Бүгенге көндә игенченең төп бурычы – язгы чәчүгә җитди әзерлек алып бару. Җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятендә дә эш кайнап тора. Биредәге булган бөтен тракторлар, чәчкечләр, машиналар тиешенчә ремонтланылган. Механизаторлар, шоферларга кытлык юк, бу ир солтаннары үзләренә беркетелгән техниканы җентекләп әзерлиләр. "ЗИЛ” машинасында Заһит Габдуллин, "ГАЗ-53”тә Салават Бакиров ындыр табагы – басу маршрутын хезмәтләндерәчәк: келәттән чәчү материалы һәм гербицидлар, ашлама ташып торачак. 170 тонна азотлы һәм 50 тонна азотлы-фосфорлы ашламалар кайтару күзалланыла. Зөлфир Гыйльманов барлыгы 3500 центнер чәчүлек ашлык агуларга тиеш. Чәчү агрегатларында "Т-150” тракторында "Агратор-5400" чәчкече белән Халит Байбаков, "МТЗ-80” тракторында "СЗ-5,4” чәчкече белән Равил Мусин хезмәт салачак. Культивацияләүдә "Т-150” тракторларында Дамир Байбаков, Айдар Сәхибгәрәев, җирне катоклауда "Т-70” тракторында Рузил Габдуллин, дым каплауда "ДТ-75” тракторында Рамил Насыйров бар тырышлыгын салыр. Гомумән, хуҗалыкта техника төзек, чәчү орлыклары, эшчеләр дә җитәрлек. Басуда һәр минут кадерле дигәнне истән чыгармыйча, игенчеләрдән зур тырышлык салу таләп ителә. Айгөл Миргазова.
|