"Герой” кооператив-колхозының Иске Балак сөтчелек фермасы март ае күрсәткечләре буенча хуҗалыкта беренче урында бара. Ферма мөдире Инсаф Шәриповның көндәлек эшкә ныклы игътибар бирүе нәтиҗәсендә фермада симертүдәге сыер малларының үткән айдагы артымы 780 грамм тәшкил итте, һәр сыердан көндәлек уртача савым 859 килограммга җитте.
Эшкә күңел биргән савучылар Лилия Гыйззәтуллина — 993, Гөлназ Латыйпова 918 килограмм сөт савып алганнар. Рәсим Кәлимуллин иң яхшы мал караучы булып тора. Геройлылар, җәй аенда мал ризыгын хәзерләүгә ныклы игътибар биргәч, бүгенге көндә мал азыгына кытлык кичермиләр.
Шамил Закиров.