Шимбә, 3 ноябрьдә район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион көзге ярминкә оештырыла. Сәгать 10нан анда район хуҗалыклары һәм эшкәртү предприятиеләре, крестиян-фермерлар һәм шәхси ихатада яшелчә-җимеш, ит җитештерүчеләр, шәхси эшкуарлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. ярминкәдә катнашуга бәйле белешмә һәм тәкъдимнәр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә (Ленин урамы, 55) яки 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә. Рима Рәхимова, икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.
|