Четверг, 25.04.2024, 02:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 02
Билгеле булуынча, 2011 елның май аенда "Бердәм Русия” сәяси партиясе лидеры, Русия Федерациясе Хөкүмәте Премьер-Министры Владимир Путин тәкъдиме белән Бөтенрусия халык фронты хәрәкәте оештырылды. Ул вакытта ил Дәүләт Думасы һәм Русия Федерациясе Президентын сайлаулар алдында тора иде. Бөтенрусия халык фронтын оештыруның максаты – җәмгыятебездәге әйдәүче сәяси көч булган "Бердәм Русия” партиясенә яңа идеяләр, яңа тәкъдимнәр һәм яңа кешеләр, яхшы әзерлекле, сәләтле кадрлар җәлеп итү. Дәүләтебезнең куәтен ныгыту, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, икътисади-социаль өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен илдәге җәмәгать оешмаларын, сәяси партияләрне, җәмгыятебезнең киләчәге өчен борчылган, аның язмышына битараф булмаган һәм Ватанга тугры хезмәт иткән кешеләрне берләштерү төп бурыч итеп куелды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 687 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2013 | Комментарии (0)

Район биләмәләрен санитар тазарту һәм төзекләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы агымдагы елның 13 апреленнән 18 маена кадәр махсус айлык үткәрү турындагы карарга кул куйды. Карарга ярашлы, 13 һәм 27 апрель көннәрендә районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Бу чараны әзерләп үткәрү буенча унике әгъзадан торган оештыру комиссиясе расланды. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов.
Район биләмәләрен санитар тазарту һәм төзекләндерү буенча өмәләргә яхшы әзерлек белән килү һәм аларны оешкан төстә үткәрү өчен тәгаен бурычлар билгеләнгән. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә ведомстволарга беркетелгән биләмәләрне санитар кагыйдәләргә ярашлы итеп тоту йөкләтелә. Алар үз биләмәләрендә төзекләндерү буенча комплекслы чаралар оештырырга, аларны янгынга каршы таләпләргә җавап бирерлек хәлгә җиткерергә бурычлы. ... " Читать дальше "
Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2013 | Комментарии (0)

Бүгенге көндә игенченең төп бурычы – язгы чәчүгә җитди  әзерлек алып бару. Җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятендә дә эш кайнап тора. Биредәге булган бөтен тракторлар, чәчкечләр, машиналар тиешенчә ремонтланылган. Механизаторлар, шоферларга кытлык юк, бу ир солтаннары үзләренә беркетелгән техниканы җентекләп әзерлиләр. "ЗИЛ” машинасында Заһит Габдуллин, "ГАЗ-53”тә Салават Бакиров ындыр табагы – басу маршрутын хезмәтләндерәчәк: келәттән чәчү материалы һәм гербицидлар, ашлама ташып торачак. 170 тонна азотлы һәм 50 тонна азотлы-фосфорлы ашламалар кайтару күзалланыла. ... " Читать дальше "
Просмотров: 615 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2013 | Комментарии (0)

"Герой” кооператив-колхозының Иске Балак сөтчелек фермасы март ае күрсәткечләре буенча хуҗалыкта беренче урында бара. Ферма мөдире Инсаф Шәриповның көндәлек эшкә ныклы игътибар бирүе нәтиҗәсендә фермада симертүдәге сыер малларының үткән айдагы артымы 780 грамм тәшкил итте, һәр сыердан көндәлек уртача савым 859 килограммга җитте.
Эшкә күңел биргән  савучылар Лилия Гыйззәтуллина — 993, Гөлназ Латыйпова 918 килограмм сөт савып алганнар. Рәсим Кәлимуллин иң яхшы мал караучы булып тора.  Геройлылар, җәй аенда мал ризыгын хәзерләүгә ныклы игътибар биргәч, бүгенге көндә мал азыгына кытлык кичермиләр.
Шамил Закиров.

Просмотров: 491 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2013 | Комментарии (0)

*Агымдагы елның 24 мартында райондашыбыз Мөхәммәтфазыл Коңгырбай улы Хәсәновка 100 яшь тулды. Бу олы һәм  куанычлы бәйрәмне Мөхәммәтфазыл абый яхшы кәеф, тулы көч һәм оптимизм белән каршы алды. Ул 1913 елны Көсәкәй авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыкларын да күргән кеше. Сугыштан соң, хаклы ялга чыкканга кадәр Куйбышев исемендәге, "Правда”, "Авангард” колхозларында армый-талмый хезмәт сала. 
24 мартта юбилярны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков белән район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев котлады. Кунаклар килүенә Мөхәммәтфазыл абый үзе чыгып, капка төпләрен көрәп куйган иде. Шат күңелле Мөхәммәтфазыл  Коңгырбай улы бик куанды, озын гомер кичерүнең серләре белән уртаклашты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 674 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск