Көннәр җылыну белән райондагы иң зур елгада — Чәрмәсәндә язгы ташкын башланды, кичәге көнгә су нормадан 287 сантиметрга күтәрелде. Язгы ташкын вакытында, быел кар күп яуганлыктан, Йомран авылын су басу куркынычы арта. Районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәте бу мәсьәләне ныклы контрольдә тота: даими рәвештә мониторинг үткәрелә, көймәләр һәм коткару чаралары әзерлек хәлендә тотыла, язгы ташкынга каршы республика комиссиясе белән бәйләнеш булдырылган. Районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) белән дә даими элемтә тотыла. Рәшит Ганиев.
|