Суббота, 20.04.2024, 10:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 22
11-12 апрельдә Чакмагышта бу тормышны вакытсыз калдырып киткән билгеле эшкуар Илшат Хәбировның якты истәлегенә боксчыларның зона ярышлары үтте. 85 санлы һөнәрчелек лицееның спорт залында Благовар, Илеш, Чакмагыш районнары спортчылары көч сынашты.
Абруйлы судьялар бәһаны гадел куйды. Благоварлылар командасы тренерлары Марат Әхмәт улы Исхаков һәм Салават Мәвәзиф улы  Шәйхразиевның бәйге барышы турындагы тәэссоратлары белән уртаклаштык.
Марат абый үзе СССРның спорт мастеры, Германиядә, Кубада чыгышлар ясаган. 35 ел боксчы стажына ия. Ярдәмчесе Салават Мәвәзиф улында да андый тәҗрибә — 20 ел. Ярышка килгән 25 яшь спортчы арасында Русия һәм Башкортстан беренчелекләрендә чыгыш ясаган боксчылар да бар иде. Безнең районның данын яклаучы Динис Галләмов 2 разрядлы спортчы, 3 ел буе теләп йөреп 80 кг авырлыктагылар арасында беренчелекне яулады. Шулай ук кызлар арасында Лиана Солтанова да сынатмады. 3 ел дәвамында шөгыльләнгән кыз, 2 разрядка ия булып, үз категориясендә җиңеп чыкты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 667 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

Халыкны эчәр су белән ышанычлы тәэмин итү һәр авылда актуаль мәсьәлә булып тора. Аны  уңай хәл итү җиңел эш түгел, күп  мәшәкать, чыгымнар таләп ителә. Әйтик, күп еллар элек  салынган су торбалары тишелеп җанга тия, я суалгыч колонкалар эшләми башлый, ватыла яисә башнядагы су насосы янып сафтан чыга. Ә аны ремонтлап,  черегән торбаларны яңага алыштырганчы күп вакыт сарыф ителә, халык сусызлыктан интегә башлый… Менә шушы хәлләргә тарымас, ягъни эчә торган суга интегеп яшәмәс өчен Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә бу эшне яңача оештырырга карар иткәннәр. Алар моңа ничек  итеп ирешергә уйлыйлар – түбәндә сүз шул хакта. Хәбәрчебезнең сорауларына авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте   башлыгы Радик Тимерханов җавап бирде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 713 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

Дәүләт  Думасы  депутаты ярдәмчесе Элиана Фердинант кызы Сәетова  Чакмагыш гимназиясендә һәм беренче урта  мәктәбендә "Бергәләп эшлик!” девизы астында "Экология” көне дәресләре үткәрде. Дәрестә  табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында тәфсилләп сөйләде, тәгаен мисаллар китерде, әйткәннәрен саннар һәм фактлар белән дәлилләде. Анда шулай ук экология буенча  дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов та чыгыш ясады. Депутат ярдәмчесе үзе алып килгән кыйммәтле бүләкләрен – цифрлы фотоаппаратларын да калдырды. Алар ике мәктәптә дә экология буенча үткәреләчәк конкурста җиңүче укучыларга тапшырылачак.
Мондый экология дәресләре шушы көннәрдә районның башка мәктәпләрендә дә үткәреләчәк.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 475 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тамашалар залында экология мәсь-әләләренә багышланган дәресләр үткәрелде. Аны Уфа шәһәреннән килгән Русия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышы депутаты Владимир Поцяпунның Башкортстан Республикасындагы ярдәмчесе Элиана Сәетова үткәрде. "Тирә-як мохитебезгә мөнәсәбәтне үзгәртмәсәк, безнең киләчәк буын табигать гүзәллегенә сок-лана алмаячак”, – диде ул. Әйе, безне туйдырган, безне күтәреп йөргән җир-ана йөзенә чүп-чар ташлыйбыз. Киләчәктә дә бу хәл дәвам итсә, табигатебезнең бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. "Табигый байлыкны бергә саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чардан бергә тазартыйк!” – диде Элиана Фердинант кызы. ... " Читать дальше "
Просмотров: 678 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

Районда үзешчән коллективлар арасындагы "Театр язы – 2013” фестивале кысаларында Чакмагыш гимназиясенең яшь артистлары тамашачылар игътибарына Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы” драмасын тәкъдим итә. Куючы режиссер Тәвис Нуриев әлеге тамашаны сәхнәлештерүгә укуда һәм җәмәгать тормышында  актив егет һәм кызлар – Алсу Нуриева, Нияз Бәшәров, Азалия Гәрәева, Артур Шәфыйков, Даша Кинҗәкәева, Рамис Исхаков, Элнара Гатауллина, Гөлназ Ханнанова, Илвина Гомәрова, Руслан Муллагалиев, Гөлфинур Хәмәтшина, Айдар Тимергалиевны җәлеп иткән. Яшь чакмагышлыларның тирән философик эчтәлекле әлеге әсәрне сәхнәләштерү осталыгын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, аны тамаша залында үзеңә карарга, шул мохит белән якыннанрак танышырга кирәк. Шуңа күрә 23 апрельдә 19 сәгатьтә район мәдәният йортында бу тамашаны карамый калмагыз, хөрмәтле райондашлар!
Фәнис Әмирханов.

Просмотров: 484 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

22 апрельдә РФ Пенсия фондының Чакмагыш районындагы бүлекчәсенең клиентларны мобиль хезмәтләндерү төркеме 9 дан 11 сәгатькә кадәр — Иске Калмаш, 11 дән 13 сәгатькәчә Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәләренә чыгып, хакимият биналарында халыкны урында хезмәтләндерәчәк. Сорау-үтенечләрегез килеп туса, рәхим итгез!
Ләйсән Мостафина, 
идарәлек начальнигы.

Просмотров: 630 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 15 апреленнән 31 маена кадәр (ул көнне дә кертеп) Русия Саклык банкы куллану кредитлары бирү буенча махсус акция үткәрә. Әлеге чорда  эшләүчеләргә дә, пенсионерларга да еллык процент ставкалары шактый киметелә төшә. Әлбәттә, андый ташламалардан файдалану күп райондашларыбыз өчен дә отышлы булачагы бәхәссез.
Рөстәм Гарифуллин.

Просмотров: 423 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск