Понедельник, 29.04.2024, 03:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 29
Чакмагыш районы башкортлары корылтае башкарма комитетының быелгы чираттагы утырышы  район мәдәният йортының кече утырышлар залында 24 октябрьдә үткәрелде. "Түгәрәк өстәл” артында барган бу очрашуга район башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзалары, район мәктәпләренең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Иң элек башкарма комитет рәисе, район "Игенче” гәзите баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов оешма эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул район авылларында күп гасырлар дәвамында бергә-бергә бертуганнар кебек үзара дус-тату, аңлашып-килешеп яшәүче төрле милләт халыкларының уртак язмышы, бәхетле гомер кичерүләре турында әйтеп үткәннән соң, һәр халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен биләмәдә барлык мөмкинлекләрнең тудырылуын һәм бу юнәлештә төрле чаралар уздырылуын билгеләде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 890 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.10.2012 | Комментарии (3)

Агымдагы елның 23 октябрендә яңа — өченче чакырылыш район Советы депутатлары аның тәүге утырышын үткәрүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләрен алдан хәл итү максатында җыелыш үткәрде.
Утырышны элекке чакырылыштагы Совет рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин алып барды. Беренче утырышны әзерләп үткәрү өчен депутатлар арасыннан инициатива төркеме оештырылып, аның рәисе вазифасына Риф Хәбибрахман улы Мусин, әгъзалары итеп Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, Ратмир Фоат улы Камилҗанов, Елена Степановна Семенова, Ирек Марс улы Усманов, Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Илдар Нәүфәл улы Хәбиров сайланды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 441 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.10.2012 | Комментарии (0)

Муниципалитетларның нәтиҗәлелеге рейтингы икенче тапкыр үткәрелә. Республика шәһәрләренә һәм районнарына бәһаны республиканың Икътисади үсеш министрлыгы куя. Шушы көннәрдә Башкортстандагы узган елда иң уңышлы эшләүче муниципалитетлар рейтингы төзелеп, аның нәтиҗәләре игълан ителде.
Авыл районнары арасында – Бакалы, Караидел, Зианчура, Миякә, Әбҗәлил, Чакмагыш районнары, административ үзәге шәһәрдә булган районнар һәм шәһәр округлары арасында Бәләбәй районы, Октябрьский һәм Нефтекама шәһәрләре җиңүчеләр булды. Биләмәне комплекслы социаль-икътисади үстерүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрләр һәм районнар республика бюджетыннан грантлар алачак.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 606 | Добавил: bikmiew | Дата: 29.10.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск