вакытында агачны законны бозып, рөхсәтсез кисүче ачыкланган: Яңа Балак авылында яшәүче Х. урманда ике имән агачы кискән.
Апрель  азагында Р. Чакмагыш авылының Исхаков урамында, хуҗаның йортында булмавыннан файдаланып, велосипед урлый һәм аны базар янында таныш булмаган кешегә 500 сумга сатып җибәрә. Соңрак, “каракның бүреге яна” башлагач, ул кылган җинаятен танып, үзенә җәза бирүләрен сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Күрәсең, “намусы уянган” угрының. Инде башкача мондый кырын эшкә тотынмасын дип телисе генә кала. Иске Калмаш авылында әлегә билгесез кешеләр җиңел автомашинадан егерме литр бензин урлыйлар. Бу атнада берничә урында составында спирт булган эчемлек сатучылар турында да  хәбәрләр алынды. Әлбәттә, сүз үз өеннән законсыз рәвештә аракы сатучылар хакында бара. Үкенечкә каршы, авылдашлары сәламәтлеге исәбенә кесә калынайтучылар һаман бар шул арада. Мәсәлән, Аблай, Яңа Коты авылларында спиртлы эчемлекне лицензиясез сату очраклары булган. Әле тикшерү эшләре алып барыла. Магазинда акча (15 мең сум), таксида документлар белән куртка онытып калдыру турында да хәбәрләр килгән. Транспорт чарасына исерек килеш идарә иткән өчен Туймазы шәһәрендә яшәүче (беркайда да эшләми) З.га административ беркетмә төзелгән. Нәфесен тыя алмаган бу бәндәгә байтак гомер җәяү йөрергә туры киләчәк. Өстәвенә ару гына суммада штрафын да түләячәк.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халык дружиначылары белән берлектә һәр көнне кич рейдлар үткәреп, җәмәгать урыннарында хокук тәртибе бозылуга юл куелмады. Шулай ук төнге мобиль төркемнәр оештырылды, алар машина-трактор мастерскойларында, терлекчелек фермаларында, җәйге лагерьларда, складларда һәм товарлар сакланган магазин-кибетләрдә, авыл биләмәләре биналарында урлашуларны булдырмау максатында профилактика-искәртү чаралары үткәрелде.
Просмотров: 648 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск