Четверг, 02.05.2024, 21:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 8 » Коррупциягә каршы – бергәләп!
09:36
Коррупциягә каршы – бергәләп!
Соңгы елларда илебездә коррупциягә каршы ныклы көрәш җәелдерелде. Һәм, әйтергә кирәк, бу юнәлештә уңай нәтиҗәләр дә бар. Дәүләт милкенә кул сузучылар, угрылар, ришвәт алучылар һәм аны бирүчеләр, арадашчыларны ачыклау һәм җаваплылыкка тарттыру буенча җитди чаралар күрелә. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин узган елның 20 декабрендә үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге мәсьәләнең һәрвакыт ныклы контрольдә тотылуын әйтеп, бу юнәлештә закон таләпләренең тагын да катгыйланачагын белдерде. "Ришвәтчелекнең һәр очрагы тикшерелеп, закон таләпләре кулланылырга тиеш”, – диде ул Русия Оборона министрлыгына караган "Оборонасервис” предприятиесенең җаваплы хезмәткәрләренең зур суммада күчемсез милекне һәм бюджет акчасын үзләштерүләре һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсенә кагылышлы сорауга җавап биреп. 2011 елда илдә коррупциядә катнашкан өчен 800 кешенең – дәүләт власте вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнары һәм башкаларның хөкемгә тарттырылуы турында да искә төшерде. 
Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе даими игътибар үзәгендә тора. Ике ел элек муниципаль район Советы утырышында 2011-2013 елларга коррупциягә каршы көрәш программасы кабул ителгән иде. Программаның үтәлеш барышы даими контрольдә тотыла. Узган елның 20 сентябрендә үткәрелгән муниципаль район Советының утыз алтынчы утырышында шушы мәсьәлә буенча кабул ителгән карарга федераль закон таләпләреннән чыгып үзгәрешләр кертелде.
Агымдагы елның 3 апрелендә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шушы актуаль мәсьәлә турында барды. Аның эшендә муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятеләренең эшләр белән идарә итүчеләре катнашты.
Тәүдә муниципаль район хаки-миятенең муниципаль һәм кадрлар хезмәте секторы мөдире Эльмира Флүр кызы Гыйззәтуллина семинар-киңәшмәнең көн тәртибенә куелган керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр һәм коррупциягә каршы көрәш буенча мәгълүматлар бирү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Коррупциягә каршы торучы, аны булдырмауга юнәлтелгән федераль законнар белән кыскача таныштырып үткәннән соң, керемнәр турындагы мәгълүматларны тутыру тәртибен аңлатты. Тутырылачак рәсми документ үрнәкләре экранда күрсәтелә барды.
– Быелдан башлап муниципаль учреждение җитәкчеләре хисап елында кергән барлык керемнәргә декларация тутырып тапшырырга бурычлылар. Шундый ук декларацияләр аның тормыш иптәшенә һәм балигъ булмаган балаларына да тутырылып тапшырылырга тиеш, бу – федераль закон таләбе, – диде ул үзенең чыгышында.
Ә керемнәр бөтен төр эшчәнлеккә дә кагыла. Төп эш урыныннан тыш өстәмә керемнәр килә икән, барысы да исәпләнә. Монда күчемле яки күчемсез милек – торак, җир участоклары, автомототранспорт чаралары, банклардагы акча, акция һәм кыйммәтле кәгазьләр, субсидия, кредит алу, ипотека, арендага бирү, һәртөрле хезмәт күрсәтүләр, табыш алулар һәм башкалар керә. Ә менә авыру сәбәпле түләнгән бюллетень һәм командировкада булган өчен бирелгән акчалар декларациядә күрсәтелми.
Муниципаль район хакимиятенең баш юристконсульты Эльвина Ринат кызы Хафизова да аның чыгышын тулыландырып чыгыш ясады. Декларацияләрнең үзвакытында һәм төгәл итеп тутырылырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Керем турындагы мәгълүматларны тутыру өчен күп кенә оешма-учреждениеләрдә (банкларда, мәсәлән) булып, аннан тиешле белешмәләр алырга туры киләчәк. Бу мәшәкатьләрне декларация тутыручы һәркем үзе аткара, балалар өчен декларацияне аларның әти-әниләре тутырып тапшырырга тиеш. Юрист шулай ук ришвәт бирү һәм алучылар, арадашчылар, декларацияне үзвакытында тутырмаган яки ялган мәгълүматлар биргән кешеләр өчен законда каралган җаваплылык, коррупциягә каршы профилактика-кисәтү чаралары турында да сөйләде.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 650 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск