Пятница, 03.05.2024, 02:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 8 » Район хәбәрләре
09:30
Район хәбәрләре
Март азакларында Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында икенче Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Анда Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм эшләүче татар авылларында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшкуарлар, керәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырылган иде. Бу җыенда Башкортстаннан да делегатлар байтак булды. Алар арасында безнең районнан "Салкын Чишмә” керәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Хәбиров, эшкуар, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Ирек Бакиров һәм фермер Ирек Умырбаев катнашты.
***
Агымдагы елның 1 апреленнән егетләрне язгы хәрби хезмәткә чакыру башланды. Алдагы өч айда Чакмагыш һәм Илеш районнарыннан иллегә якын егет Русия Кораллы Көчләре гаскәрләренә хәрби  хезмәт бурычларын үтәргә китәчәк.
***
Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе һәм авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәрләреннән торган комиссия хуҗалыклардагы тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларның һәм тагылмаларның техник яктан әзерлеген тикшерүне тәмамлап килә. Кичә комиссия "Октябрь” кооперативында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген карады. Алдагы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыяте һәм "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасының техника паркы торышына бәһа биреләчәк.
***
Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, һәр елдагыча, март-апрель айларында орлык агулауда катнашучылар, механизаторлар һәм терлекчеләр график буенча район үзәк дәваханәсендә медицина тикшерүе үтә.
***
Көннәр җылыну белән хуҗалыкларда орлык агулау башлана. Бу эшне "Базы” кооперативында башладылар да инде. 
***
Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, киләсе ел  уңышы турында хәстәрлек күрү – бүген авыл эшчәннәре алдында торган көнүзәк бурыч. Район хуҗалыкларында минераль ашламалар туплау дәвам итә. "Базы”, "Заря”, "Герой”, "Байбулат”, "Победа”, "Юлдаш” хуҗалыкларында һәм "Үзәк” машина-технология станциясендә ел башыннан барлыгы 4000 тоннага якын ашлама ташылды. Башка хуҗалыклар да ашлама кайтару чарасын күрәләр.

Просмотров: 567 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск