Понедельник, 29.04.2024, 01:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 31
Узган гасырның утызынчы елларында илдә булган сәяси репрессияләрдә безнең районнан да байтак кеше каза күргән. Соңгы егерме елда нахакка рәнҗетелгәннәрне аклау буенча зур эш башкарылды, бүгенге көнгә чаклы 27 кеше реабилитацияләнде. Бу эш дәвам итә, ягъни реабилитацияләү буенча район комиссиясендә документлар әле дә кабул ителә. Сәяси золым корбаннарының туры варисларына закон нигезендә компенсация түләнә, социаль яктан да льготалары бар.

Просмотров: 472 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.10.2012 | Комментарии (0)

Хәбәр ителгәнчә, октябрь ае уртасында "Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында басучылыкта кулланылучы техниканы, тагылма инвентарьны кышкы саклауга кую, аларны язгы чәчүгә әзерләү ремонтлау-көйләү эшләрен оештыру буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелгән  иде. Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм аерым узелларын һәм детальләрен консервацияләү, ремонтлау эшләре урыннарда ничек оештырылган – шушы сорау белән хәбәрчебез муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Фидрат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 669 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.10.2012 | Комментарии (0)

Шимбә, 3 ноябрьдә район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион көзге ярминкә оештырыла. Сәгать 10нан анда район хуҗалыклары һәм эшкәртү предприятиеләре, крестиян-фермерлар һәм шәхси ихатада яшелчә-җимеш, ит җитештерүчеләр, шәхси эшкуарлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. ярминкәдә катнашуга бәйле белешмә һәм тәкъдимнәр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә (Ленин урамы, 55) яки 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.
Рима Рәхимова,
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.

Просмотров: 493 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.10.2012 | Комментарии (0)

Район мәгариф бүлегендә 2013 елда балаларның җәйге ялын оештыруга әзерлек әледән үк башланды. Бу көннәрдә район биләмәсендә эшчәнлек алып барган предприятие һәм оешмаларның шушы мәсьәлә өчен җаваплы хезмәткәрләреннән балаларның җәйге ял һәм савыктыру учреждениеләренә юлламаларга заявкалар кабул ителә. Аларны тапшыру өчен 5нче бүлмәгә мөрәҗәгать итү сорала.
***
Елдагыча, көзге айларда район үзәгендәге "Бикә” мәчетендә ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча укулар башлана. Уку дәвамында бирегә килүчеләр хак динебез нигезләрен, йолаларын, Коръәнне, намаз уку тәртипләрен өйрәнәләр. Агымдагы уку елында мәчеткә йөреп, дини сабак үзләштерергә теләүчеләр 2 ноябрьдә, җомга намазыннан соң үткәрелгән тәүге оештыру әңгәмәсенә җыела.


Просмотров: 632 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.10.2012 | Комментарии (0)

Габделхәй Габделфәт улы Нуриев 1969 елның 5 октябрендә Чакмагыш авылында туган. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә һәм аны бик яхшы укып, уңышлы тәмамлый. Юллама буенча "Родина” колхозына (хәзер инде "Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы) эшкә җибәрелә. Анда биш ел эшләгәннән соң район ветстанциясенә, тагын да җаваплырак эшкә тәгаенләнә. Районның авыл хуҗалыгын – терлекчелек тармагын үстерүгә лаеклы өлеш кертүче тәҗрибәле белгечләрнең берсе ул, мәшәкатьле, четерекле, әмма изге һөнәр иясе. – Берчак мин Габделхай Нуриевтан ни өчен бу һөнәргә алынуы турында кызыксындым. "Кечкенәдән хайваннарга карата мәрхәмәтле булдым. ... " Читать дальше "

Просмотров: 750 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.10.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск