Четверг, 18.04.2024, 06:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 04
Бу табышмак яисә сүз уйнату гына түгел, аны чынбарлыкның бер чагылышы дип карарга кирәк. Әйтик, моны авыл хуҗалыгы техникасын теркәүгә һәм исәптән төшерүгә карата әйтсәк, бик төгәлгә туры килә. Эш шунда: март аенда Чакмагышта булган республика төбәкара агрономик конференциядә Башкортстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Ринат Галимов үзенең чыгышында агросәнәгать комплексына караган күмәк һәм керәстиян-фермер хуҗалыкларындагы тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга дәүләт техник каравын үткәргәндә килеп туган проблемаларны да атап үтте. Аның билгеләвенчә, республика буенча күмәк хуҗалыкларда һәм шәхси секторда кулланылышта булган барлык авыл хуҗалыгы техникасының 5 проценты чамасы өлеше үзвакытында үтильләштерелми.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 663 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле абунәче дусларыбыз! 1 апрельдән "Русия почтасы” федераль  дәүләт унитар предприятиесе агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына язылу кампаниясен яңа хаклар белән башлап җибәрде. Искәртә килүебезчә, яңа  хаклар, әлбәттә, арту ягына булды. Аерым басмаларга өстәмә йөзәр сумга җитә яза. Район "Игенче” гәзитенә тоташ еллык язылганнар һәм 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу барышында квитанция тутыртып өлгерүчеләр егерме сумнан артык  акчаларын янга калдыра алды – ул мәлдә 6 айга язылу хакы 372 сум 06 тиен тәшкил итте.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 493 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 6 апрелендә район мәдәният йортында "Нәүрүз гүзәле – 2013” конкурсы үткәреләчәк. Гүзәлләр бәйгесе 19 сәгатьтә башлана. Тамашага рәхим итегез!
Индира Гәрәева, 
яшьләр үзәге директоры.
Просмотров: 574 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2013 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында 3 апрельдә үткән чираттагы киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы һәм аның урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, хакимият  структуралары, төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы  Йосыпов ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр ярыйсы гына иде. Беренчедән, 1 апрельдән яше тулган егетләрне армия  хезмәтенә чакыруның язгы кампаниясе башланды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 658 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск