Пятница, 03.05.2024, 11:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » Ак хыяллар-гүя ак канатлар бүген
13:50
Ак хыяллар-гүя ак канатлар бүген

23 май  көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбендә  чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп  матур да, тынгысыз да, соклангач һәм авыр булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың — аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы. 

Бәйрәмдә аяз күкле, якты кояшлы, гамь-сез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайткан сыман булдык. Тәүдә сүзне  мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасы – директор Радик Габделфәрит улы Әмирханов алды. Ул  барлык укучыларны да мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Радик Габделфәрит улы шулай ук чыгарылыш укучыларын муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов исеменнән котлады, ата-аналарга рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә якты юл, тазалык, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде. 
Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева имтиханнарга керергә рөхсәт бирә торган карарны укып, чыгарылыш укучыларының исемлеген әйтеп үтте. Быел мәктәпне 55 укучы тәмамлап, тормыш дигән олы юлга аяк басты. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш буенча урынбасары Радмир Фоат улы Фәхретдинов, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Миләүшә Марс кызы Гыймаева чакырылган иде.
Район мәгариф бүлеге методисты Вероника Викторовна Дәүләтова район, республика күләмнәрендә үткән олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган укучыларны атады.  Мәктәп директоры Луиза Музыкантова, Гөлназ Ихсанова, Алсу Моффазалова, Алина Ханнанова, Айтуган Кинҗәбаев, Ирина Сәйфуллина, Алсу Гыйльметдинова, Лиана Габдрахманова, Вадим Алешин, Лиана Юнысова, Маргарита Диникәева, Алсу Хәмидуллина, Алина Алмакаева, Альбина Юнысованың кулларын кысып, аларга Дипломнар тапшырды. 
Укучы күңеленә ачкыч табып, гадел һәм искиткеч сабыр беренче укытучылары исеменнән чыгарылыш укучыларын Ләлә Фоат кызы Имангулова котлады. Укучы тормышы,  тәртип һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчеләре  исеменнән 11 “б” сыйныф җитәкчесе  Дилара Фәрит кызы Ислакаева тәбрикләү сүзләре җиткерде. Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән исә Алина Ваһапова рәхмәт сүзләрен әйтеп үтте. Барлык укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә ата-аналар исеменнән Филүзә Хөснетдинова йөрәк түреннән чыккан  теләкләрен җиткерде. 
Бәйрәмне музыкаль яктан җырлар, биюләр белән Динар Фәйзуллин, 1 “а” сыйныфы укучылары, Лиана Габдрахманова, Айтуган Кинҗәбаев, Ирина Сәйфуллина, 11 “б” сыйныф укучылары бизәде. Беренче сыйныф укучыларының сәнгатьле итеп шигырь укулары аеруча истә калды. 11 сыйныф укучылары бәләкәчләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. 
11 ел вакыт үтеп киткәне сизелми дә калган. Бу вакыт эчендә укучылар 1250 дәрестә утырып, 25 мең 12 кыңгырау чыңын ишеткән. 
Айнур Шакиров белән Регина Хәсәнова   көтеп алынган соңгы кыңгырауны чыңлатты. Берчә күңелле, берчә моңсу яңгырады ул. Яңа юл ярды гомер агышы, изге юл теләде аның тавышы. Әнкәй догасыдай соңгы кыңгырау тавышына күккә йөзләгән шарлар атылды.
Кичә, 23 майда, район мәктәпләрендә 234 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, моңсу да хатирәләре белән бу тантана Чакмагыш гимназиясендә аеруча дулкынландыргыч вакыйгага әверелде. 11 ел белем һәм тәрбия алганнан соң, 85 егет һәм кыз балачакның иң шатлыклы, шаян, гаҗәеп соклангыч чоры – мәктәп еллары белән хушлашты. 11“А”, 11“Б”, 11“В”, 11“Г” сыйныфы укучылары өчен бүген тылсымлы тавыш – соңгы кыңгырау яңгырады. 
Сыйныф җитәкчеләре  Гөлназ Зәфир кызы Габделбасыйрова, Миңнеҗиһан Хәбибрахман кызы Әрдәширова, Лилия Мөхәммәт кызы Дәүләтова һәм Гөлшат Җәүдәт кызы Шәмсетдинова  укучыларны зал түренә чакырдылар.
Шатлык-борчылулары белән 11 ел сизелми дә үтеп киткән. Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып бүгенге тантанага кадәр бергә атлап, үз балаларыдай кайгырткан, белем үрләренә алып менгән укытучылар коллективы серле белем дөньясына ачкыч табып, тормышның явыз җилләреннән курчалап, аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә йөрткән талантлы укытучылар коллективы исеменнән республикада алдынгы уку йортларының берсе булган гимназия директоры Радмир Фоат улы Камилҗанов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. “Сез  гимназиянең горурлыгы булдыгыз, һәр өлкәдә дә зур уңышларга ирештегез. Монда алган белем һәм тәрбияне гомерегез буена дәвам иттереп, яңадан-яңа биеклекләр яулагыз, һәрвакыт шундый матур, саф йөрәкле, көчле рухлы, энергияле, актив булып калыгыз, балачакның соңгы кыңгыравы олы тормыш юлына иң беренчесе  булып яңгырасын”, – диде.
Соңгы кыңгырау тантанасына чакырылган мәртәбәле кунаклар – муниципаль район  хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев, муниципаль район Советы депутаты, ПУЖКХ директоры Рамил Камил улы Агиев, район мәгариф бүлеге методисты Халидә Фиргать кызы Вәлиева, һәрберсе бәйрәм белән котлап, яңа тормышка аяк басучы егет-кызларга, алда торган имтиханнарны уңышлы  тапшырып, зур сынауларны үтеп чыгуларын теләде. Уку-укыту эшләре буенча гимназия директоры урынбасары Зөлфия Вил кызы Саматова чыгарылыш укучыларына, барлык укытучыларга һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, иң изге теләкләрен җиткерде. “Һәрберегезгә хыялларның тормышка ашуын, теләкләрнең кабул булуын телим. Башланган һәрбер  эшләрдә дә уңышлар юлдаш булсын!  Үз-үзегезгә ныклы  ышаныч, тырышлык һәм сабырлык телим!” – диде. 
Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә, белем дөньясына беренче адымнар ясарга ярдәм итүче, йөрәк җылысын һәрберсенә бердәй тигез өләшүче иң сабыр кешеләр – беренче укытучылар исеменнән Гөлнара Ильяс кызы Насыйбуллина чыгыш ясады. “Секундлар, минутлар, еллар бик тиз үтә. 11 ел элек беренче кыңгырау яңгыраса, бүген ул – соңгысы. Безнең алда алдынгы карашлы, тәрбияле, актив егетләр һәм кызлар басып тора. Кайчандыр аларның бәләкәч кенә шук, шаян, шул ук вакытта еларга да карышмаган балалар булуларын күз алдына китерүе дә кыен. Тормышта җиңүләр дә, җиңелүләр дә булыр. Әмма мин ышанам: сез олы тормыш юлына җаваплылык белән аяк басасыз. Үзегезнең мәктәбегезне, укытучыларыгызны, балачак дусларыгызны онытмагыз! Зур бәхетләр, ныклы сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, кадерле балалар!” – диде.
Башлангыч сыйныфлардан соң кечкенәләрне кабул итеп алып, җиде ел дәвамында балалар белән кулга-кул тотынышып, һәрвакыт әйдәп баручы, һәр укучысы өчен янып-көеп, хәстәрчел булып, аларның шатлык-кичерешләре белән яшәгән сыйныф җитәкчеләре исеменнән Гөлназ Зәфир кызы Габделбасыйрова аеруча дулкынлану белән изге теләкләрен әйтте, ата-аналарына яхшы уллар һәм кызлар үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Укучыларның иң якын кешеләре – ата-аналар исеменнән Данил Рәшит улы Кинҗәкәев гимназия җитәкчелегенә һәм 11 ел дәвамында белем һәм тәрбия биргән укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен ишеттерде. Һәр чыгыш музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Ниһаять, иң дулкынландыргыч мәлне — 11нчеләрнең чыгышын һәркайсы көтеп алгандыр, мөгаен. Чыгарылыш укучыларының укытучыларына, мәктәп елларына багышлап әйткән сүзләре, җырлары һәм мәктәп вальсы һәркемнең күңеленә якты эз салгандыр. Бәләкәчләр 1 сыйныф укучыларының да абый-апаларына әйтер сүзләре бар, алар, һичшиксез, “яхшы укып, мәктәбебезгә лаеклы алмаш булырбыз”, дип вәгъдә бирделәр. Ниһаять, соңгы кыңгырау  чыңлады. Аны Айнур Йосыпов һәм Азалия Әхмәтҗанова яңгыратты. Иң соңыннан чыгарылыш сыйныф укучылары Диана Камилҗанова һәм Лиана Муллаянова “Соңгы кыңгырау” җырын башкарып, балачакның иң шатлыклы мәле – мәктәп еллары белән хушлашуларын белдерде. ”Кадерле унберенчеләр! Сезнең өчен дәресләр тәмам, кыңгырауның бүген соңгысы яңгырады. Ак юллар сезгә… Үз бәхетегезнең төзүчесе булыгыз! Имтиханнарны тапшырганда уңышлар юлдаш булсын!”— дигән сүзләр белән озатты укучыларны тантананы алып баручы укытучылар Айгөл Әхмәтҗанова белән Алмаз Бикмөхәммәтов.
 

Быел Иске Калмаш урта мәктәбе бусагасыннан олы тормыш юлына 18 чыгарылучы басты. Аларның берчә шатлыклы, берчә моңсу гамьсез балачак белән хушлашу тантанасына яраткан укытучылары, сөекле әти-әниләре, кечерәк сыйныфларда укучы авылдашлары җыелды. Тугыз егет һәм  тугыз кыз өчен соңгы кыңгырау бәйрәмен урта мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов ачып җибәрде. Ихлас котлау, изге фатиха сүзләреннән соң ул укуда һәм җәмәгать тормышында аеруча уңышларга ирешкән балаларга Мактау грамоталары һәм Дипломнар тапшырды. Авыл Советы авыл биләмәсе  хакимияте башлыгы Альберт Өлфәт улы Макулов та буш кул белән килмәгән: матур теләкләргә кушылып район мәдәният бүлегенең, авыл биләмәсе хакимиятенең Мактау грамоталарын иң актив балаларга тоттырды. Муниципаль район Советы һәм хакимияте исеменнән вәкил – “Чакмагыш мәгълүмәт үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов  үзаллы тормыш юлына аяк басучыларга изге теләкләр, әти-әниләренә, мәктәп коллективына яңа һөнәри уңышларга ирешүләрен теләде. Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты Эльвира Исхак кызы Галиева да, изге теләкләр җиткергәннән соң, бер төркем уку  алдынгыларына Мактау грамоталары, җиңүче Дипломнары тапшырды. Тантана геройларына ихлас тәбрик сүзләрен шулай ук яраткан укучылары, әти-әниләре, хәзер инде  үсеп-өлкәнәеп  җиткән нәни дуслары – икенче сыйныф укучылары да җиткерде. Иң  истәлекле бүләк–әлбәттә, авылдашлары, Башкортстанның атказанган артисты, республика филармониясе солисты Рамил Хаҗиевның музыкаль котлавы булгандыр. Унберенчеләр, мәктәп елларының нәтиҗәле үтүен исбатлап, тирән кичерешләр уяткан әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итеп, ихлас рәхмәтләрен һәм иң изге теләкләрен  газиз укытучыларына, тәрбиячеләренә, сөекле әти-әниләренә җиткерделәр. Тантаналы кыңгырау чыңы астында алар моңача күрелмәгән яңа дөньяга – зур биеклекләр яуларга юнәлделәр. Ак юл сезгә, бәхетле булыгыз!
Лиана Ханмурзина, Рәсимә Мөхәммәдиева, Фәнис Әмирханов,
Гөлнур Хәлиуллина (фото).

 

Просмотров: 2693 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск