Узган гасырның утызынчы елларында илдә булган сәяси репрессияләрдә безнең районнан да байтак кеше каза күргән. Соңгы егерме елда нахакка рәнҗетелгәннәрне аклау буенча зур эш башкарылды, бүгенге көнгә чаклы 27 кеше реабилитацияләнде. Бу эш дәвам итә, ягъни реабилитацияләү буенча район комиссиясендә документлар әле дә кабул ителә. Сәяси золым корбаннарының туры варисларына закон нигезендә компенсация түләнә, социаль яктан да льготалары бар.
|