Пятница, 03.05.2024, 15:47

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 30
14 сентябрь – Бердәм сайлаулар көне
Агымдагы елның 14 сентябрендә – Бердәм тавыш бирү көнендә – Башкортстан Республикасы Президентын сайлау үтәчәге турында хәбәр иткән идек инде. Моннан тыш,ул көнне аерым округларда  БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай һәм урындагы шәһәр һәм район Советлары депутатлары да өстәмә сайланачак.  Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясенең әлеге сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышлап чираттагы утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Реканс Фәнил улы Ямалиев алып барды. Ул көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр белән комиссия әгъзаларын таныштырып чыкканнан соң, район сайлау комиссияләренең шушы мөһим сәяси кампания алдында торган бурычлары турында сөйләде. Берничә көн элек Уфада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә киңәшмә үтүе, анда куелган бурычлар хакында да әйтте. Аннары Башкортстан Республикасы Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү буенча календарь чаралар планы белән таныштырды. Территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Рида Фидай кызы Гәрәева сайлауларга әзерлек барышында сайлау комиссияләренең эш режимына тукталды. Утырышта июнь, июль, август, сентябрь айларына территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларының кизүдә тору графигы расланды.
Утырышта шулай ук 14 санлы бер мандатлы Юмаш сайлау округы буенча ... " Читать дальше "
Просмотров: 542 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.06.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск