Понедельник, 29.04.2024, 02:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 22
Һәр елдагыча, көзге кыр эшләре тәмамлангач та басу эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналары кышкы саклауга куела, ремонт таләп ителгәннәре сафка бастырыла, көйләнә, аерым узеллары һәм частьләре консервацияләнә. Бу мәшәкатьләр язгы кыр эшләре башланганга кадәр тулысынча төгәлләнергә тиеш. Узган атна җомгасында "Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында шушы көнүзәк мәсьәлә – техниканы, тагылма инвентарьны кышкы саклауга кую, аларны язгы кыр эшләренә әзерләү, ремонтлау-көйләү эшләрен оештыру буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр — инженерлар, агрономнар һәм икътисадчылар, бригадирның техника буенча ярдәмчеләре катнашты.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 652 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2012 | Комментарии (0)

Ике көн элек Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә авылларны төзекләндерү, санитар торышын яхшырту һәм яшәгән җирне матурлау буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда катнашучылар, авылларда булып, төзекләндерү, социаль объектларны кышкы җылыту сезонына әзерләү буенча башкарылганнар белән таныштылар. Соңыннан еллык эшкә йомгак ясалды, ярышта җиңүче биләмәләр муниципаль район хакимиятенең Дипломнары белән бүләкләнде.
Просмотров: 414 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2012 | Комментарии (0)

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең (Росреестр) Башкортстан Республикасындагы идарәлегенең Чакмагыш районы буенча бүлекчәсе күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-биреш итүгә хокукны дәүләт теркәвен гамәлгә ашыруга документлар кабул итү максатында гражданнарны урыннарга чыгып кабул итүне оештыра. 7 ноябрьдә мондый чара Яңа Балтачта, 8ендә – Яңа Каръяудыда, 13 ноябрьдә – Юмаш авылында үткәреләчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез!
Резеда Каникиева, 
бүлек җитәкчесе.

Просмотров: 471 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 26 октябрендә 9-13 сәгатьләрдә «ышаныч телефоны» эшли. Әгәр нинди дә булса проблемалар килеп туса, сезне нәрсәдер борчыса һәм беркем белән дә аралаша алмыйча торсагыз, ул чагында телефоннан 3-12-63 саннарын җыеп шалтыратыгыз. Сезнең сорауларга педагог-психолог, социаль педагог һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия сәркатибе җавап бирәчәк. Шалтыратучы үз исемен әйтмәсә дә ярый.
Индира Гәрәева, 
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 392 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2012 | Комментарии (0)

Нәтиҗәлелек хезмәтне оештырудан килә. Хуҗалыкларда бу җаваплы бурыч бригадирлар иңендә. Марат Казыйханов — шундый тынгысыз һөнәр иясе, "Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында дистә елдан артык хезмәт сала: игенчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлар яулансын дип тырыша. Ә уңышлар һәр эшне вакытында, сыйфатлы башкарып калсаң гына яулана. Иртә таңнан аяк өстендә, хезмәт участокларында, чөнки бригадир өчен ял да, бәйрәм дә сирәгрәк бит ул. Кооператив әгъзаларыннан сыйфатлы эш таләп итү генә түгел, үтенеч-мөрәҗәгатьләренә игътибар белән карарга, ярдәм оештырырга да тиеш әле ул. Яшь белгечләргә остаз буларак та абруйлы Марат Казыйханов. Әлеге рәсемдә сез аны бригада агрономы Илшат Шәрипов белән күрәсез.
Рәзифә Сәхапова.

Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск