Понедельник, 29.04.2024, 08:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 31 » Техникаң көйле булсын!
12:33
Техникаң көйле булсын!
Хәбәр ителгәнчә, октябрь ае уртасында "Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында басучылыкта кулланылучы техниканы, тагылма инвентарьны кышкы саклауга кую, аларны язгы чәчүгә әзерләү ремонтлау-көйләү эшләрен оештыру буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелгән  иде. Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм аерым узелларын һәм детальләрен консервацияләү, ремонтлау эшләре урыннарда ничек оештырылган – шушы сорау белән хәбәрчебез муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Фидрат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте. 
– Техниканы кышкы саклауга кую буенча үткән район семинар-киңәшмәсендә куелган бурычлар үтәлешен ныклы контрольдә тотабыз, – диде Фидрат Шәгали улы. – Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы, хезмәтне саклау, хәвефсезлек буенча инженер һәм бүлекнең баш инженеры составында махсус комиссия оештырылды. Комиссия районның дүрт хуҗалыгында булып, эшләр торышын тикшереп чыкты. "Победа” кооперативында авыл хуҗалыгы машиналары ГОСТ таләпләренә ярашлы кышкы саклауга куелган, әлеге вакытта ремонт бригадасы оештырыла, эшне озакка сузмыйча башларга вәгъдә бирделәр. Ленин исемендәге кооперативта да техника басу эшләре тәмамлангач та чистартылып, кышкы шартларда саклауга куелып беткән, хәзер ремонтка әзерләнәләр. Әлеге көндә Яңа Балтач сөтчелек фермасында зур төзелеш бару сәбәпле, ремонт-көйләү эшләре бераз соңгарак калып башланачак. Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә дә авыл хуҗалыгы машиналары тәртиптә тотыла, алар-ның аерым узеллары сүтеп алынган, кон-сервацияләнгән. Ремонт эшләрен менә-менә башларга торалар. "Алга” кооперативында да булдык, биредә ремонт башланган. Хуҗалыкта булган барлык тагылмалар Чуртанбаш бригадасында ремонтлана. Комиссия әгъзалары үз эшен дәвам итә, якын киләчәктә бөтен хуҗалыкларда да булып, эшләр барышы белән кызыксынып йөриячәк. Мәсьәлә бик җитди куела, чөнки техниканы ремонтлауны һәм көйләүне һич тә соңга калдырырга ярамый, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан күпкә алдарак тәмамлап куярга кирәк. Чәчү башлангач, мондый мәшәкать артыннан йөрерлек булмасын, алдан хәстәрлек күрелсен. Ә техникасын төзек тоткан хуҗалыкларның эшләре дә һәрчак уң була. Ә алда бу юнәлештә эшләнәселәр күп әле. Әйтик, фаразлар буенча районда булган 565 чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторның 335ен ремонтларга кирәк. Алар нигездә хуҗалыкларның үз көче белән сафка бастырыла. Тракторлар – 75, авыл хуҗалыгы машиналары – 81, ашлык комбайннары – 29, мал азыгы комбайннары 45, йөк автомашиналары – 75, шикәр чөгендере агрегатлары тулысынча үз ресурсларын эшләвен исәпкә алсак, алда нинди зур бурыч торганлыгын чамаларга була. Һәр трактор, чәчкеч, культиватор, тырма агрегаты яисә башка тагылмалар сакчыл карауны, кадерләп тотуны таләп итә.
– Белүемчә, районда техника паркы, елдан-ел яңартыла. Быел бу өлкәдә нинди үзгәрешләр булды?
– Агымдагы елда район хуҗа-лыклары тарафыннан барлыгы 175 млн сумлык техника сатып алынды. Моңа 28 трактор, 9 ашлык һәм 3 мал азыгы комбайннары, 3 йөк автомобиле, 3 мал азыгы тараткыч, 6 «ЖВЗ-7» чапкычы, 7 чәчү комплексы, шул исәптән "Джон-Дир” чәчү комплексы керә. Күптән түгел  бу исемлек янә берничә заманча техника белән тулыланды. Ленин исемендәге кооператив «Т-150» тракторы белән "Березна” чәчү комплексы (икесе бергә 3 млн сумлык) сатып алды. Бу комплекс үзебезнең республикада җыела һәм ноутил технологиясе буенча кулланылачак. Шушы көннәрдә "Базы” кооперативына да "Т-150” тракторы кайтачак.
Әңгәмәдәш
 Рәшит Вахитов.

Просмотров: 670 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск