Пятница, 03.05.2024, 16:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » Район сабан туен үткәрү турында
13:54
Район сабан туен үткәрү турында
Муниципаль район хакимиятендә
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең традицион халык бәйрәмен – сабан туен оешкан төстә үткәрү турында муниципаль район хакимияте карар кабул итте.
“Сабан туе – 2014” район бәйрәме һәр елдагыча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы тугайда үткәреләчәк. Быел ул 14 июндә уздырылачак. Бөтенхалык бәйрәмендә,  аны рәсми ачу тантанасыннан соң, район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авылларда төзекләндерү, янгын хәвефсезлеге торышына бәһа биреләчәк, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны бүләкләү һәм данлау булачак.
Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча муниципаль район хакимияте аппараты, район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре составында (барлыгы 31 кеше) оештыру комитеты төзелде, аңа муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов җитәкчелек итә.  Сабан туеның чаралар планы, аны үткәрү тәртибе, ярыш нәтиҗәләрен бәһалау, хезмәттә һәм спортта урыннар билгеләү буенча да положениеләр расланды. Бәйрәмне үткәрү өчен ирекле взносларны җыю һәм чыгымнарның ничек тотынылуы, сабан туе барышында сәламәтлекне саклау, хокук тәртибен, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча да тәгаен бурычлар куелды, җаваплы кешеләр (оештыручылар, судьялар һәм башкалар) билгеләнде. Һәр елдагыча, билгеләнгән чаралар планына ярашлы, бәйрәмдә ат спорты (юртаклар, чаптарлар, 3 яшьлек атлар узышы), милли көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, велоспорт, волейбол, озынлыкка сикерү буенча ярышлар оештырылачак. Быел да механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары бәйгесе, оста куллар (ат җигү һәм тугару) конкурсы үтәчәк. Сабан туе программасына шулай ук традицион халык уеннары (капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышу, аяклар бәйләнгән килеш йөгерү, дартс уены, бер-береңне таяк ярдәмендә тарту) кергән. Район сабан туенда шулай ук күп төрле мәдәни чаралар үткәрү, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, җыр-моң осталарының чыгышлары булачак.
Карарның үтәлешенә контрольлек оештыру комитеты рәисе урынбасары – муниципаль район хакимияте башлыгы беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка һәм муниципаль район хакимияте башлыгын кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковка йөкләтелә.
Просмотров: 531 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск