Район биләмәсендәге юлларны һәм күперләрне язгы өзеклек чорында саклап калу максатында муниципаль район хакимияте башлыгы махсус боерык чыгарды. Аңа ярашлы, агымдагы елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр, юл өслеге тулысынча кипкәнче, рөхсәт ителгән максималь массасы 11 тоннадан арткан автотранспорт чараларына, барлык маркадагы тракторларга гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында 45 көнгә чаклы йөрү чикләнә.
Мондый чикләү юл төзелеше һәм ремонтында, шулай ук аны тәртиптә тотуда, хезмәтләндерүдә файдаланылган "МТЗ-80” һәм "Т-40” тракторларына, азык-төлек, пассажирлар, орлык, ашлама, гербицид, мал азыгы, почта һәм почта йөкләре, авылга язгы кыр эшләрен тәэмин итү өчен ягулык-майлау материаллары, халыкка газ, ягулык мазуты, утын, күмер, дәвалау кирәк-яраклары, дарулар, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләр ташыган транспорт чараларына кагылмый.
Район эчке эшләр бүлегенә, шушы боерыкка ярашлы, транспорт хәрәкәтенә контрольне көчәйтергә, законда билгеләнгән нормаларны бозучыларга карата тиешле чаралар күрергә, кирәк булса, тәүлек буе кизүдә торуны оештырырга тәкъдим ителде. Муниципаль район хакимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлегенә 11 тоннадан арткан (әмма 27 тоннадан күп түгел) транспорт чараларына язгы юлларда йөрергә рөхсәт бирүне билгеләнгән ставкаларга ярашлы гамәлгә ашырырга кушылды.