Четверг, 02.05.2024, 22:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 2 » Өмәләрдә бердәм катнашыйк!
07:51
Өмәләрдә бердәм катнашыйк!
Район биләмәләрен санитар тазарту һәм төзекләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы агымдагы елның 13 апреленнән 18 маена кадәр махсус айлык үткәрү турындагы карарга кул куйды. Карарга ярашлы, 13 һәм 27 апрель көннәрендә районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Бу чараны әзерләп үткәрү буенча унике әгъзадан торган оештыру комиссиясе расланды. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов.
Район биләмәләрен санитар тазарту һәм төзекләндерү буенча өмәләргә яхшы әзерлек белән килү һәм аларны оешкан төстә үткәрү өчен тәгаен бурычлар билгеләнгән. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә ведомстволарга беркетелгән биләмәләрне санитар кагыйдәләргә ярашлы итеп тоту йөкләтелә. Алар үз биләмәләрендә төзекләндерү буенча комплекслы чаралар оештырырга, аларны янгынга каршы таләпләргә җавап бирерлек хәлгә җиткерергә бурычлы. Авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларына биләмәләрдә санитар тазарту үткәрүне оештырырга, айлык чорында чүп чыгару өчен тиешле техника белән тәэмин итәргә, халык яшәгән пунктларны чүп-чардан тазарту, санитар һәм янгынга каршы торышын даими контрольдә тоту, агачлар һәм яшел үсентеләр утырту, урам юлларын саклау максатында йөк ташучы автотранспортның һәм тракторларның йөрүен чикләргә, моның өчен аерым урыннарда юл билгеләрен урнаштырырга тәкъдим ителде. Карарда шулай ук торак йортлар янындагы мәйданнардан рөхсәтсез төзелгән сарайларны, гаражларны һәм кош-корт асрау өчен булдырылган корылмаларны алу, халык яшәгән урыннарда гражданнарның җыеннарын үткәрү, һәр ихатаны карап чыгып янгын хәвефсезлеге торышын тикшерү, авылларны яшелләндерү максатында үсентеләр белән тәэмин итү, янгын чыгу куркынычы булган чорда урманда агач хәзерләү һәм калдыкларны яндыруны тыю буенча тиешле оешмаларга тәгаен чаралар күрү бурычы куела. Язгы-җәйге чорда район үзәге урамнарыннан чүп-чарны полигонга чыгару өчен транспорт беркетү исемлеге расланды. Чакмагыш авылын төзекләндерү максатында рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерүне һәм аларны төзекләндерүне район үзәге предприятиеләренә беркетергә. "Административ хокук бозулар турында” Русия Федерациясе кодексы һәм башка законнар таләпләреннән чыгып эш итәргә, кирәк булган очракта гаеплеләрне закон нигезендә җавапка тарттырырга, диелә әлеге карарда. Авылларда иң яхшы урам, өлгеле йорт, югары культуралы өй һәм ихата өчен ярыш оештырырга кушылды.
Карар үтәлешен контрольдә тоту муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ә.Фәхретдиновка йөкләтелгән.
Просмотров: 571 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск