Пятница, 03.05.2024, 16:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 2 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының ундүртенче утырышы
13:11
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының ундүртенче утырышы
Агымдагы елның 21 маенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы ундүртенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, хокук тәртибен саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
 
Көн тәртибенә түбәндәге мөһим мәсьәләләр чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләренең рәсми сайтларында аерым категориягә караган шәхесләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, тотынылган чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар урнаштыру һәм аларны киңкүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга бирү тәртибе ту-рындагы положениене раслау турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2012 елның 15 февралендәге 325 санлы карары белән расланылган, Советның 2013 елның 18 сентябрендәге 115 санлы карары белән үзгәрешләр кертелгән Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2013 елның 15 маендагы 79 санлы карары белән расланылган Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының муниципаль унитар предприятиеләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә квалификацион таләпләр, чикләүләр һәм тыюларга үзгәрешләр кертү турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2011 елның 24 гыйнварындагы 228 санлы карары белән расланылып, Советның 2012 елның 21 маендагы 356 санлы карары белән үзгәрешләр кертелгән 2011-2015 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше буенча комплекслы программага үзгәрешләр кертү турында. 
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2009 елның 23 маендагы 108 санлы карары белән расланылган муниципаль район территориясендә төзелеш алып баруга бәйле булмаган максатларда җир участоклары бүлеп бирү тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында.
7. 2014 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджетына төгәллек кертү турында. 
8. 14 санлы сайлау округыннан сайланган Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы депутаты Елена Степановна Семенованың депутат вәкаләтләрен вакытыннан алдарак туктату турында. 
Билгеле булуынча, 2014 елның 14 апрелендә Совет утырышында “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы карар проекты расланылып, район “Игенче” гәзитендә дөнья күргән иде. 28 апрельдә ул күмәк тикшерелде һәм анда, үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертелмичә, Советның чираттагы утырышында карау өчен тәкъдим ителгән иде. Җентекле тикшерелеп, бөтен район халкы танышып хуплаган карар проектын депутатлар бертавыштан раслап куйдылар.
Чираттагы өч мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков сүз алып, һәркайсы буенча җентекле аңлатмалар бирде. Алар буенча да депутатлар арасында фикер аермалыклары булмады – бертавыштан хупландылар.
Артабан муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары – хакимиятнең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев чираттагы мәсьәләне депутатлар карамагына тәкъдим итте. Районыбызның артабангы да тотрыклы үсеше, биредәге халыкның иминлеге һәм җитеш тормыш өчен мөһим әлеге карар да бердәм кабул ителде.
Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Чакмагыш районы буенча муниципаль милеккә идарә итү комитеты рәисе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова төзелеш алып бару өчен тәгаенләнмәгән җирләрне бүлеп бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү мөһимлеген дәлилләде. Бу мәсьәләдә дә депутатлар уңай карар чыгарды.  
Быелга кабул ителгән муниципаль район бюджетына төгәллек кертү турында муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – хакимиятнең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов чыгыш ясады. Бу мәсьәлә дә депутатларның бердәм хуплавы белән хәл ителде.
Муниципаль район Советының Регламентын, депутат статусын һәм этикасын тайпылышсыз үтәтү буенча даими комиссия рәисе Риф Хәбибрахман улы Мусин 14 санлы сайлау округыннан сайланган Совет депутаты Елена Степановна Семенованың депутат статусына туры килми торган яңа эшкә күчү сәбәпле үзен вакытыннан алда депутат вәкаләтләреннән азат итү турында шәхсән язган гаризасын укып ишеттерде, бу җәһәттән даими депутат комиссиясе карары белән таныштырды. Совет утырышында барлык депутатлар да коллегаларының үтенечен бердәм канәгатьләндерде, аңа ихлас рәхмәт сүзләренә кушып, яңа вазифада да зур уңышларга ирешүен теләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыгып, депутатларга мөһим мәсьәләләрне аңлап хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде, артабан да нәтиҗәле эшләргә чакырды.

 

Просмотров: 777 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск