емасын һәм властен яңартуга кушылыгыз, дигән чакыру эзсез калмады, ил буенча да, шул исәптән безнең республика һәм райондагы җәмәгать оешмалары аңа кушылды.
Быел халык фронты янә үзенең эшчәнлеген активлаштыра. Агымдагы елның 28-29 мартында Дондагы Ростов шәһәрендә үткән Гомумрусия халык фронтының ике көнлек конференциясе моны ачык күрсәтте. Анда илебез киләчәге үсешенә бәйле мөһим мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү барды. Аерым алганда, социаль сәясәт, тигезлек, гаделлек мәсьәләләре төп игътибар үзәгендә торды. Моннан тыш, социаль темага багышланган "түгәрәк өстәл” артында барган очрашуда бәләкәй эшкуарлык, баланы уллыкка алу, донорлык хәрәкәте, төбәкләрдә дәваханәләр, мәктәпләр ябылу кебек проблемалар да тикшерелде. Конференциядә Русия Президенты-ның 200дән артык ышанычлы кешесе һәм 500дән артык вәкил катнашты. Владимир Путин форумда катнашучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Бөтенрусия халык фронтына якын киләчәктә Владимир Путинның сәясәтен хуплаучыларны берләштергән җәмәгать хәрәкәте буларак теркәлүе турында белдерү конференциянең иң зур яңалыгы булды. Яңа җәмәгать хәрәкәтенең оештыру съездын агымдагы елның июнь аенда үткәрү күз уңында тотыла. Әлеге чарада Президентның ышанычлы кешеләрен берләштергән сайтның исем туе да үтте. Анда һәр кеше илебездәге хәлләр, үзен борчыган мәсьәләләр турында турыдан-туры җиткерә ала. Бу сайт халыкның властька ышанычын арттыруга булышлык итәр, дигән нияттә ачыла.
Конференциядә илебезнең киләчәк үсешенә бәйле күп төрле мәсьәләләр арасында зур кызыксыну уятканнары күп булды. Мәсәлән, "түгәрәк өстәл” артында күзгә-күз очрашу вакытында бер хезмәт ветераны элекке совет чорында булдырылган "Социалистик Хезмәт Герое” дигән исемне яңадан хәзерге заманга яраклаштырып тергезергә иде, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Чыннан да, төптән уйлап карасаң, илебез икътисадын нигезен, үсеш темпын халык хуҗалыгында, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә аеруча фидакарьлек күрсәтүчеләр, гади хезмәт кешеләре билгели. Владимир Путин эшченең бу тәкъдимен хуплап каршы алды һәм очрашудан соң шул ук кичтә "Русиянең Хезмәт Герое” дигән иң югары исемне булдыру турындагы Указга кул куйды. Бу мактаулы исем үзенең хезмәтләре, фидакарьлеге, новаторлык үрнәкләре белән аеруча зур казанышларга ирешүче эшчеләргә, игенчеләргә, терлекчеләргә һәм башка һөнәр ияләренә биреләчәк.
Биредә шуны да искә төшереп үтик, СССРда "Социалистик Хезмәт Герое” дигән югары исем СССР Верховный Советы Президиумының 1938 елның 27 декабрендәге Указы нигезендә бирелә башлады. Халык хуҗалыгында һәм мәдәният өлкәсендә гаять зур казанышларга ирешкәннәргә шушы исем бирелү белән бергә Ленин ордены, "Урак һәм Чүкеч” алтын медале һәм Президиумның Мактау грамотасы да тапшырылды. Аңа ике тапкыр лаек булучыларга хезмәттәге батырлыгы өчен туган җирендә бронза бюсты урнаштырылды.
Рәшит Вахитов.