Воскресенье, 28.04.2024, 23:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 15
10 октябрьдә район мәдәният йортында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Анда район предприятие-оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов Башкортстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә егерме ике ел тулу уңаеннан котлады. Ул үзенең чыгышында республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдәге ирешкән уңышлары, халыкның тормышын яхшырту буенча башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде. Аннары тантаналы шартларда егетләр һәм кызларга Русия Федерациясе гражданины паспортын тапшырды, аларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 603 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.10.2012 | Комментарии (1)

Киләсе 2013 елның тәүге яртысына матбугат басмаларына язылу хаклары сизелерлек арта төшүен беләсез инде. "Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе, күпьеллык тугры дуслыкны артабан да дәвам итүгә юл ачу максатында, аерым гәзит һәм журналлар редакцияләре белән килешү нигезендә агымдагы елның 11-21 октябрь көннәрендә матбугат басмаларына льготалы шартларда язылу ункөнлеге игълан итте. Аның үзенчәлеге шунда: бу көннәр эчендә мондый килешү төзешкән басмаларга язылу хакы  берничә процентка арзанайтыла. Билгеле инде, абунәче кесәсендәге акчага да экономия ясала. Шунысы куанычлы, бу басмалар исемлегендә район "Игенче” гәзите дә бар.
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез, шушы ункөнлектә бердәм рәвештә очсызрак хакка яраткан басмалар белән дуслыкны ныгытып калырга ашыгыйк! Ташламалы хакка яздыруга ризалашкан басмалар исемлеге һәр почта элемтәсе бүлекчәсендә бар.
Фларида Сәмигуллина, 
почтамтның подписка бүлеге начальнигы.

Просмотров: 448 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.10.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск