Башкортстан Хөкүмәте икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү буенча үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәп килә. Без кешеләрнең тормыш сыйфаты үсеше, табыш-керемнәрне арттыру мәсьәләләрендә алга адым ясадык.
Соңгы өч ел нәтиҗәләре нигезендә республика башкарма власть орган-нары эшчәнлеге буенча иң уңышлы ун төбәк исемлегенә керсә, икътисад нәтиҗәләре буенча иң яхшы биш төбәк исәбендәбез. Әмма, моңа карамастан, эшчәлегебезнең төп юнәлешләре буенча безне әле күп эшләр көтә. Бу эштә, һичшиксез, халык теләктәшлеге кирәк. Ә аны нәкъ сайлау чорында күрергә була.
Шул ук вакытта киләсе елның җәендә Уфа ШОС һәм БРИКС саммитларын кабул итәчәк. Сайлау алды кампаниясе, нәкъ шушы вакытка туры килеп, бу абруйлы халыкара чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүгә һәм кунакларны яхшы кабул итүгә комачаулаячак.
Шуның өчен мин сайлауга вакытыннан алда, быел 14 сентябрьдә барырга булдым һәм уңышка ышанам.
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов.