Среда, 24.04.2024, 12:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 08
Соңгы елларда илебездә коррупциягә каршы ныклы көрәш җәелдерелде. Һәм, әйтергә кирәк, бу юнәлештә уңай нәтиҗәләр дә бар. Дәүләт милкенә кул сузучылар, угрылар, ришвәт алучылар һәм аны бирүчеләр, арадашчыларны ачыклау һәм җаваплылыкка тарттыру буенча җитди чаралар күрелә. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин узган елның 20 декабрендә үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге мәсьәләнең һәрвакыт ныклы контрольдә тотылуын әйтеп, бу юнәлештә закон таләпләренең тагын да катгыйланачагын белдерде. "Ришвәтчелекнең һәр очрагы тикшерелеп, закон таләпләре кулланылырга тиеш”, – диде ул Русия Оборона министрлыгына караган "Оборонасервис” предприятиесенең җаваплы хезмәткәрләренең зур суммада күчемсез милекне һәм бюджет акчасын үзләштерүләре һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсенә кагылышлы сорауга җавап биреп. 2011 елда илдә коррупциядә катнашкан өчен 800 кешенең – дәүләт власте вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнары һәм башкаларның хөкемгә тарттырылуы турында да искә төшерде.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 648 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.04.2013 | Комментарии (0)

12-14 апрельдә Чакмагышта Башкортстан Республикасы XXI Авыл спорт уеннары кысаларында милли көрәш буенча республика финал ярышлары үтәчәк. Шушы зур чараны оешкан төстә үткәрү өчен муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Җаваплы вазифа биләүче 14 җитәкче составында оештыру комитеты төзелде. Ике көн элек оештыру комитетының утырышы үткәрелде. Комитет әгъзалары шушы чараны үткәрүгә бәйле кабул ителгән чаралар планын тикшерделәр, эшлекле тәкъдимнәр керттеләр.
Бу республика финал ярышларына 42 районнан көрәшчеләрнең (якынча 120-130 спортчы) килүе көтелә. Аларга спорт бәйгеләрен үткәрү, яшәү, туклану өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим бурыч итеп куела. Көрәшчеләр биш авырлык категориясе буенча көч сынашачак. Келәмдәге кызу алышлар 13 апрельдә 10 сәгать 30 минутта башланып, 14 апрель көнендә төштән соң тәмамланачак. Бәйгеләр олимпия системасында үтә. Ярышлар "Олимпияче” физкультура спорт комплексында булачак.

Просмотров: 463 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.04.2013 | Комментарии (0)

Район биләмәсендәге юлларны һәм күперләрне язгы өзеклек чорында саклап калу максатында муниципаль район хакимияте башлыгы махсус боерык чыгарды. Аңа ярашлы, агымдагы елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр, юл өслеге тулысынча кипкәнче, рөхсәт ителгән максималь массасы 11 тоннадан арткан автотранспорт чараларына, барлык маркадагы тракторларга гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында 45 көнгә чаклы йөрү чикләнә.
Мондый чикләү юл төзелеше һәм ремонтында, шулай ук аны тәртиптә тотуда, хезмәтләндерүдә файдаланылган "МТЗ-80” һәм "Т-40” тракторларына, азык-төлек, пассажирлар, орлык, ашлама, гербицид, мал азыгы, почта һәм почта йөкләре, авылга язгы кыр эшләрен тәэмин итү өчен ягулык-майлау материаллары, халыкка газ, ягулык мазуты, утын, күмер, дәвалау кирәк-яраклары, дарулар, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләр ташыган транспорт чараларына кагылмый. ... " Читать дальше "
Просмотров: 528 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.04.2013 | Комментарии (0)

Март азакларында Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында икенче Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Анда Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм эшләүче татар авылларында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшкуарлар, керәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырылган иде. Бу җыенда Башкортстаннан да делегатлар байтак булды. Алар арасында безнең районнан "Салкын Чишмә” керәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Хәбиров, эшкуар, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Ирек Бакиров һәм фермер Ирек Умырбаев катнашты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 565 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.04.2013 | Комментарии (0)

Көннәр җылыну белән райондагы иң зур елгада — Чәрмәсәндә язгы ташкын башланды, кичәге көнгә су нормадан 287 сантиметрга күтәрелде. Язгы ташкын вакытында, быел кар күп яуганлыктан, Йомран авылын су басу куркынычы арта. Районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәте бу мәсьәләне ныклы  контрольдә тота: даими рәвештә мониторинг үткәрелә, көймәләр һәм коткару чаралары әзерлек хәлендә тотыла, язгы ташкынга каршы республика комиссиясе белән бәйләнеш булдырылган. Районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) белән дә даими элемтә тотыла.
Рәшит Ганиев.
Просмотров: 510 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск