Четверг, 25.04.2024, 01:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 18

15 апрельдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов туры телефон аша район халкы сорауларына җавап бирде. Сораулар тормышыбызның төрле  өлкәләренә кагылды, алар арасында социаль мәсьәләләр күпчелекне тәшкил итте. Шәхси характерда булганнары да байтак булды.

Район хуҗалыклары язгы чәчүгә төшәр алдыннан моңа әзерлекнең соңгы этабына керде. Күмәк хуҗалыкларда техника паркын көйләү-ремонтлау тәмамланды. Чәчү материаллары, минераль ашлама туплана, орлыклау бара. Күп хуҗалыкларда шактый күләмдә ягулык-майлау материаллары булдырылды. ... " Читать дальше "

Просмотров: 621 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.04.2013 | Комментарии (0)

"Олимпияче” спорт-савыктыру комплексында апрель көннәрендә көрәш буенча республика ярышлары үтте. Бу күмәк спорт бәйгесендә Учалы, Мәләвез, Дүртөйле, Туймазы, Баймак, Ишембай шәһәрләре, Стәрлебаш, Миякә, Кушнаренко, Стәрлетамак, Бөрҗән, Гафури, Куергазы, Кырмыскалы, Илеш, Борай, Шаран, Нуриман, Аскын, Федоровка, Бакалы, Габҗәлил, Кыйгы, Тәтешле, Балтач, Авыргазы, Архангель, Зилаер, Салават, Әлшәй һәм Чакмагыш районнары батырлары көч сынашты. 
Көрәш мәйданы көчлеләрне җыйды. Бил бирмәс баһадирларның  алышы киеренке  барды. Һәркем җиңүгә омтылды. Әмма ярышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. ... " Читать дальше "
Просмотров: 568 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.04.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 20 апрелендә Чакмагыштагы "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында спортның берничә төре буенча ярышлар үткәреләчәк. Беренче – хатын-кызларның волейбол командалары арасындагы бәйгеләр, ул 14 сәгатьтә башлана. Шушы ук көнне һәм шул ук сәгатьтә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шахмат буенча да бәйгеләр үткәреләчәк. Ә менә биредә 19 апрельдә мини-футбол буенча ярышлар булмаячак, ул икенче вакытка күчерелә. Бу көнне Иске Бәширдә "Яшь батыр” кубыгына милли көрәш буенча бәйгеләр оештырыла. Анда 2000-2004 елларда туган малайлар һәм 1997 -1999 елгы үсмерләр катнашачак. Алар ун төрдәге авырлык категориясендә көч сынашачак. Ярышлар 10 сәгать 30 минутта башлана. Үзегезне сынап карау өчен ярышларга рәхим итегез, дуслар!
Рим Хуҗин,
яшьләр эшләре, физик культура
 һәм спорт буенча комитетның баш белгече. 

Просмотров: 684 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск