Пятница, 03.05.2024, 11:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » Мәдәният хезмәткәрләре уятты иген кырын, Сыздылар көмеш сабаннар җиргә буразна сырын...
13:04
Мәдәният хезмәткәрләре уятты иген кырын, Сыздылар көмеш сабаннар җиргә буразна сырын...

Кырлар өстендә  күзгә күренмичә генә диярлек талпына-талпына өздереп сайраган тургайлар игенчеләрнең тырыш хезмәтенә дан җырлый сыман. Шундый язның җылы, кояшлы көннәрендә район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелек иткән “Чаткылар” агитбригадасы уңган игенчеләребезнең күңелләренең җырлап торуын, кәефләренең яхшы булуын, эшләренең гөрләп баруын теләп, матур җырларын, дәртле биюләрен әзерләделәр һәм район басуларында чыгыш ясадылар. 

Без килгәндә “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре бодай чәчү белән мәшгуль иде. Тракторчы  Радим Еникеев, “КамАЗ” автомашинасы водителе Рөстәм Казыйханов, тракторчы ярдәмчесе  Руслан Сухов  ал-ял белми тир түгә. “158 гектарны биләгән басуда бодай чәчүне тәмамлап киләбез. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алып килгән концерт номерлары  авыр эштә талчыккан күңелләребезгә, ял белми эшләп ныгыган җаннарыбызга дәва булып тора”, – диде бригадир Венер Мохтаров. Ялан түрендә аларга Светлана Локманова “Су юлы” җырын башкарды, Илназ Йосыпов “Башкорт биюе”н өздереп басты, Руслан Сәләхов курай моңнарында күңелләрен тибрәтте, Клара Хафизова, басу тургайларына кушылып, “Тыңлачы, сандугач” җырын бүләк итте. 
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының Карабаш басуында тир түккән ике бригада уңганнарына куйган концерт программасына Зөлфәт Мөхәммәтдинов та ямь өстәде. 
“Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе басуларына юл тоттык. Агроном Эдуард Вилданов безне яхшы кәеф белән каршы алды. “220 гектарны биләгән басуда чөгендер чәчеп бетереп барабыз. 3880 гектарда сабанашлык культуралары, 415 гектар  көнбагыш, 330 гектар люцерна, 597 гектар берьеллык үләннәр, 246 гектар рапс чәчелде. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, аларга кытлык юк. Техникабыз – “Үзәк” МТСыннан, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек”, – диде ул безгә. Басу эшчәннәре Рәфыйк Сәлимов, Динар Зәкәриев, Фоат Нәбиуллин район мәдәният хезмәткәрләрен яратып кабул итте, җырчы Гүзәл Хәйруллина аларны моңлы җыр белән сөендерде. Рамил  Сәлихов аларга  кайнар аш китереп җиткерде. 
“Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы басулары да без килгәндә гөрләп тора иде. Орлык ташучы Илвир Шакиров, механизатор Марат Әхмәтшин, водитель  Радик Макулов, тракторчы Ленар Кинҗәгулов, слесарь  Фларит Аллаяров иртә таңнан җиң сызганып эшләгәннән соң, бераз ял итәргә туктады. Хуҗалыкның баш агрономы Гали Хаҗиев безгә басуда кайнаган эшләр хакында сөйләде: “Хуҗалыктагы 5316 гектар сөренте җирләрнең  1338 гектарына көздән уҗым арышы культурасын чәчтек. Быел  900 гектарда бодай, 300 гектар арпа чәчелә. Былтыргыга караганда чөгендер  җирләрен арттырдык, узган ел бу отышлы культураны 100 гектарда чәчкән булсак, быел ул 150 гектар басуны биләячәк. Соңгы өч ел рәттән техника паркын яңартып бетереп барабыз. Басу-кыр эшләрен яхшы оештырабыз, барысы да ныклы күзәтчелек астында үтә. Басуларда дым вакытында каплатылды, үләннәр тырматылды, ашламалар кертелде. Алдагы көннәрдә дә болай тырышып эшләсәк, мул уңыш алырбыз дип ышанабыз”.  Механизаторлар Рим Макулов, Фәнүз Кашаев, Наил Әхмәтшин, Алмир Макулов, Рөстәм Вәлиев, Тимерҗан Баляговның   күңелләренә “Чаткылар” агитбригадасы алып килгән концерт хуш килде. Алсу Кудашева басу батырларына “Ир-егетнең яшен сорамыйлар” җырын тыңлатып ишеттерде. Фидан Сираҗетдинов, Гөлшат Галләмова, Рәсим Батыргәрәев  һәм башкаларның чыгышыннан соң игенчеләр яңа көч белән эшкә алынды. Аларның исән-имин язгы кыр эшләрен тәмамлап, орлыкларын  буразналарга күмдереп бетереп, шул чәчелгән игеннәрдән мул уңышларга ирешүләрен теләп, басу эшчәннәре белән хушлаштык. 
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары. 

 

Просмотров: 538 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск