Четверг, 02.05.2024, 20:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 2 » Район хәбәрләре
07:46
Район хәбәрләре
*Агымдагы елның 24 мартында райондашыбыз Мөхәммәтфазыл Коңгырбай улы Хәсәновка 100 яшь тулды. Бу олы һәм  куанычлы бәйрәмне Мөхәммәтфазыл абый яхшы кәеф, тулы көч һәм оптимизм белән каршы алды. Ул 1913 елны Көсәкәй авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыкларын да күргән кеше. Сугыштан соң, хаклы ялга чыкканга кадәр Куйбышев исемендәге, "Правда”, "Авангард” колхозларында армый-талмый хезмәт сала. 
24 мартта юбилярны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков белән район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев котлады. Кунаклар килүенә Мөхәммәтфазыл абый үзе чыгып, капка төпләрен көрәп куйган иде. Шат күңелле Мөхәммәтфазыл  Коңгырбай улы бик куанды, озын гомер кичерүнең серләре белән уртаклашты.
***
*Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә кышны озату – Май чабу бәйрәме үткәрелде. Мәйданга 200дән артык кеше җыелды. Катнашучылар һәм хәтта аерым тамашачылар әкият геройлары киемнәренә киенгән иде. Чара халык уеннары, театрлаштырылган күренешләр, җыр-моңнар белән үрелеп барды. Аны үткәрүдә "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы һәм шәхси эшкуар Ева Яковлева матди ярдәм күрсәтте. 
*Ташкалмаш авыл мәдәният йортында мәдәният үзеш-чәннәре – драма түгәрәге әгъзалары (җитәкчесе – район кулланучылар җәмгыяте сатучысы Флүрә Нәбиуллина)  Данил Сәлиховның "Кызлар капканы” әсәре буенча ике пәрдәле спектакль сәхнәләштерелде. Яшь артистлар Альбина Гыймаева (хуҗабикә), Руслан Рәхимов, Вадим Камаев, Ирнис Ибраһимов (өчесе дә "Башкирская” машина-технология станциясендә терлекче булып эшли), Ралия Латыпова, Алина Ибраһимова (Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары) тамашачыга аеруча ошадылар. 
***
*Мәчетле районында дүртенче тапкыр төбәкара кубызчылар конкурсы үткәрелде. Бирегә республиканың ун районы, ике шәһәре, Пермь, Чиләбе өлкәләре, Алтай, Саха республикалары, Мәскәүдән көч сынашырга килгәннәр иде. Мәртәбәле бәйгедә  безнең Үрнәк авылының кубызчылар ансамбле дә катнашты. 
***
*Аблай урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте. Бирегә районыбызның бу фәннән укыткан 19 укытучысы җыелды. Ачык дәресләр, сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралардан соң,  укытучыларның методик киңәшмәсе булды.
*Калмашбаш мәктәбендә драматург-якташыбыз Шамил Шаһгалинең  туганы Камил Мингалиев белән очрашу үтте. 
*Иске Ихсан авыл мәдәният йортында "Гүзәл туташ”  конкурсы уздырылды. 
Лиана Ханмурзина. 

Просмотров: 676 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск