12-14 апрельдә Чакмагышта Башкортстан Республикасы XXI Авыл спорт уеннары кысаларында милли көрәш буенча республика финал ярышлары үтәчәк. Шушы зур чараны оешкан төстә үткәрү өчен муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Җаваплы вазифа биләүче 14 җитәкче составында оештыру комитеты төзелде. Ике көн элек оештыру комитетының утырышы үткәрелде. Комитет әгъзалары шушы чараны үткәрүгә бәйле кабул ителгән чаралар планын тикшерделәр, эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Бу республика финал ярышларына 42 районнан көрәшчеләрнең (якынча 120-130 спортчы) килүе көтелә. Аларга спорт бәйгеләрен үткәрү, яшәү, туклану өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим бурыч итеп куела. Көрәшчеләр биш авырлык категориясе буенча көч сынашачак. Келәмдәге кызу алышлар 13 апрельдә 10 сәгать 30 минутта башланып, 14 апрель көнендә төштән соң тәмамланачак. Бәйгеләр олимпия системасында үтә. Ярышлар "Олимпияче” физкультура спорт комплексында булачак.
|