|
|
|
|
Главная » 2013 » Апрель » 23
Агымдагы елның 20 апрелендә Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 2013 елгы язгы кыр эшләрен оештыруга багышланган район авыл хуҗалыгы белгечләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм аның урынбасарлары, предприятие һәм ведомстволар җитәкчеләре, хуҗалыклар рәисләре, баш агрономнар һәм звено җитәкчеләре, баш инженерлар, баш икътисадчылар, комплекслы бригадалар бригадирлары катнашты. Анда шулай ук авыл биләмәләре башлыклары һәм район эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә чакырылган иде. Семинарның практик өлеше Яңа Балтач сөтчелек фермасының җәйге лагере артында – Тайняш юнәлешендәге басуда үтте. Басуга куелган авыл хуҗалыгы комплексы машиналары, аларны көйләп эшләтү үзенчәлекләре белән муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Таһир улы Даутов таныштырды. Аңа башка белгечләр һәм шулай ук механизаторлар ярдәм итте. Иң тәүдә "БДМ-3,2х3” туфрак эшкәртү техникасы, "ЗККШ-6” катоклау агрегатының эшчәнлеген көйләү үзенчәлекләре турында фикер алышынды.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 688 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 23.04.2013
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|